Йәил 2:1—32

  • Йәһвә көне һәм аның зур гаскәре (1—11)

  • Йәһвәгә кире кайтырга өндәү (12—17)

    • «Йөрәкләрегезне ертыгыз» (13)

  • Йәһвәнең үз халкына җавабы (18—32)

    • «Мин үз рухымны... коярмын» (28)

    • Күктә һәм җирдә галәмәтләр (30)

    • Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр (32)

2  Сионда мөгез кычкыртыгыз!+ Изге тавымда сугышка чакырыгыз.Илдә яшәүчеләрнең һәммәсе дә калтырасын,Чөнки Йәһвә көне якынлашып килә,+ ул бик якын!  Ул — дөм караңгылык көне,+Болытлар һәм куе караңгылык көне.+ Ул тауларга төшкән таң яктысы сыман. Менә күпсанлы һәм көчле бер халык,+Андый халыкның элек бер дә булганы юк иде,Киләсе елларда да,Хәтта бер буында да бүтән булмаячак.  Аның алдыннан ут йотып бара,Артыннан ялкын һәлак итә.+ Алдындагы җир Гадә́н бакчасы сыман булса,+Артында ул чүл кебек,Һәм бернәрсә дә котыла алмый.  Аның тышкы күренеше атныкы сыман,Алар сугыш атларыдай чаба.+  Тавышлары тау башларында сикереп барган арбаларныкы сыман,+Салам йотучы учакның чатнавы сыман. Ул хәрби сафка тезелгән куәтле халыкка охшаш.+  Алар аркасында халыклар җәфа чигәр. Һәрберсенең йөзе кызарыр.  Алар сугышчылардай һөҗүм итә,Гаскәриләрдәй стенага менә,Һәрберсе үз юлы белән бара,Берсе дә читкә тайпылмый.  Алар төртешми,Һәрберсе үз юлы белән бара. Кайберәүләрен сугыш кораллары* һәлак итсә дә,Башкалары сафны бозмый.  Алар шәһәргә ыргыла, стена буйлап күтәрелә. Йортларга үрмәләп менә, караклардай тәрәзәләрдән керә. 10  Алардан куркып, җир калтырый, күкләр дерелди. Кояш һәм ай караңгыланды,+Йолдызларның яктылыгы сүрелде. 11  Йәһвә үзенең гаскәре алдында каты тавыш белән кычкырыр,+ аның лагере күпсанлы.+ Аның сүзен үтәүче кодрәтле,Йәһвә көне бөек һәм курку уята.+ Кем аны кичереп чыга алсын?»+ 12  «Шуңа күрә хәзер,— дип әйтә Йәһвә,— ураза тотып,+ яшьләр түгеп һәм үкереп елап,Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз.+ 13  Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,Чөнки ул кызганучан,* шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+Ул бит үз фикерен үзгәртеп* бәла-каза җибәрмәскә әзер. 14  Кем белә, бәлки, ул үз фикерен үзгәртер, ачуын яудырмас+Һәм, сез Йәһвә Аллаһыгыз өченИкмәк бүләге белән шәраб бүләге китерә алсын өчен, фатиха бирер. 15  Сионда мөгез кычкыртыгыз,Ураза игълан итегез, изге җыелыш уздырыгыз.+ 16  Халыкны җыегыз, җыелышны изгеләндерегез.+ Картларны, балаларны һәм сабыйларны бергә туплагыз.+ Кияү — үзенең эчке бүлмәсеннән һәм кәләш үзенең йокы бүлмәсеннән чыксын. 17  Гыйбадәтханә өйалдысы белән корбан китерү урыны арасында+Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре еласын һәм болай дисен: „И Йәһвә, халкыңны кызганчы,Мирасыңны көлкегә калдырма инде,Халыклар аның белән идарә итмәсен иде. Алар бит: „Боларның Аллаһылары кайда?“+ — дияр“. 18  Шунда Йәһвә үз җиренә ашкынып ярдәм итәрҺәм үз халкына рәхимле булыр.+ 19  Йәһвә үз халкына болай дияр: „Менә мин сезгә ашлык, яңа шәраб һәм май җибәрәм. Сез туйганчы ашарсыз,+Һәм мин сезне халыклар алдында бүтән көлкегә калдырмам.+ 20  Мин төньяктан килгәннәрне сездән куармын,Аларны коры ташландык җиргә кадәр куа барырмын,Беренче сафларын — көнчыгыш диңгезгә* кадәр,Соңгы сафларын көнбатыш диңгезгә* кадәр таратырмын. Алардан яман ис аңкып торыр,Сасы ис чыгар,+Чөнки Ходай бөек эшләр башкарыр“. 21  И илем, курыкма. Шатланып куан, чөнки Йәһвә бөек эшләр башкарыр. 22  Кыргый хайваннар, курыкмагыз,Чүлдәге утлаулар яшелләнер,+Агачлар җимеш бирер,+Инҗир һәм йөзем агачлары мул уңыш китерер.+ 23  Сио́н уллары, Аллаһыгыз Йәһвә эшләренә куаныгыз һәм шатланыгыз,+Ул бит сезгә күпме кирәк, шулкадәр көзге яңгырлар бирер,Элеккегечә көзге һәм язгы яңгырлар,Шулай ук койма яңгырлар җибәрер.+ 24  Ындыр табаклары сугылган ашлык белән тулыр,Изгечләрдә яңа шәраб һәм май ташып торыр.+ 25  Мин сезгә җибәргән бөек гаскәр —Өерле саранча, канатсыз саранча, комсыз саранча һәм туймас саранча — еллар дәвамында күпме генә ашаса да,Аның китергән зыянын каплармын.+ 26  Сез туйганчы ашарсыз+Һәм сезнең хакка могҗизалар кылганАллаһыгыз Йәһвәнең исемен мактарсыз.+ Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас.+ 27  Сез минем Исраи́л арасында булуымны,+Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә+ икәнемне һәм башка Ходай юк икәнен белерсез! Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас. 28  Шуннан соң мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын,+Улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр,Картларыгыз — төшләр,Егетләрегез күренешләр күрер.+ 29  Ул көннәрдә үз рухымныХәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен. 30  Күктә һәм җирдә галәмәтләр —Кан, ут һәм төтен баганалары күрсәтермен.+ 31  Йәһвәнең бөек һәм курку уятучы көне+ килер алдыннанКояш — караңгылыкка, ә ай канга әйләнер.+ 32  Шунда Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр.+ Чөнки Йәһвә әйткәнчә, Сион тавында һәм Иерусалимда качып котылганнар,Исән калганнар булыр.+ Аларны Йәһвә чакырган.

Искәрмәләр

Яки «уклар».
Яки «киң күңелле».
Яки «үкенеп».
Ягъни Үле диңгезгә.
Ягъни Урта диңгезгә.