Йошуа 21:1—45

  • Левилеләргә бирелгән шәһәрләр (1—42)

    • Һарун токымнарының шәһәрләре (9—19)

    • Калган коһатлыларның шәһәрләре (20—26)

    • Гирсәнлеләргә бирелгән шәһәрләр (27—33)

    • Мерарилыларга бирелгән шәһәрләр (34—40)

  • Йәһвә Исраил йортына биргән вәгъдәләр үтәлде (43—45)

21  Ле́вилеләрнең нәсел башлыклары Илгаза́р+ рухани, Нун улы Йошуа́ һәм Исраи́л кабиләләренең нәсел башлыклары янына килеп,  Кәнга́н җирендәге Шилода+ аларга: «Йәһвә Муса аша безгә яшәргә шәһәрләр һәм мал-туарыбыз өчен алар тирәли көтүлекләр бирергә кушты»+,— диделәр.  Шунда, Йәһвәнең кушуы буенча, исраиллеләр ле́вилеләргә үз мирасларыннан шәһәрләр+ һәм алар тирәли көтүлекләр бирде.+  Башта жирәбә коһатлылар гаиләләренә+ чыкты. Һарун рухани токымнарына — ле́вилеләргә жирәбә буенча Яһүд кабиләсеннән,+ Шимо́н кабиләсеннән+ һәм Биньями́н кабиләсеннән 13 шәһәр бирелде.+  Ә калган коһатлыларга Ифраи́м кабиләсеннән,+ Дан кабиләсеннән һәм Манашше́ кабиләсенең яртысыннан 10 шәһәр бирелде.*+  Гирсәнлеләргә+ исә Иссаха́р кабиләсе гаиләләреннән, Әши́р кабиләсеннән, Нәфтәли́ кабиләсеннән һәм Башандагы Манашше кабиләсенең яртысыннан 13 шәһәр бирелде.+  Мерариларга+ гаиләләре буенча Руби́н кабиләсеннән, Гәд кабиләсеннән һәм Зәбулу́н кабиләсеннән 12 шәһәр бирелде.+  Шулай итеп исраиллеләр, Йәһвә Муса аша кушканча, ле́вилеләргә жирәбә буенча шәһәрләр һәм алар тирәли көтүлекләр бирде.+  Шулай итеп алар Яһүд кабиләсеннән һәм Шимон кабиләсеннән монда исемнәре әйтелеп киткән шәһәрләрне бирде,+ 10  һәм бу шәһәрләр коһатлылар гаиләсеннән булган Һарун улларына — ле́вилеләргә бирелде, чөнки аларга беренче жирәбә чыкты. 11  Аларга Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арба́+ (Арба Анакның атасы иде), ягъни Хебру́н+ һәм аның тирәли көтүлекләр бирелде. 12  Шәһәр тирәсендәге кырлар һәм авыл-шәһәрләр исә биләмә итеп Йәфуни́ улы Кәлебкә бирелде.+ 13  Һарун рухани улларына кеше үтерүче өчен сыену шәһәре,+ ягъни Хебрун+ һәм аның көтүлекләре бирелде, шулай ук аларга көтүлекләре белән Либна́,+ 14  көтүлекләре белән Ятти́р,+ көтүлекләре белән Иштиму́,+ 15  көтүлекләре белән Холо́н,+ көтүлекләре белән Дәби́р,+ 16  көтүлекләре белән Аи́н,+ көтүлекләре белән Йутта́+ һәм көтүлекләре белән Бәйтшеме́ш — ике кабиләдән 9 шәһәр бирелде. 17  Биньямин кабиләсеннән: көтүлекләре белән Гибо́н,+ көтүлекләре белән Гебә́,+ 18  көтүлекләре белән Анату́т+ һәм көтүлекләре белән Алму́н — 4 шәһәр бирелде. 19  Һарун токымнарына — руханиларга — барлыгы көтүлекләре белән 13 шәһәр бирелде.+ 20  Ә ле́вилеләр арасындагы калган коһатлылар гаиләләренә жирәбә буенча шәһәрләр Ифраим кабиләсеннән бирелде. 21  Аларга Ифраимның таулы җирендә кеше үтерүче өчен сыену шәһәре,+ ягъни Шехе́м+ һәм аның көтүлекләре бирелде, шулай ук аларга көтүлекләре белән Газә́р,+ 22  көтүлекләре белән Кибзаи́м, көтүлекләре белән Бәйтхару́н+ — 4 шәһәр бирелде. 23  Дан кабиләсеннән: көтүлекләре белән Элте́к, көтүлекләре белән Гиббету́н, 24  көтүлекләре белән Айало́н,+ көтүлекләре белән Геф-римму́н — 4 шәһәр бирелде. 25  Һәм Манашше кабиләсе яртысыннан: көтүлекләре белән Тагана́к,+ көтүлекләре белән Геф-риммун — 2 шәһәр бирелде. 26  Коһатлылар гаиләләренең калганнары көтүлекләре белән барлыгы 10 шәһәр алды. 27  Ле́вилеләр гаиләләреннән булган гирсәнлеләр+ Манашше кабиләсенең яртысыннан кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен, ягъни Башандагы Гөләнне+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Бәхиштирәне — 2 шәһәрне алды. 28  Иссахар кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Кишиунны, көтүлекләре белән Дәбирәтне,+ 29  көтүлекләре белән Ярмутны, көтүлекләре белән Эн-ганнимны — 4 шәһәрне алды. 30  Әшир кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Мишалны, көтүлекләре белән Абдонны, 31  көтүлекләре белән Хилкатны,+ көтүлекләре белән Рәхубны+ — 4 шәһәрне алды. 32  Нәфтәли кабиләсеннән: кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен,+ ягъни Гәлилә́ядәге Кәдешне+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Һамут-дорны һәм көтүлекләре белән Картанны — 3 шәһәрне алды. 33  Гаиләләре буенча гирсәнлеләр көтүлекләре белән барлыгы 13 шәһәр алды. 34  Мерарилеләр гаиләләре+ — калган ле́вилеләр — Зәбулун кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Йокнимны,+ көтүлекләре белән Картәне, 35  көтүлекләре белән Димнәне, көтүлекләре белән Нәһәләлне+ — 4 шәһәрне алды. 36  Рубин кабиләсеннән: көтүлекләре белән Бесерне,+ көтүлекләре белән Яһасны,+ 37  көтүлекләре белән Кадимутны, көтүлекләре белән Мифагатны — 4 шәһәрне алды. 38  Гәд кабиләсеннән:+ кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен, ягъни Гиладтагы Рамутны+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Маханаимны,+ 39  көтүлекләре белән Хишбунны,+ көтүлекләре белән Язерне+ — барлыгы 4 шәһәрне алды. 40  Ле́вилеләрнең калган гаиләләренә — мерарилеләргә — гаиләләре буенча барлыгы 12 шәһәр бирелде. 41  Исраиллеләрнең биләмәләрендә ле́вилеләр көтүлекләре белән барлыгы 48 шәһәр алды.+ 42  Һәрбер шәһәрнең тирәсендә көтүлекләр бар иде, бөтен шәһәрләрнең көтүлекләре булды. 43  Шулай итеп Йәһвә Исраилгә ата-бабаларына бирергә ант иткән бөтен җирне бирде.+ Алар аны биләп алды һәм анда урнашты.+ 44  Йәһвә аларга, ата-бабаларына ант иткәнчә, һәрьяктан тынычлык бирде,+ һәм аларның дошманнарының берсе дә аларга каршы тора алмады.+ Йәһвә бөтен дошманнарын аларның кулына бирде.+ 45  Йәһвә Исраил йортына биргән яхшы вәгъдәләрнең берсе* дә үтәлми калмады — аларның бөтенесе үтәлде.+

Искәрмәләр

Яки «жирәбә буенча бирелде».
Яки «бер сүзе».