Канун 21:1—23

  • Үле кеше табылса (1—9)

  • Әсирлеккә алынган хатынга өйләнү (10—14)

  • Беренче булып туган угылның хокукы (15—17)

  • Үзсүзле угыл (18—21)

  • Баганага асып куелган кеше ләгънәтле (22, 23)

21  Әгәр Аллаһың Йәһвә биләмәң итеп биргән җирдә, берәр кырда үле кеше табылса һәм аны кем үтергәне билгеле булмаса,  өлкәннәрең һәм хөкемчеләрең+ барып, мәет яткан урыннан якын-тирәдәге шәһәрләргә кадәрге араны үлчәсен.  Аннары мәеткә иң якын урнашкан шәһәрдәге өлкәннәр эре терлектән эштә кулланылмаган һәм камыт күрмәгән тана алсын  һәм аны сөрелмәгән һәм орлык чәчелмәгән, су аккан үзәнгә* алып барсын һәм шунда тананың муенын сындырсын.+  Руханилар — ле́вилеләр анда килсен, чөнки Аллаһың Йәһвә аларны үзенә хезмәт итәргә,+ Йәһвә исеменнән фатихалар игълан итәргә+ сайлады. Көч куллану белән бәйле һәр бәхәсне ничек чишәргә икәнен алар әйтер.+  Шуннан соң мәеткә иң якын шәһәрнең барлык өлкәннәре үзәндә муены сындырылган тана өстендә кулларын юсын+  һәм болай дисен: „Кулларыбыз бу канны түкмәде, һәм күзләребез аның түгелгәнен күрмәде.  И Йәһвә, үзең йолып алган Исраи́л халкыңны+ моның өчен гаепләмә, һәм гаепсез кешенең каны түгелгәне өчен җаваплылык Исраил халкыңда калмасын“.+ Шунда алар кан кою өчен гаепле булмас.  Шулай итеп син, Йәһвә күзендә дөрес булганны эшләп, гаепсез кешенең каны түгелгәне өчен гаепне өстеңнән төшерерсең. 10  Үз дошманнарыңа каршы сугышка барсаң һәм Аллаһың Йәһвә аларны тар-мар иткәч аларны әсирлеккә алсаң+ 11  һәм әсирләр арасында матур бер хатынны күреп, аны ошатсаң һәм үз хатының итәсең килсә, 12  аны үз йортыңа алып кил. Ул башын кырсын, тырнакларын киссен 13  һәм әсирлеккә алынганда кигән киемен салып, йортыңда яшәсен. Ул ай буе ата-анасы өчен кайгырып еласын,+ аннан соң аның белән якынлык кыла аласың; син аның ире, ә ул синең хатының булыр. 14  Ләкин син аны ошатмасаң, ул* теләгән җиренә китсен.+ Әмма аны сатма һәм аңа карата шәфкатьсез булма, чөнки син аны үз хатының булырга мәҗбүр иттең. 15  Әгәр берәр кешенең ике хатыны булып, ул берсен икенчесенә караганда күбрәк яратса һәм икесе дә аңа угыллар тудырса, ә беренче угыл яратмаган хатыныныкы булса,+ 16  ул үз улларына мирасын биргән көнне беренче угылга тиешле хокукны яратмаган хатынының улыннан — беренче угылдан алып, яраткан хатынының улына бирергә тиеш түгел. 17  Ул яратмаган хатынының улын беренче угыл итеп танысын һәм аңа үзенең бар мөлкәтенең ике өлешен бирсен, чөнки ул аның ирлек куәтенең беренче җимеше. Беренче угылга тиешле хокук шул угылныкы.+ 18  Әгәр берәр кешенең үзсүзле һәм буйсынмаучан улы булса һәм ул атасын да, анасын да тыңламаса+ һәм алар аны төзәтергә тырышса, ә ул аларны тыңламаса,+ 19  ата-анасы аны шәһәр капкалары янында утырган өлкәннәргә китерсен 20  һәм аларга: „Безнең бу улыбыз үзсүзле һәм буйсынмаучан, ул безне тыңларга теләми. Ул бирән+ һәм эчкече“+,— дисен. 21  Шунда шәһәрнең бөтен халкы аны ташлар атып үтерсен. Шулай син араңнан явызлыкны бетерергә тиеш, һәм бөтен Исраил моны ишетеп куркуга калыр.+ 22  Әгәр берәр кеше үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылса, аны үтерсәләр+ һәм син аны баганага асып куйсаң,+ 23  аның гәүдәсе төнгә баганада калмасын.+ Аны шул ук көнне җирлә, чөнки баганага асып куелган кеше — Аллаһы ләгънәт иткән кеше.+ Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән җирне нәҗесләмә.+

Искәрмәләр

Яки «елга үзәненә».
Яки «җаны».