Канун 10:1—22

  • Яңадан ике таш такта ясау (1—11)

  • Йәһвә нәрсә таләп итә? (12—22)

    • Йәһвәне тирән хөрмәт ит һәм ярат (12)

10  Шул вакытта Йәһвә миңа әйтте: „Үзеңә беренче таш такталарга охшаш ике таш такта яса,+ һәм тауга минем яныма мен. Шулай ук үзеңә агач сандык* яса.  Мин ул такталарга син ваткан беренче такталарда булган сүзләрне язармын, һәм син аларны сандыкка сал“.  Шунда мин сәрви* агачыннан сандык һәм беренче таш такталарга охшаш ике таш такта ясадым һәм шушы такталарны кулыма тотып, тауга мендем.+  Ул бу такталарга элек язган сүзләрне+ — Ун әмерне*+ язды. Аларны Йәһвә сез җыелган көнне+ тауда ут эченнән сөйләгән иде.+ Йәһвә аларны миңа бирде.  Аннары мин борылып таудан төшеп киттем+ һәм, Йәһвә миңа боерганча, бу такталарны үзем ясаган сандыкка саклар өчен салдым.  Аннары исраиллеләр Бәхиру́т-бәнә́-ягаканнан Мусирәткә китте. Анда Һарун вафат булды, һәм аны җирләделәр.+ Аның урынына улы Илгаза́р рухани булып хезмәт итә башлады.+  Аннан алар Гөдгөдәгә китте, Гөдгөдәдән Йотбатага+ — су ташкыннары* аккан җиргә китте.  Шул вакытта Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөртер өчен,+ Йәһвә алдында хезмәт итәр өчен һәм халыкны Аллаһы исеменнән фатихалар өчен,+ Йәһвә Ле́ви+ кабиләсен аерып куйды. Алар бүгенгә кадәр шулай эшли дә.  Шуңа күрә Ле́вигә үз абый-энеләре белән өлеш я мирас бирелмәде. Аллаһыгыз Йәһвә аңа әйткәнчә, аның мирасы — Йәһвә.+ 10  Мин тауда элеккеге кебек 40 көн һәм 40 төн булдым,+ һәм Йәһвә мине бу юлы да тыңлады.+ Йәһвә сезне юк итәргә теләмәде. 11  Аннары Йәһвә миңа: „Халыкны юлга әзерләп, мин ата-бабаларына бирергә ант иткән җирне яулап алсыннар өчен, алар алдыннан бар“,— диде.+ 12  И Исраи́л, Аллаһың Йәһвә синнән нәрсә таләп итә?+ Шуны гына: Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит,+ аның бөтен юлларыннан йөр,+ аны ярат, Аллаһың Йәһвәгә бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның* белән+ хезмәт ит 13  һәм Йәһвәнең мин сиңа бүген үз файдаң өчен үтәргә кушкан әмерләрен һәм кагыйдәләрен тот.+ 14  Менә, күкләр, хәтта күкләрнең күкләре,* җир һәм андагы бөтен нәрсә — Аллаһыгыз Йәһвәнеке.+ 15  Ләкин Йәһвә синең ата-бабаларыңа гына якынлашты һәм үз мәхәббәтен күрсәтте, һәм ул бөтен халыклардан аларның токымын — сине сайлады.+ Һәм бүген сез аныкы. 16  Хәзер үз йөрәкләрегезне сафландырыгыз*+ һәм шулкадәр кире беткән булмагыз.+ 17  Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — аллалар Аллаһысы+ һәм раббылар Раббысы, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы, ул һәркемгә бертигез карый+ һәм ришвәт алмый. 18  Ул атасыз баланы* һәм тол хатынны гадел хөкем итә,+ килмешәкне ярата+ һәм аңа ризык белән кием бирә. 19  Сез дә килмешәкне яратырга тиеш, чөнки сез үзегез Мисыр җирендә килмешәкләр идегез.+ 20  Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит, аңа хезмәт ит,+ аңа нык тотын һәм аның исеме белән ант ит. 21  Аны гына макта.+ Ул синең Аллаһың, ул синең өчен үз күзләрең белән күргән барлык бу бөек һәм курку-хөрмәт уятучы эшләрне башкарды.+ 22  Синең ата-бабаларың Мисырга килгәндә 70 җан иде,+ ә хәзер Аллаһың Йәһвә сине күкләрдәге йолдызлардай күпсанлы итте.+

Искәрмәләр

Яки «әрҗә».
Ягъни акация.
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Яки «иң югары күкләр».
Сүзгә-сүз «сөннәтләгез».
Яки «ятимне».