Йошуа 8:1—35

  • Йошуа гаскәриләргә Гай артында яшеренергә куша (1—13)

  • Гай уңышлы яулап алына (14—29)

  • Гибал тавы янында Канун укыла (30—35)

8  Аннары Йәһвә Йошуага болай диде: «Курыкма һәм котың алынмасын.+ Үзең белән бөтен гаскәриләрне ал да Гайга каршы бар. Гайның патшасын, аның халкын, аның шәһәрен һәм аның җирен мин сиңа бирәм.+  Әрихә́ һәм аның патшасына эшләгәнне Гай һәм аның патшасына эшлә.+ Ләкин сез шәһәрдәге табышны һәм мал-туарны үзегезгә ала аласыз. Кешеләрең шәһәр артында яшеренсен».  Шунда Йошуа́ һәм бөтен гаскәриләр Гайга каршы китте. Йошуа 30 000 көчле гаскәрине сайлап, аларны төнлә җибәрде.  Ул аларга мондый әмер бирде: «Шәһәр артында яшеренеп ятыгыз. Шәһәрдән бик ерак китмәгез һәм бөтенегез әзер булыгыз.  Мин исә барлык гаскәриләр белән шәһәргә якынлашырмын, һәм алар элеккегечә безгә каршы чыккач,+ без алардан чигенә башларбыз.  Гай кешеләре: „Алар элеккечә бездән чигенә“,— диеп, безне куа киткәч,+ без аларны шәһәрдән алып киткәнче чигенербез.  Шунда сез яшеренгән урыныгыздан торып, шәһәрне яулап алырсыз. Аллаһыгыз Йәһвә аны сезнең кулыгызга тапшырыр.  Шәһәрне басып алу белән аны яндырыгыз.+ Йәһвәнең сүзе буенча эш итегез. Карагыз, мин сезгә ни эшләргә икәнлеген әйтеп бирдем».  Шуннан соң Йошуа аларны җибәрде, һәм алар яшеренәсе урынга китте. Алар Бәйте́л белән Гай арасында, Гайның көнбатыш ягында яшеренде, ә Йошуа ул төнне калган гаскәриләре белән үткәрде. 10  Йошуа, иртән иртүк торып, гаскәриләрен җыйганнан соң, Исраи́л өлкәннәре белән бергәләп аларны Гайга алып китте. 11  Аның белән булган бөтен гаскәриләр+ шәһәр каршысына килделәр. Алар Гайның төньяк ягында лагерь корып урнашты. Алар белән Гай арасында үзәнлек бар иде. 12  Шул арада Йошуа якынча 5 000 гаскәригә Бәйтел+ белән Гай арасында, шәһәрнең көнбатыш ягында яшеренергә кушкан иде.+ 13  Шулай итеп, төп тукталу урынын шәһәрнең төньягында урнаштырдылар,+ ә гаскәриләр яшеренгән урын шәһәрнең көнбатыш ягында иде.+ Ул төнне Йошуа үзәннең уртасына барды. 14  Гай патшасы моны күргәч, ул һәм шәһәр кешеләре иртән иртүк, Исраил белән сугышыр өчен, далага караган билгеле бер урынга чыгарга ашыкты. Әмма ул шәһәр артында гаскәриләрнең яшеренгәнен белмәде. 15  Гай кешеләре һөҗүм иткәч, Йошуа һәм бөтен Исраил чүлгә алып барган юлдан йөгерде.+ 16  Шунда шәһәрдәге бөтен кешене аларны куа барырга чакырдылар, һәм алар Йошуаны куа барып, шәһәрдән ерак киттеләр. 17  Гайда һәм Бәйтелдә Исраил артыннан куа китмәгән бер кеше дә калмады. Алар шәһәрне шыр ачык калдырып, Исраилне куа китте. 18  Йәһвә Йошуага: «Кулыңдагы сөңгене Гайга таба суз,+ чөнки мин аны синең кулыңа бирәм»+,— диде. Шунда Йошуа кулындагы сөңгене шәһәргә таба сузды. 19  Аның кулын сузуы булды, яшеренгән гаскәриләр үз урыннарыннан тиз генә торды да шәһәргә йөгерде һәм аны яулап алды. Алар шунда ук шәһәргә ут төртте.+ 20  Гай кешеләре борылып караса, шәһәрдән күккә төтен күтәрелә, һәм аларның бер якка да йөгерергә көче калмады. Шунда чүлгә таба йөгергән гаскәриләр үзләрен куып баручыларга таба борылды. 21  Йошуа һәм бөтен Исраил, яшеренгән гаскәриләрнең шәһәрне яулап алганын һәм шәһәрдән төтен күтәрелгәнен күргәч, борылып Гай кешеләренә һөҗүм итте. 22  Шәһәрдәге гаскәриләр дә аларга каршы чыкты, һәм Гай кешеләре уртада калып, тозакка эләкте. Аларның бу ягында да, теге ягында да исраиллеләр иде. Исраиллеләр аларны кырып бетерде, исән калучы да, качып китүче дә булмады.+ 23  Ә Гай патшасын+ алар исән килеш тотып алып, Йошуа алдына китерде. 24  Исраил үзләрен куа килгән бөтен Гай кешеләрен чүлдә кырып бетергәч һәм аларның иң соңгысы кылычтан үлгәч, бөтен Исраил Гайга кайтып, анда булганнарны кылычтан кичерде. 25  Ул көнне 12 000 ир-ат һәм хатын-кыз — Гайның бөтен халкы һәлак булды. 26  Йошуа сөңге сузган кулын+ Гайның бөтен кешеләре үтереп бетерелгәнче+ төшермәде. 27  Ә шәһәрдәге мал-туарны һәм табышны Исраил, Йәһвә Йошуага биргән әмерләр буенча, үзенә алды.+ 28  Аннары Йошуа Гайны яндырды һәм аны гасырлар буе торасы хәрабәләр өеменә әйләндерде.+ Ул бүгенгә кадәр тора. 29  Йошуа Гай патшасын, үтереп, кичкә кадәр баганага* асып куйды, һәм кояш баерга торганда ул аның мәетен баганадан төшерергә кушты.+ Аннары алар аны шәһәр капкалары төбенә ташлады һәм аның өстенә күп итеп ташлар өеп куйды, ул өем бүген дә шунда. 30  Шунда Йошуа Гиба́л тавында+ Исраил Аллаһысы Йәһвәгә мәзбәх* төзеде. 31  Ул аны Йәһвәнең хезмәтчесе Муса исраиллеләргә кушканча һәм Муса кануны+ китабында язылганча корды. Анда: «Тимер корал белән эшкәртелмәгән ташлардан мәзбәх төзе»+,— диелә. Алар анда Йәһвәгә яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде.+ 32  Аннары ул ташларга Муса исраиллеләр алдында язган+ Канунны күчереп язды.+ 33  Бөтен Исраил, аларның өлкәннәре, җитәкчеләре һәм хөкемчеләре бүленеп, Йәһвәнең килешүе сандыгының ике ягында аны күтәреп йөрткән ле́виле руханилар алдында торды. Анда килмешәкләр дә, исраиллеләр дә булды.+ Исраил халкын фатихалау өчен (нәкъ Йәһвәнең хезмәтчесе Муса алдан кушканча)+ аларның яртысы Гәризи́м тавы янында, ә икенче яртысы Гибал тавы+ янында торды. 34  Аннан соң ул Канунның бөтен сүзләрен+ — фатихаларны+ һәм ләгънәтләрне+ — Канун китабында язылганнарның барысын кычкырып укыды. 35  Йошуа Исраилнең бөтен җыелышы, шул исәптән хатын-кызлар, балалар һәм араларында яшәгән килмешәкләр+ алдында Муса кушканнарның барысын кычкырып укыды,+ бер сүзен дә төшереп калдырмады.+

Искәрмәләр

Яки «агачка».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.