Йәзәкил 48:1—35

  • Җирне бүлү (1—29)

  • Шәһәрнең 12 капкасы (30—35)

    • «Йәһвә анда» дип исемләнгән шәһәр (35)

48  «Төньяк яктан башлап кабиләләрнең исемнәре мондый: Данның өлеше+ Хетлонга барган юл буйлап, Лебо́-хаматка+ һәм Хаса́р-енанга бара, Дәмәше́къ чиге буйлап төньякка таба, Хама́т+ яныннан үтә. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Әши́р өлеше+ Дан чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Нәфтәли́ өлеше+ Әшир чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Манашше́ өлеше+ Нәфтәли чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Ифраи́м өлеше Манашше+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Руби́н өлеше Ифраим+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Яһүд өлеше Рубин+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.  Сез бу җирдән махсус кулланыш өчен бирәчәк өлеш Яһүд чиге буйлап көньякта урнашыр һәм җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр булыр. Аның киңлеге 25 000 терсәк,*+ ә озынлыгы кабилә өлешләренеке кебек булыр. Ул да җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузылыр. Уртасында изге урын булыр.  Сез Йәһвәгә иганә итеп бирәчәк өлешнең озынлыгы 25 000 терсәк булыр, ә киңлеге 10 000 терсәк булыр. 10  Бу — руханилар өчен иганә итеп бирелгән изге өлеш.+ Төньяк яктан ул 25 000 терсәк, көнбатыш яктан 10 000 терсәк, көнчыгыш яктан 10 000 терсәк һәм көньяк яктан 25 000 терсәк булыр. Аның уртасында Йәһвәнең изге урыны урнашыр. 11  Бу өлеш Сады́йк токымыннан+ булган изгеләндерелгән руханилар өчен булыр. Алар миңа карата үз вазифаларын үтәп тордылар һәм, исраиллеләр белән ле́вилеләр миннән читләшкәндә,+ миннән читләшмәделәр. 12  Иганә итеп бирелгән җирнең өлеше аларга аеруча изге нәрсә итеп бирелер. Ул ле́вилеләр өлешенең чиге буйлап урнашыр. 13  Руханилар өлеше янында ле́вилеләрнең өлеше булыр. Аның озынлыгы 25 000 терсәк, ә киңлеге 10 000 терсәк. (Бөтен озынлыгы 25 000 терсәк, ә киңлеге 10 000 терсәк булыр.) 14  Алар үз җирләрен сатмасын, алмаштырмасын һәм бу иң яхшы җирнең бер өлешен дә башкаларга бирмәсен, чөнки бу — Йәһвә өчен изге нәрсә. 15  Калган өлеш — 25 000 терсәк озынлыктагы (чик буйлап) һәм 5 000 терсәк киңлектәге өлеш шәһәр өчен,+ гади кулланыш өчен булыр. Анда йортлар һәм көтүлекләр урнашыр. Шәһәр шул өлешнең уртасында булыр.+ 16  Шәһәрнең зурлыгы мондый: төньяк чиге 4 500 терсәк, көньяк чиге 4 500 терсәк, көнчыгыш чиге 4 500 терсәк һәм көнбатыш чиге 4 500 терсәк. 17  Ә көтүлеге мондый: төньягында 250 терсәк, көньягында 250 терсәк, көнчыгыш ягында 250 терсәк, көнбатыш ягында 250 терсәк. 18  Калган өлешнең озынлыгы иганә итеп бирелгән изге өлешнеке кебек булыр.+ Ул көнчыгышка таба 10 000 терсәк һәм көнбатышка таба 10 000 терсәк. Аның чиге иганә итеп бирелгән изге өлешнеке белән бер булыр. Бу өлештә үстерелгән уңыш шәһәрдә хезмәт итүчеләргә ризык булыр. 19  Шәһәрне кайгыртып торучылар — бар Исраи́л кабиләләренең кешеләре — шул җирне эшкәртер.+ 20  Һәр ягы 25 000 терсәк булган шакмак өлешне, шул исәптән шәһәр өлешен дә, изге иганә итеп аерып куегыз. 21  Иганә итеп бирелгән изге өлешнең һәм шәһәр өлешенең ике ягындагы җир башлыкныкы булыр.+ Ул иганә итеп бирелгән изге өлешнең көнчыгыш һәм көнбатыш якларында, чикләре буйлап урнашыр. Һәр чикнең озынлыгы 25 000 терсәк. Башлык җиренең башка ике чиге ике кабиләнең чикләре белән бер үк булыр. Иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм гыйбадәтханәдәге изге урын башлык җиренең уртасында урнашыр. 22  Ле́вилеләрнең өлеше һәм шәһәрнең өлеше башлыкның өлешләре арасында урнашыр. Башлыкның җире Яһүд чиге+ һәм Биньями́н чиге арасында булыр. 23  Калган кабиләләр турында әйткәндә, Биньямин өлеше җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.+ 24  Шимо́н өлеше Биньямин+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 25  Иссаха́р өлеше+ Шимон чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 26  Зәбулу́н өлеше Иссахар+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.+ 27  Гәд өлеше Зәбулун+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 28  Җирнең көньяк чиге Гәд чиге буйлап көньякта үтә. Ул чик Тамардан+ алып Мәрибә́-кады́ш+ суларына кадәр үтәр, аннары Үзәнгә*+ һәм Бөек диңгезгә* чаклы барыр. 29  Бу җирне Исраил кабиләләренә мирас итеп бүлегез.+ Бу аларның өлешләре булыр»+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 30  «Шәһәрнең чыгу урыннары мондый булыр: төньяк ягы 4 500 терсәк.+ 31  Шәһәр капкалары Исраил кабиләләренең исемнәре буенча аталыр. Төньяк яктагы өч капканың берсе — Рубинныкы, икенчесе — Яһүднеке, өченчесе Ле́винеке булыр. 32  Көнчыгыш якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Йосыфныкы, бер капка — Биньяминныкы һәм бер капка — Данныкы. 33  Төньяк якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Шимонныкы, бер капка — Иссахарныкы һәм бер капка — Зәбулунныкы. 34  Көнбатыш якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Гәднеке, бер капка — Әширнеке һәм бер капка — Нәфтәлинеке. 35  Бар якларның озынлыгы 18 000 терсәк булыр. Шул көннән алып шәһәр „Йәһвә анда“ дигән исем йөртер».+

Искәрмәләр

Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Ягъни Урта диңгезгә.
Ягъни Мисыр үзәненә.