Йәзәкил 9:1—11
9 Аннары мин аның каты тавыш белән: «Шәһәргә җәза бирәчәк кешеләрнең һәрберсе кулына һәлак итү коралын тотып килсен!» — дигәнен ишеттем.
2 Мин төньякка караган югары капка+ ягыннан килгән алты кешене күрдем. Һәрберсенең кулында җимерер өчен корал иде. Алар белән бергә җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы* таккан бер кеше бар иде. Алар килделәр дә бакыр мәзбәх янына бастылар.+
3 Аннары Исраи́л Аллаһысының даны+ керубимнәр өстеннән изге урынның бусагасына күчте,+ һәм Аллаһы җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене чакырды.
4 Йәһвә аңа болай диде: «Шәһәрне — Иерусалимны әйләнеп чык һәм анда башкарыла торган чирканыч бар эшләр+ аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан кешеләрнең+ маңгаена билге куй».
5 Шунда аның калганнарга болай дип әйткәнен ишеттем: «Аның артыннан барып шәһәрне әйләнеп чыгыгыз һәм кешеләрне үтерегез. Күзегез аларны кызганмасын, һәм аларга һичнинди рәхимлелек күрсәтмәгез.+
6 Картны, егетне, гыйффәтле кызны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны — барысын үтерегез.+ Әмма билге куелган кешеләрнең берсенә дә тимәгез.+ Изге урынымнан башлагыз».+ Шунда алар йорт алдында басып торган өлкәннәрдән башладылар.+
7 Аннары ул аларга болай диде: «Йортны нәҗесләгез һәм ишегалларын үтерелгән кешеләр белән тутырыгыз.+ Барыгыз!» Алар китте һәм шәһәрдәге кешеләрне үтерә башлады.
8 Алар кешеләрне үтереп йөргәндә, мин берүзем калдым. Мин, йөзтүбән капланып, болай дип кычкырып җибәрдем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Син Иерусалимга үз ярсуыңны яудырып Исраилдә калган һәр кешене юк итәргә җыенасыңмыни?»+
9 Шунда ул миңа болай диде: «Исраил һәм Яһүд халкының җинаятьләре бик, бик зур.+ Бу җирнең һәр читендә кан коела,+ шәһәр бозыклык белән тулы.+ Чөнки алар: „Йәһвә бу җирне калдырды. Йәһвә күрми“,— дип әйтә.+
10 Әмма күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Мин аларга юлларына карап кайтарырмын».
11 Шуннан соң мин җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене күрдем. Ул кайтты һәм: «Мин син кушканны үтәдем»,— диде.
Искәрмәләр
^ Мөгездән ясалган шундый тартмада каләмнәр һәм язу карасы сакланган.