Йошуа 22:1—34

  • Көнчыгыштагы кабиләләр өйгә кайта (1—8)

  • Үрдүн буенда гаять зур мәзбәх коралар (9—12)

  • Исраил башлыкларына мәзбәхнең максаты аңлатыла (13—29)

  • Конфликт чишелә (30—34)

22  Аннары Йошуа́ рубинлыларны, гәдлеләрне һәм Манашше́ кабиләсенең яртысын чакырды да  аларга болай диде: «Сез Йәһвәнең хезмәтчесе Муса үзегезгә боерганнарның барысын үтәдегез+ һәм минем бар боерыкларыма буйсындыгыз.+  Сез бүгенгә кадәр, бөтен бу вакыт дәвамында кардәшләрегезне калдырмадыгыз+ һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең әмерен тоттыгыз.+  Хәзер исә Аллаһыгыз Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, кардәшләрегезгә тынычлык бирде.+ Шуңа күрә сез хәзер Йәһвәнең хезмәтчесе Муса Үрдүннең икенче ягында* биләп алырга биргән җиргә, чатырларыгызга кайта аласыз.+  Тик Йәһвәнең хезмәтчесе Муса биргән әмерләрне һәм Канунны тырышып үтәгез.+ Аллаһыгыз Йәһвәне яратыгыз,+ аның бөтен юлларыннан йөрегез,+ аның әмерләрен тотыгыз,+ аңа ябышыгыз+ һәм аңа бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ хезмәт итегез».+  Аннары Йошуа аларны фатихалап, үз чатырларына җибәрде, һәм алар китеп барды.  Манашше кабиләсенең бер яртысына Муса Башанда мирас биргән иде,+ ә икенче яртысына Йошуа аларның кардәшләре янында Үрдүннең көнбатыш ягында җир бирде.+ Йошуа аларны чатырларына җибәргәндә аларны фатихалап,  болай диде: «Чатырларыгызга күп байлык, бик күп мал-туар, көмеш һәм алтын белән, тимер һәм бакыр белән һәм гаять күп киемнәр белән кайтыгыз.+ Дошманнарыгыздан алынган табыштан кардәшләрегез белән беррәттән өлеш алыгыз».+  Шуннан соң рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы башка исраиллеләрдән, Кәнга́н җирендәге Шилодан китте һәм Гила́д җиренә+ — Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгы буенча биләп алган һәм урнашкан җирләренә кайтты.+ 10  Кәнган җирендәге Үрдү́н өлкәсенә килеп җиткәч, рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы анда Үрдүн янында гаять зур мәзбәх корды. 11  Соңрак башка исраиллеләр мондый сүзләр ишетте:+ «Карагыз, рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы Кәнган җиренең чигендә, Үрдүн өлкәсендә, исраиллеләрнең ягында мәзбәх корган». 12  Бу турыда ишеткәч, исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте, аларга каршы сугышырга барыр өчен, Шилода җыелды.+ 13  Аннары исраиллеләр Илгаза́р улы Пинхә́с+ руханины рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы янына Гиладка җибәрде. 14  Аның белән бергә ун башлык булды. Аларның һәрберсе Исраилнең бер кабиләсенең вәкиле, Исраи́л меңнәре* арасында үз нәселенең башлыгы иде.+ 15  Алар рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы янына Гиладка килгәч, аларга әйтте: 16  «Йәһвәнең бөтен җәмгыяте болай ди: „Ни өчен сез бу эшне кылып Исраил Аллаһысына хыянәт иттегез?+ Сез бит үзегез өчен мәзбәх төзеп һәм Йәһвәгә каршы чыгып, бүген Йәһвәне калдыргансыз.+ 17  Пигу́р янында кылган гөнаһ безгә җитәрлек булмадымы? Хәтта Йәһвә җәмгыятенә бәла-каза килгән булса да,+ без бүгенгә кадәр ул гөнаһтан чистарынмадык. 18  Ә сез бүген Йәһвәне калдыргансыз! Сез бүген Йәһвәгә каршы чыксагыз, иртәгә аның бөтен Исраил җәмгыятенә ачуы кабыныр.+ 19  Сез моны биләп алган җирләрегез чиста булмаганга эшләгәнсез икән, Йәһвәнең биләмәсенә,+ Йәһвәнең чатыры торган җиргә күчегез+ һәм безнең арада урнашыгыз, ләкин Аллаһыбыз Йәһвәнең мәзбәхенә өстәп үзегезгә тагын бер мәзбәх корып, Йәһвәгә каршы чыкмагыз һәм безне фетнәчеләр итмәгез.+ 20  Зирә́х улы Аха́н+ юк ителәсе нәрсәләргә карата тугрылыксыз булганда, Аллаһының ачуы Исраилнең бөтен җәмгыятенә чыкмадымыни?+ Аның гөнаһы аркасында ул үзе генә түгел, башка кешеләр дә үлде“».+ 21  Шунда рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы Исраил меңнәренең* башлыкларына болай дип җавап бирде:+ 22  «Аллаларның Аллаһысы Йәһвә!* Аллаларның Аллаһысы Йәһвә!+ Ул белә, һәм Исраил дә белсен. Йәһвә, без сиңа каршы чыгып, сиңа тугрылыксыз булган булсак, безне бу көнне кызганма. 23  Әгәр без мәзбәхне Йәһвәне калдырыр өчен һәм яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннары китерер өчен корганбыз икән, Йәһвә безне җавапка тартсын.+ 24  Әмма без моны башка сәбәп аркасында эшләдек, чөнки киләчәктә улларыгызның безнең улларыбызга болай дип әйтүләре бар дип уйладык: „Сезнең Исраил Аллаһысы Йәһвәдә ни эшегез бар? 25  Рубинлылар һәм гәдлеләр, Йәһвә безнең белән сезнең арага чик итеп Үрдүнне билгеләде. Сезнең Йәһвәдә өлешегез юк“. Һәм сезнең улларыгыз безнең улларыбызга Йәһвәгә гыйбадәт кылырга* бирмәс. 26  Шунда без әйттек: „Әйдәгез, үзебезгә мәзбәх төзик, яндыру корбаннары һәм корбаннар китерер өчен түгел, 27  ә сезнең белән безнең һәм токымнарыбыз арасында шаһит булсын+ өчен төзик. Ул безнең Йәһвә алдында аңа яндыру корбаннары, татулык корбаннары һәм башка корбаннар китереп+ хезмәт итә алганыбызны күрсәтер, һәм сезнең улларыгыз безнең улларыбызга киләчәктә: „Сезнең Йәһвәдә өлешегез юк“,— дип әйтә алмас“. 28  Без болай дидек: „Алар киләчәктә безгә һәм безнең токымнарыбызга моны әйтсә, шулчак без: „Безнең ата-бабаларыбыз Йәһвә мәзбәхенә охшаш итеп корган мәзбәхкә карагыз. Ул яндыру корбаннары һәм корбаннар китерү өчен түгел, ә сезнең белән безнең арада шаһит булыр өчен корылган“,— дип әйтербез“. 29  Йәһвәгә каршы чыгу һәм Йәһвәне калдыру — безнең өчен акылга сыймаслык нәрсә!+ Ничек инде без Аллаһыбыз Йәһвәнең чатыры алдында торган мәзбәхенә өстәп яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм башка корбаннар китерер өчен тагын бер мәзбәх төзик?!»+ 30  Пинхәс рухани һәм аның белән булган җәмгыять башлыклары һәм Исраил меңнәренең* башлыклары, Руби́н, Гәд һәм Манашше токымнары әйткән сүзләрне ишеткәч, канәгать калды.+ 31  Шунда Илгазар улы Пинхәс рухани Рубин, Гәд һәм Манашше токымнарына болай диде: «Без бүген Йәһвәнең безнең арабызда икәнен белдек, чөнки сез Йәһвәгә хыянәт итмәгәнсез. Хәзер Йәһвә безгә җәза бирмәячәк». 32  Аннары Илгазар улы Пинхәс рухани һәм башлыклар Гилад җирендәге рубинлылардан һәм гәдлеләрдән китеп, Кәнган җиренә кайтты һәм башка исраиллеләргә хәбәр китерде. 33  Һәм исраиллеләр шул хәбәр белән канәгать калды. Аннары исраиллеләр Аллаһыны данлады, һәм алар арасында рубинлылар белән гәдлеләргә каршы сугышу һәм алар яшәгән җирне тар-мар итү турында бүтән сүз чыкмады. 34  Ә рубинлылар һәм гәдлеләр мәзбәхкә исем кушты,* чөнки «ул Йәһвәнең безнең Аллаһыбыз икәненә шаһит булып тора» диделәр.

Искәрмәләр

Ягъни көнчыгыш ягында.
Яки «ырулары».
Яки «ыруларының».
Яки «Кодрәтле Ходай, Аллаһы Йәһвә».
Яки «курку-хөрмәт күрсәтергә».
Яки «ыруларының».
Контексттан күренгәнчә, мәзбәх, мөгаен, Шаһит дип аталган.