Канун 17:1—20

  • Корбаннар кимчелексез булырга тиеш (1)

  • Мөртәтлек очракларын хәл итү (2—7)

  • Хөкем итү өчен авыр эшләр (8—13)

  • Буласы патша хакында җитәкчелек (14—20)

    • Патша Канунның күчермәсен язып алырга тиеш (18)

17  Аллаһың Йәһвәгә корбанга җитешсезлеге булган я имгәнгән үгез я сарык китермә, чөнки бу Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч булыр.+  Әйтик, Аллаһың Йәһвә бирәчәк берәр шәһәреңдә синең араңнан берәр ир-ат я хатын-кыз Аллаһың Йәһвә күзендә начар булганны эшли һәм аның килешүен боза, ди.+  Ул, юлдан язып, башка илаһларга табына һәм аларга я кояшка, айга я бөтен күк гаскәренә сәҗдә кыла, ди,+ ә мин моны тыйдым.+  Сиңа бу турыда хәбәр ителгәч я син үзең моның турында ишеткәч, моны җентекләп тикшереп чык. Әгәр Исраилдә андый җирәнгеч нәрсәнең эшләнгәне расланса,+  бу явызлыкны эшләгән ир-атны я хатын-кызны шәһәр капкалары янына китер, ул ташлар атып үтерелергә тиеш.+  Бу кеше ике я өч шаһитнең шаһитлеге нигезендә+ үтерелергә тиеш. Ул бер шаһитнең шаһитлеге буенча үтерелергә тиеш түгел.+  Аны үтерүдә шаһитләрнең кулы беренче, ә бөтен халыкның кулы аларныкыннан соң булсын. Син үз араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+  Әгәр шәһәрләреңнең берсендә сиңа хөкем итәр өчен бик авыр берәр эш — кан коюга бәйлеме ул,+ я берәр дәгъвалашу, я көч куллану, я башка берәр нинди бәхәсләшүме — килеп чыкса, Аллаһың Йәһвә сайлаячак урынга бар.+  Ле́виле руханиларга һәм шул көннәрдә хезмәт иткән хөкемчегә бар+ һәм аларга бу эшне сөйләп бир. Алар сиңа карарны белдерер.+ 10  Аннары Йәһвә сайлаган урында әйтелгән карар буенча эш ит. Әйткәннәренең барысын җентекләп үтә. 11  Алар сиңа күрсәткән канун буенча һәм игълан иткән карар буенча эш ит.+ Шул карардан читкә — уңга да, сулга да тайпылма.+ 12  Аллаһың Йәһвәгә хезмәт иткән руханины я хөкемчене тыңламыйча, үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш иткән кеше үләргә тиеш.+ Син Исраилдән явызлыкны бетерергә тиеш.+ 13  Шунда бөтен халык моны ишетеп куркуга калыр һәм бүтән үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итмәс.+ 14  Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч һәм, аны биләп алып, анда яши башлагач, син: „Үземә тирә-яктагы халыклар кебек патша куйыйм әле“,— дисәң,+ 15  Аллаһың Йәһвә сайлаячак патшаны куй.+ Патшаны үз кардәшләрең арасыннан сайла. Үзеңә кардәш булмаган чит ил кешесен патша итеп куйма. 16  Әмма патша үзенә күп атлар сатып алмасын+ һәм халыкны, күбрәк атлар алыр өчен, Мисырга кайтармасын,+ чөнки Йәһвә сезгә: „Беркайчан да бу юл белән кире кайтмагыз“,— диде. 17  Ул, йөрәге азып китмәсен өчен, үзенә күп хатыннар да алмасын,+ үзе өчен бик күп көмеш һәм алтын да тупламасын.+ 18  Ул, патша тәхетенә утыргач, төргәккә үзе өчен ле́виле руханилар саклаган Канунның күчермәсен язып алырга тиеш.+ 19  Ул аңарда булсын, һәм ул аны үз гомеренең бөтен көннәрендә укысын,+ шулчак ул Аллаһысы Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә һәм бу Канунның бөтен сүзләрен дә, шушы кагыйдәләрне дә үтәргә өйрәнер.+ 20  Шулчак аның йөрәге үз кардәшләреннән өстен күтәрелмәс, һәм ул әмерләрдән читкә — уңга да, сулга да тайпылмас, һәм ул үзе һәм аның уллары Исраил арасында үз патшалыгы өстеннән озак идарә итә алыр.

Искәрмәләр