Канун 14:1—29

  • Үлеләр хакына урынсыз йолалар (1, 2)

  • Чиста һәм нәҗес ризык (3—21)

  • Йәһвә өчен уннан бер өлеш (22—29)

14  Сез — Аллаһыгыз Йәһвәнең уллары. Үлгән кеше хакына үзегезгә яра ясамагыз+ я кашларыгызны* кырмагыз.+  Чөнки син Аллаһың Йәһвә өчен изге халык,+ һәм Йәһвә сине җир йөзендәге барлык халыклардан үз халкы — махсус* милке итәр өчен сайлады.+  Бернинди җирәнгеч нәрсәне ашама.+  Сезгә менә мондый хайваннарны ашарга рөхсәт ителә:+ үгез, сарык, кәҗә,  болан, газәл, кыр кәҗәсе, кыргый кәҗә тәкәсе, җәйран, кыр сарыгы һәм тау сарыгы.  Сез тоягы икегә аерылган күшәүче һәркайсы хайванны ашый аласыз.  Әмма кайбер күшәүче яки тояклары икегә аерылган хайваннарны ашамагыз. Менә алар: дөя, куян һәм кыя даманы. Чөнки алар күшәүче, ләкин тояклары икегә аерылмаган. Алар сезнең өчен нәҗес.+  Шулай ук дуңгыз, чөнки аның тоягы икегә аерылган, ләкин ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз.  Суда яшәүче тереклекнең мондыйларын ашарга ярый: канатлары һәм тәңкәләре булган һәр нәрсәне ашый аласыз.+ 10  Ләкин канатлары һәм тәңкәләре булмаганнарын ашамагыз. Алар сезнең өчен нәҗес. 11  Сез һәркайсы чиста кошны ашый аласыз. 12  Ләкин боларны ашамагыз: бөркет, балыкчы карчыга, кара гриф,+ 13  кызыл тилгән, кара тилгән һәм башка тилгәннәрнең бар төрләре, 14  козгынның һәр төре, 15  тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 16  кечкенә ябалак, колаклы ябалак, аккош, 17  баба кошы, гриф, баклан, 18  ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 19  Җирдә мыж килгән канатлы һәр тереклек* сезнең өчен нәҗес. Аларны ашарга ярамый. 20  Һәркайсы очучы чиста тереклекне ашый аласыз. 21  Бернинди үлгән хайванны ашамагыз.+ Аны шәһәрләреңдә яшәгән килмешәккә бирә аласың, һәм ул аны ашый ала. Я аны чит ил кешесенә сатып була. Син бит Аллаһың Йәһвә өчен изге халык. Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермә.+ 22  Син ел саен кырда орлыгыңнан үскән һәр нәрсәнең уннан бер өлешен бирергә тиеш.+ 23  Ашлыгыңның, яңа шәрабыңның, маеңның уннан бер өлешен һәм эре һәм вак терлекнең беренче балаларын Аллаһың Йәһвә алдында ул үзенең исеме өчен сайлаган урында аша.+ Шулай итеп син Аллаһың Йәһвәне һәрвакыт тирән хөрмәт итәргә өйрәнерсең.+ 24  Ләкин Аллаһың Йәһвә үзенең исеме өчен сайлаган урын+ синнән ерак булса һәм, Аллаһың Йәһвә сине фатихалаганга, ул бүләкләрне анда алып бару авыр булса, 25  син аларны акчага әйләндер һәм, акчаңны алып, Аллаһың Йәһвә сайлаячак урынга бар. 26  Шунда син акчаңны теләгән* һәр нәрсәгә, җаның сораган нәрсәгә: эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләргә тота аласың. Һәм син — үзең һәм өйдәгеләрең — анда Аллаһың Йәһвә алдында аша һәм сөен.+ 27  Шәһәрләреңдә яшәүче ле́вилене дә кайгыртмый калма,+ чөнки аңа синең белән өлеш я мирас бирелмәде.+ 28  Һәр өч елның азагында шул ел уңышының уннан бер өлешен китер һәм аны үз шәһәрләреңдә сакла.+ 29  Шунда синең белән өлеш я мирас бирелмәгән ле́виле, шәһәрләреңдә яшәүче килмешәк, атасыз бала* һәм тол хатын килсен һәм туйганчы ашасын,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сине бар эшләреңдә фатихалар.+

Искәрмәләр

Яки «маңгайларыгызны».
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «бөҗәк».
Яки «җаның теләгән».
Яки «ятим».