Канун 23:1—25

  • Аллаһы җыелышының өлеше була алмаган кешеләр (1—8)

  • Тукталу урынында сафлык (9—14)

  • Качкын коллар (15, 16)

  • Фәхешлек тыела (17, 18)

  • Риба һәм нәзер әйтү (19—23)

  • Үтеп баручыга ашарга рөхсәт ителә (24, 25)

23  Күкәйләре имгәтелгән я җенси әгъзасы кисеп алынган бернинди кеше Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+  Никахтан тыш туган бернинди угыл Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+ Хәтта унынчы буынга кадәр аның токымнары Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.  Амунлы да, моаблы да Йәһвә җыелышының өлеше була алмый.+ Аларның токымнары хәтта унынчы буынга кадәр һәм шуннан соң да Йәһвә җыелышының өлеше була алмый,  чөнки алар, сез Мисырдан чыккач, сезгә ризык һәм су биреп ярдәмгә килмәде+ һәм сезне каһәрләр* өчен Месопотамиядәге Петордан Бигу́р улы Бильямны яллады.+  Ләкин Аллаһың Йәһвә Бильямны тыңларга теләмәде.+ Киресенчә, Аллаһың Йәһвә синең хакка ләгънәтне фатихага әйләндерде,+ чөнки Аллаһың Йәһвә сине яратты.+  Аларның имин һәм рәхәтләнеп яшәвенә беркайчан булышлык итмә.+  Эдомлыны нәфрәт итмә, чөнки ул синең кардәшең.+ Мисырлыны нәфрәт итмә, чөнки син аның илендә килмешәк булдың.+  Аларның өченче буын балалары Йәһвә җыелышының өлеше була ала.  Дошманнарыңа каршы сугыш башларга дип чатырлар корып урнашсаң, һәркайсы начар нәрсәдән* саклан.+ 10  Берәр ир кеше төнлә орлыгы бүленеп чыгудан нәҗес булып китсә,+ тукталу урыныннан чыгып китсен һәм анда кермәсен. 11  Кич җиткәч, ул юынсын һәм шуннан соң, кояш баегач, тукталу урынына кайта ала.+ 12  Аулак урын* тукталу урыныннан читтә булсын, тышка шунда чык. 13  Кирәк-яракларың арасында кечкенә көрәк тә булсын. Тышка чыкканда, аның белән чокыр казы һәм тизәгеңне күмеп куй. 14  Чөнки Аллаһың Йәһвә, сине коткарыр өчен һәм дошманнарыңны синең кулыңа бирер өчен, тукталу урыныңда йөри,+ һәм ул анда килешсез нәрсә күреп, сине ташлап китмәсен өчен, синең тукталу урының изге булырга тиеш.+ 15  Берәр кол үз хуҗасыннан качып, синең яныңа килсә, аны хуҗасына тапшырма. 16  Ул синең шәһәрләреңнең берсендә үзе сайлаган, үзе теләгән урында синең араңда яши ала. Аның белән начар мөгамәлә итмә.+ 17  Исраи́л кызларының берсе дә гыйбадәтханә фахишәсе+ һәм Исраил улларының берсе дә гыйбадәтханә фахише булып китмәсен.+ 18  Фахишәгә я фахишкә* бирелгән акчаны,* нәзер үтәр өчен, Аллаһың Йәһвәнең йортына алып килмә, чөнки аларның икесе дә — Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә. 19  Син кардәшеңнән риба* — акчадан да, ризыктан да, я риба алырлык башка нәрсәдән дә риба түләтергә тиеш түгел.+ 20  Чит ил кешесеннән риба түләтә аласың,+ ә кардәшеңнән риба түләтмә,+ шулчак Аллаһың Йәһвә син биләп алырга барган җирдә сине һәр эшеңдә фатихалар.+ 21  Аллаһың Йәһвәгә нәзер әйтсәң,+ аны үтәүне озакка сузма,+ чөнки Аллаһың Йәһвә, һичшиксез, моны синнән таләп итәр. Юкса син гөнаһлы булырсың.+ 22  Ә нәзер әйтмәсәң, син гөнаһ кылуда гаепле булмассың.+ 23  Әйткән сүзеңне тот+ һәм Аллаһың Йәһвәгә ирекле бүләк итеп биргән антың буенча эш ит.+ 24  Якыныңның йөзем бакчасына керсәң, җаның теләгән кадәр йөзем ашый аласың, ләкин аны савытыңа җыйма.+ 25  Әгәр якыныңның ашлык басуына керсәң, кулың белән өлгергән башакларны өзә аласың, ләкин якыныңның ашлыгын урак белән урма.+

Искәрмәләр

Яки «сезгә бәла чакырыр».
Яки «нәҗесләнүдән».
Ягъни бәдрәф.
Сүзгә-сүз «эткә».
Яки «эш хакын».
Ягъни процент.