Канун 13:1—18

  • Мөртәтләргә кагылышлы күрсәтмәләр (1—18)

13  Әгәр халкыңнан берәр пәйгамбәр я төшләр күреп киләчәкне әйтүче килеп чыкса һәм сиңа берәр билге я галәмәт белдерсә,  һәм ул сиңа әйткән билге я галәмәт чынга ашса, һәм ул син белмәгән илаһлар турында: „Әйдә, башка илаһларга иярик һәм аларга хезмәт итик“,— дисә,  бу пәйгамбәрнең я төш күрүченең сүзләрен тыңлама,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне Аллаһыгыз Йәһвәне бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән яратасызмы+ икәнен белер өчен сыный.+  Аллаһыгыз Йәһвәгә иярегез, аны тирән хөрмәт итегез, аның әмерләрен үтәгез, аны тыңлагыз. Аңа гына хезмәт итегез һәм аңа гына нык тотыныгыз.+  Ә ул пәйгамбәр я төш күрүче үтерелергә тиеш,+ чөнки ул сезне, Аллаһыгыз Йәһвә йөрергә кушкан юлдан яздырыр өчен, Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы баш күтәрергә котырта. Аллаһыгыз бит сезне Мисыр җиреннән алып чыкты һәм сезне коллык йортыннан йолып алды. Арагыздан явызлыкны бетерегез.+  Әгәр абый-энең — әниеңнең улы, я улың, я кызың, я сөекле хатының, я иң якын* дустың сине яшертен генә вәсвәсәләргә тырышып: „Әйдә, башка илаһларга хезмәт итик“,— дисә,+ үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән илаһларга,  җирнең бер читеннән икенчесенә кадәр яшәгән халыкларның — яныңда яшиме алар я ерактамы — илаһларына хезмәт итәргә чакырса,  син аңа бирешмә һәм аны тыңлама,+ аны жәлләмә дә, кызганма да, яклама да,  ә, һичшиксез, аны үтер.+ Аны үтерүдә синең кулың беренче, ә бөтен халыкның кулы синекеннән соң булсын.+ 10  Син аны ташлар атып үтерергә тиеш,+ чөнки ул сине Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан Аллаһың Йәһвәдән читләштерергә тырышты. 11  Шунда бөтен Исраи́л моны ишетеп, куркуга калыр, һәм араңда андый начар нәрсә бүтән беркайчан да эшләнмәс.+ 12  Әгәр Аллаһың Йәһвә сиңа яулап алырга биргән шәһәрләреңнең берсендә син 13  яраксыз кешеләрнең үз шәһәрләрендә яшәүчеләрне Аллаһыдан алып китәргә тырышканын һәм сине үзең белмәгән башка илаһларга хезмәт итәргә чакырганын ишетсәң, 14  син бу турыда җентекләп сораштыр һәм моны тирәнтен тикшер.+ Һәм араңда андый кабахәтлекнең эшләнгәне расланса, 15  син, һичшиксез, ул шәһәрнең яшәүчеләрен кылыч белән үтерергә тиеш.+ Шәһәрне һәм андагы бөтен нәрсәне, шул исәптән мал-туарны, кылычтан кичереп юк ит.+ 16  Аннары шәһәрдә җыелган бөтен табышны аның мәйданына алып кил дә шәһәрне яндыр. Андагы табыш Аллаһың Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны кебек булыр. Ул хәрабәләр өеме булып калыр. Ул беркайчан да яңадан торгызылмас. 17  Йәһвә үзенең ялкынлы ачуын басып, сиңа шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтсен өчен һәм, ата-бабаларыңа ант иткәнчә, сине ишәйтсен өчен,+ юк ителүгә аерып куелган нәрсәләрдән үзеңә берни алма.+ 18  Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бөтен әмерләрне үтәп Аллаһың Йәһвәгә буйсын һәм шулай итеп Аллаһың Йәһвә күзендә дөрес булганны эшлә.+

Искәрмәләр

Яки «үз җаныңдай якын».