Канун 18:1—22

  • Руханиларның һәм левилеләрнең өлешләре (1—8)

  • Сихерчелек тыела (9—14)

  • Муса кебек пәйгамбәр (15—19)

  • Ялган пәйгамбәрләрне ачыклау (20—22)

18  Ле́виле руханиларга һәм хәтта бөтен Ле́ви кабиләсенә Исраи́л белән өлеш я мирас бирелмәсен. Алар Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннарны — аның өлешен ашасын.+  Шулай итеп, аларның үз кардәшләре арасында мирасы булмасын. Аларның мирасы — Йәһвә, моны аларга ул үзе әйтте.  Халыктан берәрсе корбан китергәндә — үгезме ул, сарыкмы — руханига биреләсе өлеш: алгы бот, казналык һәм ашказаны.  Ашлыгыңның беренче уңышын, яңа шәрабыңның һәм маеңның беренчесен, шулай ук хайваннарыңның кыркылган беренче йонын аңа бир.+  Йәһвә исеменнән һәрвакыт хезмәт итсеннәр өчен, Аллаһың Йәһвә синең барлык кабиләләреңнән аны һәм аның улларын сайлады.+  Ләкин Исраилдәге шәһәрләреңнең берәрсендә яшәгән берәр ле́виле,+ шул шәһәрне ташлап китеп, Йәһвә сайлаячак* урынга барырга теләсә,*+  ул шунда, үзенең бар кардәшләре — анда Йәһвә каршында хезмәт иткән ле́вилеләр кебек үк, үз Аллаһысы Йәһвә исеменнән хезмәт итсен.+  Ул, үзенең ата-бабасының милкен сатудан килгән кеременә карамастан, аларның ризыгына тиң өлеш алсын.+  Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч, андагы халыкларның җирәнгеч эшләренә өйрәнмә.+ 10  Синең араңда үз улын я кызын утта яндыручы,*+ күрәзәчелек итүче,+ сихерчелек кылучы,+ фал ачучы,+ 11  башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга+ я багучыга+ баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче+ булмасын. 12  Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч, һәм шул җирәнгеч эшләр аркасында Аллаһың Йәһвә ул халыкларны синең алдыңнан куа. 13  Аллаһың Йәһвә алдында саф бул.+ 14  Син басып алачак халыклар сихерчелек+ һәм күрәзәчелек+ белән шөгыльләнүчеләрне тыңлаган, сиңа исә Аллаһың Йәһвә андый эшләр кылырга рөхсәт итми. 15  Аллаһың Йәһвә сиңа кардәшләрең арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк. Аны тыңла.+ 16  Сиңа шулай итеп җавап бирелә, син бит Хоре́б янында җыелган көнне+ Аллаһың Йәһвәдән: „Үлмәс өчен, мин Аллаһым Йәһвәнең тавышын ишетмәсәм иде һәм бу бөек утны бүтән күрмәсәм иде“,— диеп сораган идең.+ 17  Шунда Йәһвә миңа болай диде: „Алар яхшы сүзләр әйтте. 18  Мин аларга үз кардәшләре арасыннан синең кебек пәйгамбәр бирермен+ һәм аңа үз сүзләремне әйтермен,+ һәм ул аларга мин әйтергә кушканнарның барысын сөйләр.+ 19  Аның минем исемемнән сөйләячәк сүзләрен тыңламаган кешене мин, һичшиксез, җавапка тартырмын.+ 20  Әгәр берәр пәйгамбәр, үзбелдеклеләнеп, минем исемемнән мин кушмаганны сөйләсә я башка илаһлар исеменнән сөйләсә, ул пәйгамбәр үләргә тиеш.+ 21  Әмма син: „Йәһвә сөйләмәгәнен без каян белербез?“ — дип уйлап куярсың. 22  Бу пәйгамбәр Йәһвә исеменнән сөйләсә һәм аның әйткәннәре үтәлмәсә я чынга ашмаса, димәк, ул сүзләрне Йәһвә әйтмәгән. Бу пәйгамбәр аларны үзбелдеклеләнеп сөйләгән. Аңардан курыкма“.

Искәрмәләр

Ягъни Йәһвә гыйбадәт кылу үзәге итеп сайлаячак.
Яки «җаны теләсә».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрүче».