Йошуа 24:1—33

  • Йошуа Исраил тарихын әйтеп үтә (1—13)

  • Исраилне Йәһвәгә хезмәт итәргә үгетләү (14—24)

    • «Ә мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез» (15)

  • Йошуа Исраил белән килешү төзи (25—28)

  • Йошуаның үлеме һәм аны җирләү (29—31)

  • Йосыфның сөякләрен Шехемдә күмәләр (32)

  • Илгазарның үлеме һәм аны җирләү (33)

24  Аннары Йошуа́ Исраилнең бөтен кабиләләрен Шехемдә бергә җыйды һәм Исраилнең өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен чакырып алды,+ һәм алар Аллаһы алдына килеп басты.  Йошуа бөтен халыкка әйтте: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Күп еллар элек сезнең ата-бабаларыгыз,+ шул исәптән Ибраһимның һәм Наһурның атасы Тира́х, бөек елганың* теге ягында яшәде,+ һәм алар башка илаһларга хезмәт итте.+  Вакыт узу белән мин сезнең ата-бабагыз Ибраһимны+ бөек елганың* теге ягыннан алып, аны бөтен Кәнга́н җиреннән йөрттем һәм аның токымын* күбәйттем.+ Мин аңа Исхакны+ бирдем.  Аннары Исхакка мин Ягъкуб белән Исауны бирдем.+ Соңрак Исауга Сәгы́йр тавын биләмә итеп бирдем,+ ә Ягъкуб белән аның уллары Мисырга күчеп китте.+  Соңрак мин сезгә Муса белән Һарунны җибәрдем+ һәм Мисырны җәзалар белән һәлак итеп,+ сезне аннан чыгардым.  Мин сезнең аталарыгызны Мисырдан чыгаргач,+ һәм сез диңгез янына килеп җиткәч, мисырлылар сугыш арбалары һәм җайдаклар белән аталарыгыз артыннан Кызыл диңгезгә кадәр куа барды.+  Алар Йәһвәне ярдәмгә чакыра башлады,+ һәм ул сезнең белән мисырлылар арасына караңгы болыт куйды һәм алар өстенә диңгезне китереп, аларны каплады.+ Сез Мисырда кылган эшләремне үз күзләрегез белән күрдегез.+ Аннары сез күп еллар чүлдә яшәдегез.+  Мин сезне Үрдүннең теге ягында* яшәгән аморлылар җиренә китердем, һәм алар сезгә каршы сугышты.+ Ләкин мин аларны сезнең кулыгызга бирдем, һәм сез аларның җирен биләп ала алдыгыз. Мин аларны сезнең алдыгыздан юк иттем.+  Аннары Сиппо́р улы Бала́к, Моа́б патшасы, күтәрелеп, Исраилгә каршы сугышты һәм сезне каһәрләр өчен Бигу́р улы Бильямны чакырды.+ 10  Ләкин мин Бильямны тыңламадым.+ Шуңа күрә ул сезне кат-кат фатихалады,+ һәм мин сезне аның кулыннан коткардым.+ 11  Аннары сез Үрдүнне кичеп,+ Әрихә́ янына килдегез.+ Әрихәнең җитәкчеләре,* аморлылар, пәризлеләр, кәнганлылар, хитлеләр, гиргәшлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр сезгә каршы сугышты, ләкин мин аларны сезнең кулыгызга бирдем.+ 12  Мин сезнең алдан төшенкелек рухы* җибәрдем, һәм ул аморлыларның ике патшасын куган+ кебек сезнең алдан аларны куды. Бу сезнең кылычыгыз һәм сезнең җәягез белән эшләнмәде.+ 13  Шулай итеп мин сезгә үзегез эшкәртмәгән җирне, үзегез төземәгән шәһәрләрне бирдем,+ һәм сез анда урнаштыгыз. Сез үзегез утыртмаган йөзем бакчаларының һәм зәйтүн кырларының җимешләрен ашыйсыз“.+ 14  Шуңа күрә Йәһвәне тирән хөрмәт итегез, аңа сафлык* һәм тугрылык белән* хезмәт итегез.+ Ата-бабаларыгыз бөек елганың* теге ягында һәм Мисырда хезмәт иткән илаһлардан арыныгыз+ һәм Йәһвәгә хезмәт итегез. 15  Ләкин Йәһвәгә хезмәт итү күңелегезгә ошамаса, үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен бүген сайлагыз.+ Бөек елганың* теге ягында ата-бабаларыгыз хезмәт иткән илаһларга+ я үзегез яшәгән җирдәге аморлылар илаһларына хезмәт итәрсезме+ — үзегез сайлагыз. Ә мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез». 16  Моңа халык болай дип җавап бирде: «Безнең өчен Йәһвәне калдырып, башка илаһларга хезмәт итү акылга сыймаслык нәрсә. 17  Безне һәм аталарыбызны Мисыр җиреннән һәм коллык йортыннан+ Аллаһыбыз Йәһвә алып чыкты бит.+ Ул безнең күз алдында бөек галәмәтләр кылды+ һәм безне барган бөтен юлыбызда һәм үткән бөтен халыклар арасында яклап барды.+ 18  Йәһвә бу җирдә безгә кадәр яшәгән бөтен халыкларны, шул исәптән аморлыларны да куып чыгарды. Шуңа күрә без дә Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез, чөнки ул безнең Аллаһыбыз». 19  Шунда Йошуа халыкка әйтте: «Сез Йәһвәгә хезмәт итә алмассыз, чөнки ул — изге Аллаһы.+ Ул — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Ул сезнең җинаятьләрегезне* һәм гөнаһларыгызны кичермәс.+ 20  Сез Йәһвәне калдырып, чит-ят илаһларга хезмәт итсәгез, ул, сезгә яхшылык эшләгәннән соң, сезгә каршы чыгып, сезне юк итәр».+ 21  Ләкин халык Йошуага: «Юк, без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез!» — диде.+ 22  Шунда Йошуа халыкка: «Сез үз ихтыярыгыз белән Йәһвәгә хезмәт итәргә булдыгыз, сез үзегез моңа шаһитләр»+,— дип әйтте. Моңа алар: «Шаһитләр»,— диде. 23  «Шуңа күрә арагызда булган чит-ят илаһлардан арыныгыз һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән хезмәт итегез». 24  Халык Йошуага: «Без Аллаһыбыз Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез һәм аны тыңлаячакбыз!» — диде. 25  Шунда Йошуа ул көнне халык белән килешү төзеде һәм Шехемдә алар өчен кагыйдәләр белән хөкем карарлары урнаштырды. 26  Аннары Йошуа бу сүзләрне Аллаһы кануны китабына язып куйды+ һәм зур таш алып,+ аны Йәһвәнең изге урыны янындагы зур агач астына куйды. 27  Йошуа бөтен халыкка болай диде: «Менә, бу таш безгә каршы шаһит булып торыр,+ чөнки ул Йәһвә безгә әйткән бөтен нәрсәне ишетте. Сез Аллаһыгызны кире каксагыз, ул сезгә каршы шаһит булып торыр». 28  Шуның белән Йошуа халыкны, һәрберсен үз җиренә җибәрде.+ 29  Шуннан соң Йәһвәнең хезмәтчесе Нун улы Йошуа 110 яшендә үлде.+ 30  Аны үз мирасында, Ифраимның таулы җирендә, Гаһә́ш тавының төньягындагы Тимнә́т-сирахта+ җирләделәр. 31  Исраил Йошуаның бөтен көннәрендә һәм Йошуадан озаграк яшәгән һәм Йәһвәнең Исраил хакына кылган эшләрен белгән өлкәннәрнең бөтен көннәрендә Йәһвәгә хезмәт итте.+ 32  Йосыфның исраиллеләр Мисырдан алып чыккан сөякләре+ Шехемдә, Ягъкуб Шехемнең атасы Һаму́р улларыннан+ 100 көмеш акчага сатып алган+ кырда күмелде. Ул кыр Йосыф улларының мирасы булып китте.+ 33  Шулай ук Һарун улы Илгаза́р да үлде.+ Аны Ифраи́м җирендә аның улы Пинхәскә+ бирелгән калкулыкта җирләделәр.

Искәрмәләр

Ягъни Евфратның.
Ягъни Евфратның.
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни көнчыгыш ягында.
Я, бәлки, «җир хуҗалары».
Я, бәлки, «паника; дәһшәт».
Яки «тел тидермәслек итеп».
Яки «хакыйкатьтә».
Ягъни Евфратның.
Ягъни Евфратның.
Яки «фетнәгезне».