Канун 25:1—19

  • Чыбыклауга кагылышлы күрсәтмәләр (1—3)

  • Ашлык суккан үгезгә борынчык кидермә (4)

  • Үлгән бертуганның хатынына өйләнү (5—10)

  • Кыйнаучыны җенси әгъзасыннан тоту (11, 12)

  • Төгәл герләр һәм үлчәмнәр (13—16)

  • Амаликлылар юк ителергә тиеш (17—19)

25  Ике кеше арасында бәхәс чыкса, алар хөкемчеләр янына килсен+ һәм хөкемчеләр аларны хөкем итеп, тәкъваны — гаепсез, ә явызны гаепле дип игълан итсен.+  Явыз кеше чыбыклауга лаек булса,+ хөкемче аңа йөзтүбән ятарга боерыр, һәм ул аның каршында чыбыклансын. Аңа ничә тапкыр сугасы нинди явызлык эшләгәненә карап билгеләнсен.  Аңа 40 тапкырдан артык сукмасыннар.+ Әгәр аңа моннан күбрәк сугылса, кардәшең синең алдыңда хур ителер.  Үгез ашлык сукканда, аңа борынчык кидермә.+  Бертуганнар якында яшәсә һәм аларның берсе улы булмый торып үлсә, аның хатыны бу гаиләдән тыш беркемгә дә кияүгә чыкмасын. Иренең бертуганы килеп, аны хатынлыкка алсын. Ул үз бурычын үтәп, аңа өйләнсен.+  Шул хатын тудырган беренче угыл аның үлгән иренең баласы итеп саналыр,+ шулчак аның исеме Исраилдән юкка чыкмас.+  Әгәр ул кеше үз бертуганының тол хатынына өйләнергә теләмәсә, бертуганының тол хатыны шәһәр капкасы янындагы өлкәннәргә барып: „Иремнең бертуганы Исраилдә үз бертуганының исемен саклап калырга теләми. Ул үз бурычын үтәргә һәм миңа өйләнергә ризалашмый“,— дисен.  Шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм аның белән сөйләшергә тиеш. Ул үз дигәнендә торып: „Минем аңа өйләнәсе килми“,— дисә,  аның бертуганының тол хатыны өлкәннәр алдында аның янына килсен дә аягыннан сандалын салдырып,+ йөзенә төкерсен һәм: „Үз бертуганының нәсел җебен дәвам итәргә теләмәгән кеше белән шулай эшләнсен“,— дисен. 10  Шуннан соң Исраилдә аның гаиләсе „Сандалы салынган кешенең йорты“ дип аталыр. 11  Ике ир-ат бер-берсе белән сугышканда, берсенең хатыны, үз ирен кыйнаучыдан яклар өчен, араларына керсә һәм кулын сузып, кыйнаучыны җенси әгъзасыннан тотса, 12  аның кулын кисеп ал. Аны кызганма. 13  Янчыгыңда ике төрле — зур һәм кечкенә таш герләр булмасын.+ 14  Йортыңда ике төрле — зур һәм кечкенә үлчәү савытлары* булмасын.+ 15  Синдә төгәл вә дөрес гер һәм төгәл вә дөрес үлчәү булсын, шулчак Аллаһың Йәһвә үзеңә биргән җирдә озак яшәрсең.+ 16  Чөнки андый нәрсәләр эшләгән һәр гаделсез кеше Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч.+ 17  Син Мисырдан чыкканда юлда Амаликның үзеңә ни эшләгәнен онытма.+ 18  Син хәлсез һәм арыган чакта аның үзеңне юлда ничек каршы алганын һәм артта калганнарыңның барысын үтергәнен исеңдә тот. Ул Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтмәде. 19  Аллаһың Йәһвә сиңа биләп алыр өчен мирас итеп бирәчәк җирдә Аллаһың Йәһвә тирә-яктагы бөтен дошманнарыңнан тынычлык биргәч,+ күкләр астында Амали́к искә алынмасын өчен, аны юк ит.+ Онытма!

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Йортыңда ефа һәм ефа». Ә14 кушымт. к.