Йошуа 20:1—9

  • Сыену шәһәрләре (1—9)

20  Аннары Йәһвә Йошуага болай диде:  «Исраиллеләргә әйт: „Үзегезгә мин Муса аша әйткән сыену шәһәрләре+ сайлагыз.  Анда берәрсен* ялгыш, абайламыйча* үтергән кеше кача алыр. Бу шәһәрләр сезгә кан өчен үч алучыдан сыену урыны булыр.+  Ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга+ һәм шул шәһәрнең капкасы янына басып,+ үз эшен шәһәр өлкәннәренә сөйләп бирергә тиеш. Шуннан соң алар аны шәһәргә кертергә һәм аңа яшәү урыны бирергә тиеш, һәм ул анда яшәсен.  Кан өчен үч алучы аның артыннан куа килсә, алар шул кеше үтерүчене аның кулына тапшырмасын, чөнки ул якынын абайламыйча* үтерде, һәм аның якынына карата нәфрәте юк иде.+  Ул, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчы, шул шәһәрдә яшәргә+ һәм шул вакытта хезмәт иткән баш руханиның үлеменә кадәр анда калырга тиеш.+ Аннары ул кеше үтерүче кайсы шәһәрдән качып китсә, шул шәһәргә — үз шәһәренә, үз өенә кайта ала“».+  Шуңа күрә алар Нәфтәлинең таулы җирендәге Гәлилә́ядә Кәдешне,+ Ифраимның таулы җирендәге Шехемне+ һәм Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арбаны,+ ягъни Хебрунны изгеләндерде.*  Үрдүннең көнчыгыш ягындагы өлкәдә Руби́н кабиләсеннән алар Әрихә́ янында яссы таулыктагы чүлдә Бесерне,+ Гәд кабиләсеннән Гиладтагы Рамутны+ һәм Манашше́ кабиләсеннән Башандагы Гөләнне+ сайлады.+  Болар бөтен исраиллеләр һәм алар арасында яшәгән килмешәкләр өчен билгеләнгән шәһәрләр булды. Берәрсен* ялгыш үтергән кеше, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчыга кадәр, кан өчен үч алучының кулыннан үлмәс өчен,+ шул шәһәрләргә кача алыр.+

Искәрмәләр

Яки «берәр җанны».
Яки «аңсыз рәвештә».
Яки «аңсыз рәвештә».
Яки «аерып куйды».
Яки «берәр җанны».