Йошуа 23:1—16

  • Йошуа Исраил башлыкларына соңгы сүзләрен әйтә (1—16)

    • Йәһвә әйткән сүзләрнең берсе дә үтәлми калмады (14)

23  Йәһвә Исраилгә тирә-яктагы бөтен дошманнарыннан тынычлык биргәннән+ соң күп еллар үтеп, Йошуа́ картайгач һәм олы яшькә җиткәч,+  Йошуа бөтен Исраилне, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен+ җыйды+ да аларга болай диде: «Мин картайдым, мин инде олы яшьтә.  Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең үзегез өчен бөтен бу халыкларга кылган бар эшләрен күрдегез. Аллаһыгыз Йәһвә үзе сезнең өчен сугышты.+  Менә, мин Үрдүннән алып көнбатышта* Бөек диңгезгә* кадәрге җирне — әле яулап аласы халыкларның җирен, шулай ук мин юк иткән бөтен халыкларның җирен+ — сезгә кабиләләрегез өчен мирас итеп+ жирәбә буенча бүлеп бирдем.+  Аллаһыгыз Йәһвә аларны сезнең алдыгыздан куды, ул аларны сезнең өчен куып чыгарды,+ һәм сез, Аллаһыгыз Йәһвә вәгъдә иткәнчә, аларның җирен биләп алдыгыз.+  Хәзер исә сез Муса кануны китабында+ язылганның барысын тотар өчен һәм үтәр өчен бик кыю булырга тиеш. Аннан уңга да, сулга да тайпылмагыз,+  арагызда калган бу халыкларга беркайчан да кушылмагыз.+ Сез хәтта аларның илаһларының исемнәрен искә алырга+ һәм алар белән ант итәргә тиеш түгел, аларга беркайчан да хезмәт итмәгез һәм сәҗдә кылмагыз.+  Ә бүгенгә кадәр эшләгән кебек, Аллаһыгыз Йәһвәгә ябышып торыгыз.+  Йәһвә бөек һәм көчле халыкларны сезнең алдан куып чыгарыр,+ бер кеше дә бит бүгенгә кадәр сезгә каршы тора алмады.+ 10  Сезнең берегез меңне куып барыр,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә, вәгъдә иткәнчә,+ сезнең өчен сугыша.+ 11  Шуңа күрә һәрвакыт сак булыгыз*+ — Аллаһыгыз Йәһвәне яратыгыз.+ 12  Әмма сез Аллаһыны калдырып, арагызда калган бу халыкларның калдыгына ябышсагыз+ һәм алар белән никах килешүләре төзеп,*+ алар белән аралашсагыз, 13  Аллаһыгыз Йәһвә шул халыкларны сезнең өчен инде кумаячак,+ сез моны төгәл беләсез. Алар сезнең өчен капкын һәм тозак, аркаларыгызга камчы+ һәм күзләрегездә чәнечкеләр булып китәр, һәм сез Аллаһыгыз Йәһвә биргән бу яхшы җирдән юк булырсыз. 14  Менә, тиздән мин үләм. Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән бик яхшы беләсез. Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде. Аларның берсе дә үтәлми калмады.+ 15  Ләкин Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләр сездә үтәлгән кебек,+ Йәһвә үзе вәгъдә иткән бөтен бәла-казаларны да* сезгә җибәрәчәк һәм сезне Аллаһыгыз Йәһвә биргән бу яхшы җирдән юк итәчәк.+ 16  Әгәр сез Аллаһыгыз Йәһвәнең үтәргә кушкан килешүен бозсагыз һәм башка илаһларга барып табынсагыз һәм аларга сәҗдә кылсагыз, сезгә Йәһвәнең ачуы кабыныр,+ һәм сез ул биргән яхшы җирдән бик тиз юк булырсыз».+

Искәрмәләр

Яки «кояш баеган якта».
Ягъни Урта диңгезгә.
Яки «җаннарыгызны тырышып күзәтегез».
Яки «катнаш никахларга кереп».
Яки «Йәһвә бөтен явыз сүзләрне дә».