Йошуа 7:1—26

  • Исраил Гайда җиңелә (1—5)

  • Йошуаның догасы (6—9)

  • Исраил гөнаһ аркасында җиңелә (10—15)

  • Ахан фаш ителә һәм ташлар атып үтерелә (16—26)

7  Ләкин исраиллеләр юк ителәсе нәрсәләргә карата тугрылыксыз булдылар, чөнки Кәрми́ улы Аха́н+ юк ителәсе нәрсәләрнең кайберсен үзенә алды+ (Кәрми исә Зәбдинең улы, Зәбди́ Зирәхнең улы, Зирә́х Яһүд кабиләсеннән иде). Шуңа күрә Исраилгә Йәһвәнең ачуы кабынды.+  Аннан соң Йошуа́ Әрихәдән Бәйтелнең+ көнчыгыш ягындагы, Бәйтәбе́н кырыендагы Гайга+ кешеләр җибәрде һәм аларга: «Барыгыз, ул җирне карап кайтыгыз»,— диде. Алар барып, Гайны тикшереп чыкты.  Алар Йошуа янына кайткач, аңа болай диде: «Анда бөтен гаскәр менмәсә дә була. Гайны җиңәр өчен якынча ике я өч мең гаскәри дә җитәрлек. Бөтен гаскәрне анда җибәреп алҗытма, чөнки анда кеше күп түгел».  Шуңа күрә анда 3 000 гә якын гаскәри генә менеп китте, ләкин аларга Гай кешеләреннән качарга туры килде.+  Анда 36 исраилле һәлак булды. Гай кешеләре аларны шәһәр капкалары төбеннән Шебаримга* кадәр куып төшереп, үтерә барды. Шуңа күрә халыкның йөрәгенә шом төште, һәм кыюлыгы су агып беткәндәй юкка чыкты.  Шунда Йошуа һәм Исраи́л өлкәннәре киемнәрен ертты һәм кичкә кадәр Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында йөзләре белән җиргә капланып ятты. Алар башларына тузан сипте.  Йошуа болай диде: «Их Аллаһы Тәгалә Йәһвә, нигә син бу халыкка Үрдү́н аша үтәргә бирдең? Аморлылар кулына биреп, безне юк итәр өчен генәме? Үрдүннең теге ягында* гына калган булсак иде!  И Йәһвә, кичер мине, Исраи́л дошманнарыннан чигенгәч,* нәрсә әйтим соң мин хәзер?  Кәнганлылар һәм бу җирдә яшәүче бөтен халыклар моны ишеткәч, безне камап алып, җир йөзеннән исемебезне дә бетерер. Шулчак синең бөек исемең белән ни булыр?»+ 10  Йәһвә Йошуага: «Тор! Нигә син йөзтүбән капланып ятасың? — диде.— 11  Исраил гөнаһ кылды, мин аларга тотарга кушкан килешүемне бозды.+ Алар юк ителәсе нәрсәләрнең берничәсен үзләренә алды,+ аны урлады+ һәм үз мал-мөлкәте арасына яшереп куйды.+ 12  Шуңа күрә исраиллеләр дошманнарына каршы тора алмас. Алар дошманнарыннан качар, чөнки алар үзләре юк ителәсе нәрсә булып китте. Арагыздан юк ителәсе нәрсәне юк итмәсәгез, мин сезнең белән булмам.+ 13  Тор һәм халыкны изгеләндер!+ Аларга әйт: „Иртәгегә үзегезне изгеләндерегез, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Исраил, синең араңда юк ителәсе нәрсә бар. Юк ителәсе нәрсәдән арынмыйча, дошманнарыңа каршы тора алмассың. 14  Иртән Аллаһы алдына кабилә артыннан кабилә килсен. Йәһвә сайлаган+ кабиләдән гаилә артыннан гаилә килсен. Йәһвә сайлаган гаиләдән йорт артыннан йорт килсен һәм Йәһвә сайлаган йорттан кешеләр берәм-берәм килсен. 15  Юк ителәсе нәрсәне алган кеше һәм аның бөтен нәрсәсе яндырылсын,+ чөнки ул Йәһвә килешүен бозды+ һәм Исраилдә хурлыклы эш кылды“». 16  Икенче көнне Йошуа иртән торды да Исраил кабиләләренә бер-бер артлы килергә кушты, һәм Яһүд кабиләсе сайланды. 17  Ул Яһүд гаиләләренә килергә кушты, һәм зирәхлеләр+ гаиләсе сайлап алынды. Аннан соң ул зирәхлеләр гаиләсенә берәм-берәм килергә боерды, һәм Зәбди сайланды. 18  Ахыр чиктә ул Зәбди йортына берәм-берәм килергә кушты. Һәм Кәрминең улы Ахан сайланды.+ Кәрми исә Зәбдинең улы, Зәбди Зирәхнең улы, Зирәх Яһүд кабиләсеннән иде. 19  Шунда Йошуа Аханга: «Улым, Исраил Аллаһысы Йәһвәгә хөрмәт күрсәтче һәм, зинһар, аның алдында гаебеңне таны. Яшермичә генә нәрсә эшләгәнеңне миңа сөйләп бирче»,— диде. 20  Ахан Йошуага болай диде: «Әйе, мин Исраил Аллаһысы Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдым, һәм менә нәрсә эшләдем: 21  мин табыш арасында кыйммәтле матур Шина́р+ киеме, 200 шәкыл* көмеш һәм 50 шәкыл авырлыгында алтын күргәч, аларны бик аласым килде, һәм мин аларны алдым. Алар чатырымда җиргә күмеп куелган, акча кием астында ята». 22  Йошуа шунда ук кешеләр җибәрде, һәм алар чатырга йөгерде. Аханның чатырында кием, ә аның астында акча яшерелгән иде. 23  Алар барысын чатырдан алып, Йошуа һәм бар исраиллеләр янына китерде һәм ул әйберләрне Йәһвә алдына куйды. 24  Йошуа һәм бөтен Исраил Зирәх улы Аханны,+ көмеш, кыйммәтле кием, алтынны,+ аның улларын, кызларын, үгезләрен, ишәкләрен, көтүен, чатырын һәм аныкы булган бар нәрсәне алып, Ахо́р үзәненә+ китерде. 25  Йошуа: «Нигә син безгә бәла-каза* китердең?+ Бүген Йәһвә сиңа бәла-каза китерер»,— диде. Шунда бөтен Исраил аны ташлар атып үтерде.+ Аннан соң аларны яндырдылар.+ Шулай итеп, аларның барысын ташлар атып үтерделәр. 26  Алар аның өстенә күп итеп ташлар өеп куйды, ул өем бүген дә шунда тора. Шуннан соң Йәһвәнең ярсуы басылды.+ Менә ни өчен ул урын бүгенгә кадәр Ахор* үзәне дип атала.

Искәрмәләр

Мәгъ. «Таш чыгару урыннары».
Ягъни көнчыгыш ягында.
Яки «дошманнарына аркасын боргач».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «Аллаһыдан читләштерү».
Мәгъ. «бәла китерүче; читләштерү китерүче».