Йәзәкил 14:1—23

  • Потка табынучылар хөкем ителә (1—11)

  • Иерусалимның хөкем ителүе котылгысыз (12—23)

    • Тәкъва Нух, Даниял һәм Әюп (14, 20)

14  Исраилнең берничә өлкәне килеп, минем каршыма утырды.+  Шунда Йәһвә миңа болай диде:  «Адәм улы, бу кешеләр үзсүзләнеп үзләренең җирәнгеч потларына* табынуын дәвам итә. Алар кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйды. Алар миңа мөрәҗәгать иткәндә, мин аларга җавап бирерменме?+  Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Исраилле үзсүзләнеп үзенең җирәнгеч потларына табынуын дәвам итсә, кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйса һәм аннары пәйгамбәргә мөрәҗәгать итсә, мин, Йәһвә, аның җирәнгеч потлары күпме булса, аңа шулкадәр җәза бирермен.  Мин Исраи́л халкының йөрәкләренә көчле курку салырмын, чөнки аларның барысы да миннән ераклашты һәм үзләренең җирәнгеч потлары артыннан китте“.+  Шуңа күрә Исраил халкына болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Кире кайтыгыз, җирәнгеч потларыгызны ташлагыз һәм йөзләрегезне чирканыч эшләрегездән читкә борыгыз.+  Шуңа күрә берәр исраилле я Исраилдә яшәүче килмешәк миннән читләшсә, үзсүзләнеп җирәнгеч потларына табынуын дәвам итсә һәм кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйса, ә аннары пәйгамбәремә мөрәҗәгать итсә,+ мин, Йәһвә, аңа үзем җавап бирермен.  Мин ул кешегә каршы чыгармын, аны кисәтүче билге һәм мәкаль итәрмен. Мин аны халкымнан юк итәрмен.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.  „Пәйгамбәр, алданып, сүз әйтсә, шуны белегез: бу мин, Йәһвә, шул пәйгамбәрне алдадым.+ Шунда мин аңа җәза бирер өчен кулымны сузармын һәм аны Исраил халкым арасыннан юк итәрмен. 10  Алар үз гөнаһларының җимешләрен татыр. Пәйгамбәргә мөрәҗәгать итүченең гаебе пәйгамбәрнеке кебек булыр. 11  Шулай итеп Исраил халкы миннән читләшеп бүтән адашып йөрмәс һәм бар җинаятьләре белән үзен инде нәҗесләмәс. Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 12  Шунда Йәһвә миңа тагын болай диде: 13  «Адәм улы, ил тугрылыксыз эш итеп миңа каршы гөнаһ кылса, аңа җәза бирер өчен кулымны сузармын, аларга ризык бүтән китермәсләр,*+ һәм шул җиргә ачлык җибәреп+ кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итәрмен».+ 14  «„Анда өч кеше — Нух,+ Дания́л+ һәм Әюп,+ хәтта алар анда булган булса да, алар, тәкъва булганга, үз җаннарын гына коткарып кала алыр иде“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 15  «„Я, әйтик, мин бу җиргә явыз кыргый хайваннар җибәргәч, алар шул җирне кешесез калдырган, ди. Әйтик, җир буш калган һәм кыргый хайваннардан куркып шул җирдән беркем дә үтә алмый, ди.+ 16  Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— анда хәтта шул өч кеше булган булса да, алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Алар үзләрен генә коткарыр иде, ә җир ташландык хәлдә калыр иде“». 17  «„Я, әйтик, мин бу җиргә каршы кылыч китерәм, ди.+ Һәм, әйтик: „Бу җир буйлап кылыч үтсен“,— дигәч, андагы кешеләрне һәм хайваннарны һәлак итәм, ди.+ 18  Анда хәтта шул өч кеше булган булса да, үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Алар үзләрен генә коткарыр иде“». 19  «„Я, әйтик, мин шул җиргә үләт җибәрәм, ди.+ Һәм кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итәр өчен кан коеп, анда ярсуымны яудырам, ди. 20  Хәтта Нух,+ Даниял+ һәм Әюп+ анда булган булса да, үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Тәкъва булганга, алар үз җаннарын гына коткарып калыр иде“».+ 21  «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Иерусалимдагы кешеләрне һәм хайваннарны һәлак итәр өчен,+ аны дүрт җәзама:+ кылыч, ачлык, явыз кыргый хайван һәм үләткә дучар иткәч,+ шулай булыр. 22  Әмма Иерусалимдагы кайберәүләр — уллар да, кызлар да исән калыр, һәм аларны аннан чыгарырлар.+ Алар сезгә килер. Сез аларның юлларын һәм эшләрен күргәч, мин Иерусалимга җибәргән бәладән — аңа эшләгән һәр эшемнән — һичшиксез юаныч табарсыз“». 23  «„Сез аларның юлларын һәм эшләрен күргәч, алар сезне юатыр. Шунда сез шуны аңларсыз: мин үземә эшләргә туры килгән эшне нигезсез башкармадым“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «икмәк таякларын сындырырмын». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.