Канун 24:1—22

  • Никах һәм аерылышу (1—5)

  • Тормышны хөрмәт итү (6—9)

  • Ярлыны кайгырту (10—18)

  • Калдыклар турында күрсәтмәләр (19—22)

24  Әгәр берәр ир берәр хатынга өйләнсә, ләкин аның килешсез тәртибе аркасында аны ошатмаса, ул аңа аерылышу кәгазе язып бирсен+ һәм аны үз өеннән чыгарып җибәрсен.+  Аның өеннән киткәннән соң, ул башка кешенең хатыны булып китә ала.+  Әгәр икенче ир дә аны нәфрәт итеп* аңа аерылышу кәгазе язып бирсә һәм аны үз өеннән чыгарып җибәрсә я аңа өйләнгән икенче ир кеше үлсә,  аны чыгарып җибәргән беренче ир аны кире үзенә хатын итеп алмасын, чөнки ул аның өчен нәҗес. Бу — Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә. Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән җирне гөнаһлы итмә.  Яңа гына өйләнгән ир хәрби хезмәткә алынмасын, аңа бернинди башка вазифалар да йөкләнмәсен. Ул бер ел буена ирекле булып калсын һәм өендә торып, хатынын сөендерсен.+  Бурычка биргәндә беркем дә рәһен* итеп кул тегермәне я аның өске ташын алмасын,+ чөнки бу кешенең яшәү чарасын* рәһен итеп алу булыр иде.  Әгәр берәү үз исраилле кардәшләренең берәрсен* урласа һәм аның белән үзен мәрхәмәтсез тотып, аны сатса,+ ул карак үләргә тиеш.+ Үз араңнан явызлыкны бетер.+  Махау* авыруы килеп чыкса, ле́виле руханилар бирәчәк бөтен күрсәтмәләрне төп-төгәл үтә.+ Нәкъ мин аларга боерганча эш ит.  Мисырдан чыкканда Аллаһың Йәһвәнең юлда Мириа́м белән ни эшләгәнен исеңдә тот.+ 10  Якыныңа бурычка берәр нәрсә бирсәң,+ рәһен итеп бирәчәк нәрсәсен алыр өчен аның йортына кермә. 11  Тышта тор, бурыч алучы кеше рәһен итеп биргән нәрсәне үзе чыгарып бирсен. 12  Ул кеше ярлы булса, рәһен итеп бирелгән нәрсә үзеңдә була торып йокларга ятма.+ 13  Ул рәһен итеп биргән нәрсәне кояш баеганчы кайтара күр. Шунда ул үз киеме белән йокларга ятар+ һәм сине фатихалар. Шулай итеп син Аллаһың Йәһвә алдында тәкъва эш кылырсың. 14  Мохтаҗлыкта яшәгән фәкыйрь ялланган эшчене — берәр кардәшеңме ул я җиреңдә, шәһәрләреңнең берсендә яшәгән килмешәкме — алдама.+ 15  Аңа эш хакын шул ук көнне кояш баеганчы түлә,+ чөнки ул мохтаҗлыкта көн күрә һәм аның тормышы* аның эш хакына бәйле. Юкса ул Йәһвәгә синнән зарланыр, һәм син гөнаһ кылуда гаепле булырсың.+ 16  Аталар балаларының гөнаһы өчен үтерелмәсен, һәм балалар аталарының гөнаһы өчен үтерелмәсен.+ Кеше үз гөнаһы өчен генә үтерелергә тиеш.+ 17  Килмешәкнең яки атасыз баланың* эшен караганда гаделсез хөкем чыгарма+ һәм бурыч биргәндә тол хатынның киемен рәһен итеп алма.+ 18  Мисыр җирендә кол булганыңны һәм Аллаһың Йәһвәнең аннан үзеңне йолып алганын исеңдә тот.+ Шуңа күрә мин сиңа шулай эшләргә боерам да. 19  Уңыш җыйганда кырда көлтә калса, аны алыр өчен кире барма. Ул килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен калсын,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сине бар эшләреңдә фатихалар.+ 20  Зәйтүн агачын какканда, ботакларын кабат какма. Калган җимешләр килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен булсын.+ 21  Йөзем бакчасында йөзем җыйганда, калган җимешләрен җыярга дип кире барма. Алар килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын өчен калсын. 22  Үзеңнең Мисыр җирендә кол булганыңны исеңдә тот. Шуңа күрә мин сиңа шулай эшләргә боерам да.

Искәрмәләр

Яки «аңардан баш тартып».
Ягъни залог.
Яки «тормышны; җанны».
Яки «берәр җанны».
«Махау» дип тәрҗемә ителгән евр. сүзе киң мәгънәле һәм үз эченә төрле йогышлы тире авыруларын алырга мөмкин. Ул шулай ук киемдәге я йорттагы берәр йогыш чыганагын аңлатырга мөмкин.
Яки «җаны».
Яки «ятимнең».