Канун 11:1—32

  • Сез Йәһвәнең бөеклеген күрдегез (1—7)

  • Вәгъдә ителгән җир (8—12)

  • Тыңлаучанлык өчен фатихалар (13—17)

  • Аллаһы сүзләрен йөрәккә сеңдерергә кирәк (18—25)

  • «Фатиха һәм каргыш» (26—32)

11  Син Аллаһың Йәһвәне яратырга,+ аның алдындагы бурычларыңны һәм аның кагыйдәләрен, хөкемнәрен һәм әмерләрен һәрвакыт үтәргә тиеш.  Сез яхшы беләсез, мин бүген Аллаһыгыз Йәһвәнең тәрбиясен,+ аның бөеклеген,+ аның куәтле һәм кодрәтле кулын+ белмәгән һәм күрмәгән улларыгызга түгел, ә сезгә мөрәҗәгать итәм.  Улларыгыз аның Мисырда Мисыр патшасы фиргавенгә һәм аның бөтен җиренә күрсәткән галәмәтләрен һәм кылган эшләрен+  һәм Мисыр гаскәрләре, фиргавен атлары һәм аның хәрби арбалары сезнең арттан куганда, Йәһвәнең аларны Кызыл диңгез сулары белән каплаганын һәм мәңгегә* юк иткәнен күрмәгән.+  Алар Аллаһының чүлдә сезнең өчен бу җиргә җиткәнчегә кадәр нәрсә эшләгәнен  һәм Руби́н кабиләсеннән Илиабның уллары Дата́н һәм Абира́м белән нәрсә эшләгәнен күрмәгән. Аларны, өйдәгеләрен, чатырларын һәм алар белән бергә булган кешеләрне һәм хайваннарны бөтен Исраилнең күз алдында җир ачылып йоткан бит.+  Йәһвә кылган бөтен бу бөек эшләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.  Мин бүген биргән бөтен әмерләрне сез үтәргә тиеш, шулчак сез көчәерсез һәм бу җиргә кереп, аны яулап алырсыз  һәм Йәһвә ата-бабаларыгызга һәм аларның токымнарына* бирергә ант иткән җирдә+ — сөт белән бал аккан җирдә+ озак яшәрсез.+ 10  Сез биләп алырга барган җир сез чыккан Мисыр җире кебек түгел. Мисырда сез орлык чәчеп, җирне, яшелчә бакчасын сугарган кебек, аякларыгыз белән сугара* идегез. 11  Ә сез кереп яулап алырга торган җир — таулар һәм үзәнлекләр җире.+ Ул күкләрдән яуган яңгыр суларына туена.+ 12  Ул — Аллаһыгыз Йәһвә кайгырткан җир. Елның башыннан алып ахырына хәтле Аллаһыгыз Йәһвәнең күзләре һәрвакыт шунда төбәлгән. 13  Мин сезгә тотарга кушкан әмерләремне тырышып үтәсәгез һәм Аллаһыгыз Йәһвәне яратып, аңа бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән хезмәт итсәгез,+ 14  ул* да җирегезгә үз вакытында яңгыр — көзге һәм язгы яңгыр бирер, һәм сез ашлык җыярсыз, сездә яңа шәраб һәм май булыр.+ 15  Кырларыгызда ул* мал-туарыгыз өчен үсемлекләр үстерер, һәм сез туйганчы ашарсыз.+ 16  Сак булыгыз, йөрәгегез алданып, юлдан язмагыз һәм башка илаһларга табынып сәҗдә кылмагыз.+ 17  Юкса сезгә Йәһвәнең ачуы кабыныр, һәм ул күкләрне ябар, шулчак яңгыр яумас,+ җир үз уңышын бирмәс, һәм сез Йәһвә сезгә бирәчәк яхшы җирдән тиз юк булырсыз.+ 18  Сез минем бу сүзләремне йөрәкләрегезгә һәм җаннарыгызга* сеңдерергә һәм аларны кулыгызга искә төшерүләрне бәйләгәндәй бәйләргә тиеш, һәм алар маңгаегызда тасма сыман булсын.+ 19  Аларны балаларыгызга өйрәтегез: алар турында өегездә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләгез.+ 20  Аларны өегезнең ишек яңакларына һәм капкаларыгызга язып куегыз. 21  Шулчак үзегез дә, улларыгыз да Йәһвә ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җирдә+ озак яшәрсез:+ күкләр җир өстендә күпме торса, шулкадәр яшәрсез. 22  Мин биргән бу әмерне җентекләп үтәсәгез һәм аны тотсагыз, ягъни Аллаһыгыз Йәһвәне яратсагыз,+ аның бар юлларыннан йөрсәгез һәм аңа тотынсагыз,+ 23  Йәһвә бөтен бу халыкларны сезнең алдан куып җибәрер,+ һәм сез үзегездән бөегрәк һәм зуррак халыкларны басып алырсыз.+ 24  Аякларыгыз баскан һәр җир сезнеке булып китәр.+ Сезнең чикләрегез чүлдән алып Ливанга кадәр, бөек елгадан — Евфрат елгасыннан алып көнбатыш диңгезгә* кадәр булыр.+ 25  Беркем дә сезгә каршы тора алмас.+ Аллаһыгыз Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, сез барачак җирдәге халыкларны сездән курка һәм котлары алына торган итәр.+ 26  Менә, мин сезгә бүген фатиха һәм каргыш тәкъдим итәм:+ 27  Аллаһыгыз Йәһвәнең мин сезгә бүген биргән әмерләренә буйсынсагыз, фатиха алырсыз,+ 28  ә Аллаһыгыз Йәһвәнең әмерләренә буйсынмасагыз+ һәм мин бүген сезгә барырга кушкан юлдан тайпылып, үзегез белмәгән илаһларга иярсәгез, каргыш алырсыз. 29  Аллаһыгыз Йәһвә сезне биләп аласы җиргә китергәч, сез бу фатиханы, Гәризи́м тавында, ә каргышны Гиба́л тавында игълан итәргә тиеш.+ 30  Бу таулар Үрдүннең икенче ягында — көнбатыш ягында, Арабада яшәүче кәнганлылар җирендә, Мөредәге зур агачлар янында, Гилгә́л каршысында урнашкан түгелме?+ 31  Сез, Аллаһыгыз Йәһвә бирәчәк җиргә кереп, аны биләп алыр өчен, Үрдүнне кичәсез.+ Аны биләп алгач һәм анда яши башлагач, 32  бүген мин биргән бөтен кагыйдәләрне һәм хөкемнәрне тырышып үтәгез.+

Искәрмәләр

Яки «бу көнгә кадәр».
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни аяк көчен кулланып, су тәгәрмәчен әйләндерү я арыклар үткәрү һәм ачып җибәрү.
Сүзгә-сүз «мин». Аллаһыга карый.
Сүзгә-сүз «мин». Аллаһыга карый.
Ягъни Бөек диңгезгә (Урта диңгезгә).