Канун 22:1—30

  • Кардәшеңнең хайваннарына игътибарлы бул (1—4)

  • Башка җенестәге кешенең киемен кию (5)

  • Хайваннарга карата игелек (6, 7)

  • Түбә өчен култыкса (8)

  • Ике төрле нәрсәне кушма (9—11)

  • Бөркәнчеккә чуклар тагу (12)

  • Җенси җинаятьләр турында кануннар (13—30)

22  Кардәшеңнең адашкан үгезен я сарыгын күрсәң, аны игътибарсыз калдырып китмә.+ Аны кардәшеңә илтеп куй.  Ләкин кардәшең еракта яшәсә я син аны белмәсәң, хайванны өеңә алып кайт һәм кардәшең аны эзли башлаганчы үзеңдә тот. Шунда аны аңа кайтар.+  Аның ишәге, аның киеме — кардәшең югалткан, ә син тапкан бар нәрсәсе белән шулай эшлә. Моны игътибарсыз калдырып китә күрмә.  Кардәшеңнең юлда егылган ишәген я үгезен күрсәң, аны игътибарсыз калдырып китә күрмә. Аңа хайванны торгызырга ярдәм ит.+  Хатын-кыз ир-атның, ир-ат хатын-кызның киемен кияргә тиеш түгел. Чөнки шулай эшләгән һәркем Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч.  Юлда барганда агачта я җирдә берәр кошның балалары я йомыркалары булган оясына тап булсаң, һәм ул кош балалары я йомыркалары өстендә утырса, аның балаларын анасы белән бергә алма.+  Ана кошны җибәр, ә балаларын ала аласың. Сиңа яхшы булсын өчен һәм озак яшәр өчен шулай эшлә.  Яңа йорт төзегәндә түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен, култыкса яса.+  Йөзем бакчаңа башка төрле орлык чәчмә.+ Юкса орлыгыңнан үскән бөтен нәрсә, шулай ук йөзем бакчасы биргән бөтен уңыш изге урынга алыныр. 10  Сукалаганда, үгез белән ишәкне бергә җикмә.+ 11  Йон катыш җитеннән тукылган кием кимә.+ 12  Үзеңнең бөркәнчегеңнең дүрт почмагына чуклар так.+ 13  Берәр ир кеше үзенә хатын алып, аның белән якынлык кылса, ләкин аннан соң аны нәфрәт итә башласа* 14  һәм аны бозыклыкта гаепләп: „Мин бу хатынны алдым, әмма аның белән якынлык кылганда аның гыйффәтле булмаганын ачыкладым“,— диеп, яманатын чыгарса, 15  бу кызның әти-әнисе шәһәр капкалары янындагы өлкәннәргә аның гыйффәтлелек дәлилен китерсен. 16  Ул кызның әтисе өлкәннәргә болай дисен: „Мин кызымны бу кешегә хатынлыкка бирдем, ә ул аны нәфрәт итә 17  һәм: „Кызың гыйффәтле түгел иде“,— диеп, аны бозыклыкта гаепли. Менә кызымның гыйффәтлелек дәлиле“. Аннары алар шәһәрнең өлкәннәре алдына тукыманы җәйсен. 18  Шәһәр өлкәннәре+ бу ир кешегә җәза бирсен.+ 19  Алар аңардан 100 шәкыл* көмеш түләтеп, ул кызның әтисенә бирсен, чөнки ул ир кеше Исраилнең гыйффәтле кызына яла якты.+ Ул аның хатыны булып калсын. Бу ир кешегә аның белән гомере буена аерылышырга рөхсәт ителми. 20  Әмма бу гаепләү дөрес булып чыкса һәм ул кызның гыйффәтле булуына дәлил булмаса, 21  алар ул кызны әтисе йортының керү урыны янына алып чыксын һәм шул шәһәрнең халкы аны ташлар атып үтерсен, чөнки ул үз әтисе йортында фахишәлек кылып,+ Исраилдә хурлыклы эш эшләгән.+ Шулай итеп син араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+ 22  Әгәр берәр ир башка кешенең хатыны белән ятса, алар икесе дә — бу хатын белән яткан ир дә, шул хатын да үләргә тиеш.+ Шулай итеп Исраилдән явызлыкны бетер. 23  Берәр ир кеше шәһәрдә башка иргә ярәшелгән кызны очратып, аның белән ятса, 24  аларның икесен дә — кызны шәһәрдә кычкырмаганы өчен, ә ирне якынының хатынын мәсхәрә иткәне өчен — бу шәһәрнең капкалары янына китереп, ташлар атып үтерегез.+ Шулай итеп араңнан явызлыкны бетер. 25  Әмма ир кеше ярәшелгән кызны кырда очратып, аны көчләсә, аның белән яткан ир үләргә тиеш, 26  ә кызга бернәрсә эшләмә. Ул үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылмады. Бу берәр кешенең үз якынына һөҗүм итеп, аны* үтерүе белән бер.+ 27  Чөнки ул аны кырда очраткан, һәм бу ярәшелгән кыз кычкырса да, аны коткаручы булмаган. 28  Берәр ир ярәшелмәгән берәр гыйффәтле кызны очратса һәм аны тотып алып, аның белән ятса һәм бу ачыкланса,+ 29  аның белән яткан ир кеше кызның әтисенә 50 шәкыл көмеш бирергә тиеш, һәм ул аның хатыны булып китәр.+ Аны мыскыл иткәне өчен, аңа гомере буена аның белән аерылышырга рөхсәт ителмәс. 30  Бер кеше дә, үз әтисен хур итмәс өчен, аның хатынына өйләнмәсен.+

Искәрмәләр

Яки «кире какса».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «аны, җанны».