Йошуа 6:1—27

  • Әрихә диварлары җимерелә (1—21)

  • Рәхәб гаиләсе белән бергә исән кала (22—27)

6  Әрихә́ капкалары исраиллеләр аркасында ныклап ябылган иде. Беркем дә аннан чыкмады һәм беркем дә анда кермәде.+  Йәһвә Йошуага болай диде: «Менә, мин Әрихәне, аның патшасын һәм аның көчле гаскәриләрен сиңа бирдем.+  Барлык хәрбиләр шәһәрне бер мәртәбә әйләнеп чыксын. Алты көн шулай эшләгез.  Килешү сандыгы алдында җиде рухани барсын, һәрберсенең кулында мөгез быргы* булсын. Ә җиденче көнне шәһәрне җиде мәртәбә әйләнеп чыгыгыз, һәм руханилар мөгез быргы кычкыртсын.+  Мөгез быргы җиденче тапкыр кычкыртылгач, быргы тавышын ишетү белән бөтен гаскәриләр сугышка өндәп каты кычкырсын. Шулчак шәһәрнең диварлары җимерелеп төшәр,+ һәм гаскәриләрнең һәрберсе алга ташлансын».  Шунда Нун улы Йошуа́ руханиларны чакырып, аларга болай диде: «Килешү сандыгын алыгыз. Йәһвәнең бу сандыгы алдында җиде рухани барсын, һәрберсенең кулында мөгез быргы булсын».+  Аннары ул халыкка әйтте: «Барыгыз, шәһәрне әйләнеп чыгыгыз. Кораллы гаскәриләр+ Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында барсын».  Барысы Йошуа әйткәнчә эшләнде. Йәһвә алдында мөгез быргы тоткан җиде рухани быргыларны кычкыртып алга китте, ә алар артыннан Йәһвәнең килешүе сандыгын күтәреп баручылар иярде.  Кораллы гаскәриләр быргылар кычкырткан руханилар алдыннан китте, ә килешү сандыгы артыннан арткы сакчы гаскәр барды. Быргыларны исә өзлексез кычкыртып бардылар. 10  Йошуа халыкка мондый әмер бирде: «Кычкырмагыз, тыныгыз да чыкмасын. Бер сүз дә дәшмәгез, мин сезгә: „Кычкырыгыз!“ — дип әйткән көнне генә кычкырырсыз». 11  Алар Йәһвәнең килешүе сандыгы белән бер тапкыр шәһәрне әйләнеп чыктылар һәм тукталу урынына кайтып, анда төн кундылар. 12  Икенче көнне Йошуа иртән иртүк торды, һәм руханилар Йәһвәнең килешүе сандыгын+ алды. 13  Мөгез быргылар тоткан җиде рухани мөгез быргыларын өзлексез кычкыртып, Йәһвәнең килешүе сандыгы алдыннан китте. Алар алдыннан кораллы гаскәриләр барды, ә Йәһвәнең килешүе сандыгы артыннан арткы сакчы гаскәр иярде. Быргыларны исә өзлексез кычкыртып бардылар. 14  Алар икенче көнне дә шәһәрне бер тапкыр әйләнеп чыкты һәм аннан соң тукталу урынына кайтты. Алар алты көн шулай эшләде.+ 15  Җиденче көнне алар иртән иртүк таң ату белән торды һәм шәһәрне шул рәвешчә җиде мәртәбә әйләнеп чыкты. Шул көнне генә алар шәһәрне җиде мәртәбә әйләнеп чыкты.+ 16  Һәм җиденче мәртәбә әйләнгәндә руханилар быргыларын кычкырткан вакытта Йошуа халыкка болай диде: «Кычкырыгыз,+ чөнки Йәһвә шәһәрне сезгә бирде! 17  Шәһәр һәм андагы бар нәрсә юк ителсен.+ Алар Йәһвәнеке. Фахишә Рәхә́б+ кенә һәм аның өендә булган бар кеше исән калсын, чөнки ул без җибәргән шымчыларны яшерде.+ 18  Юк ителәсе нәрсәләргә кызыгып аларны алмас өчен,+ аларга якын килмәгез,+ юкса Исраи́л халкына бәла-каза* китерерсез һәм аны юк ителәсе нәрсә итәрсез.+ 19  Ә бар көмеш һәм алтын, шулай ук бакыр һәм тимер әйберләр Йәһвә өчен изге.+ Алар Йәһвә хәзинәсенә салынсын».+ 20  Шунда мөгез быргы тавышлары яңгырагач, кешеләр кычкырып җибәрде.+ Кешеләрнең быргы тавышын ишетеп, сугышка өндәп каты кычкыруы булды, диварлар нигезенә кадәр җимерелде.+ Шуннан соң гаскәриләр һәрберсе шәһәргә таба ташланды һәм аны басып алды. 21  Алар шәһәрдә булганнарның барысын: ир-атны һәм хатын-кызны, яшен һәм картын, үгезне, сарыкны һәм ишәкне кылычтан кичереп юк итте.+ 22  Йошуа ул җирне карап чыккан ике кешегә болай диде: «Фахишәнең йортына барыгыз һәм, аңа ант иткәнегезчә, ул хатынны һәм аның белән булганнарның барысын аннан чыгарыгыз».+ 23  Шунда яшь шымчылар барып, Рәхәбне, аның атасын, анасын, ир туганнарын, аның белән булганнарның барысын йорттан чыгарды. Әйе, алар аның бөтен гаиләсен чыгарды+ һәм аларны Исраилнең тукталу урыныннан читкә исән-имин китерде. 24  Аннары алар шәһәрне һәм андагы бар нәрсәне яндырды. Ә көмеш һәм алтынны, шулай ук бакыр һәм тимер әйберләрне алар Йәһвә йортының хәзинәсенә бирде.+ 25  Йошуа бары тик фахишә Рәхәбне, аның атасы йортын һәм аның белән булганнарның барысын исән калдырды.+ Һәм Рәхәб Исраилдә бүгенгә кадәр яши,+ чөнки ул Йошуа Әрихәне карап чыгарга җибәргән шымчыларны яшерде.+ 26  Шул вакытта Йошуа мондый ант бирде:* «Әрихә шәһәрен торгыза башлаган кеше Йәһвә алдында ләгънәтле. Ул аның нигезен үзенең беренче улының гомере белән түләп салыр һәм аның капкаларын үзенең төпчек улының гомере белән түләп куяр».+ 27  Шулай итеп, Йәһвә Йошуа белән булды,+ һәм аның даны бөтен җир буйлап таралды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тәкә мөгезе».
Яки «Аллаһыдан читләштерү».
Я, бәлки, «кешеләрне болай дип ант иттерде».