Канун 19:1—21

  • Кан коюда гаепле булу һәм сыену шәһәрләре (1—13)

  • Чик билгеләре күчерелмәсен (14)

  • Хөкем эше һәм шаһитләр (15—21)

    • Ике я өч шаһит таләп ителә (15)

19  Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк җирнең халыкларын Аллаһың Йәһвә тар-мар иткәч һәм син, аларны басып алып, аларның шәһәрләрендә һәм йортларында яши башлагач,+  Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдә өч шәһәр аерып куй.+  Аллаһың Йәһвә сиңа биләп алырга биргән җирне өч өлешкә бүл һәм, кеше үтерүче бу шәһәрләрнең берсенә кача алсын өчен, юллар әзерлә.  Менә нинди очракта кеше үтерүче анда качып исән калыр: ул үз якынын ялгыш үтерсә, әмма аны элек нәфрәт итмәгән булса;+  мәсәлән, ул үз якыны белән урманга утынга барса һәм, агачны чабыйм дип, балтаны күтәргәндә балта тимере сабыннан ычкынып, аның якынына тисә һәм тегесе үлсә, бу кеше үтерүче, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берсенә качсын.+  Ләкин ул шәһәргә кадәр ара бик ерак булса, кан өчен үч алучының,+ ярсып, бу кеше үтерүчене куып җитеп үтерүе бар. Әмма ул, үз якынын элек нәфрәт итмәгәнгә, үлемгә лаек түгел.+  Шуңа күрә мин: „Өч шәһәрне аерып куй“,— дип боерам да.  Аллаһың Йәһвә, ата-бабаларыңа ант иткәнчә, синең җиреңне киңәйтеп,+ сиңа ата-бабаларыңа бирергә вәгъдә иткән бөтен җирне бирсә+  (ә моны ул бүген мин сиңа биргән бөтен бу әмерләрне үтәсәң генә, ягъни Аллаһың Йәһвәне яратсаң һәм һәрвакыт аның юлларыннан йөрсәң генә эшләячәк),+ шул өч шәһәргә тагын өч шәһәр өстә.+ 10  Шулай итеп Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп бирәчәк җирдә гаепсез кешенең каны түгелмәс,+ һәм син кан коюда гаепле булмассың.+ 11  Ләкин берәү үз якынын нәфрәт итсә+ һәм аңа һөҗүм итәр өчен, сагалап торып, аны* яраласа һәм тегесе үлсә, ә ул үзе шул шәһәрләрнең берсенә качса, 12  аның шәһәрендәге өлкәннәр аны качкан җиреннән чакыртып алсын һәм кан өчен үч алучының кулына тапшырсын, һәм ул үләргә тиеш.+ 13  Аны кызганма. Үзеңә яхшы булсын өчен, син Исраилдән гаепсез кешенең канын түгү гаебен бетерергә тиеш.+ 14  Аллаһың Йәһвә биргән җирдә мирасыңны алгач, күршеңнең чик билгесен ата-бабаларың куйган урыннан күчермә.+ 15  Кешене хата я гөнаһ кылуда бер шаһит кенә гаепли алмый.+ Андый эш ике шаһитнең я өч шаһитнең шаһитлеге белән раслансын.+ 16  Берәр шаһит явыз ният белән берәрсенә каршы шаһитлек биреп, аны берәр гөнаһ кылуда гаепләсә,+ 17  бәхәсләшкән бу ике кеше Йәһвә алдына, руханилар һәм ул көннәрдә хезмәт иткән хөкемчеләр каршына бассын.+ 18  Хөкемчеләр бу эшне җентекләп тикшерсен+ һәм, шаһитлек биргән кеше ялган шаһит булып чыкса һәм ул кардәшенә каршы ялган гаеп ташлаган булса, 19  ул үз кардәшенә эшләргә ниятләгәнне үзенә эшлә.+ Син үз араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+ 20  Башкалар моны ишетеп куркуга калыр, һәм араңда андый начар нәрсә бүтән беркайчан да эшләнмәс.+ 21  Аны кызганма:+ җан өчен җан, күз өчен күз, теш өчен теш, кул өчен кул, аяк өчен аяк булсын.+

Искәрмәләр

Яки «аның җанын».