Канун 27:1—26

  • Канун ташларга язылырга тиеш (1—10)

  • Гибал һәм Гәризим тауларында (11—14)

  • Ләгънәтләрне әйтеп китү (15—26)

27  Аннары Муса Исраилнең өлкәннәре белән халыкка болай дип боерды: «Мин бүген сезгә биргән бөтен әмерләрне үтәгез.  Һәм Үрдүнне кичеп, Аллаһыгыз Йәһвә биргән җиргә кергәч, шунда зур ташлар куеп, аларны акбур белән буягыз.*+  Аннары Аллаһың Йәһвә биргән җиргә — ата-бабаларың Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткән сөт белән бал аккан җиргә керер өчен елганы кичкәч, шул ташларга бу Канунның бөтен сүзләрен яз.+  Үрдүнне кичкәч, шул ташларны, бүген мин сезгә боерганча, Гиба́л тавына+ куеп, акбур белән буягыз.*  Шулай ук анда Аллаһың Йәһвәгә ташлардан мәзбәх төзе. Аларны тимер кораллар белән эшкәртмә.+  Аллаһың Йәһвәгә эшкәртелмәгән ташлардан мәзбәх төзе һәм шунда Аллаһың Йәһвәгә яндыру корбаннары китер.  Татулык корбаннары+ китер һәм аларны шунда аша.+ Аллаһың Йәһвә алдында сөен.+  Ташларга ачык итеп бу Канунның бөтен сүзләрен язып куй».+  Аннары Муса һәм ле́виле руханилар бөтен Исраилгә болай диде: «Исраи́л, дәшмә һәм тыңла. Бүген син Аллаһың Йәһвәнең халкы булып киттең.+ 10  Син Аллаһың Йәһвәне тыңларга һәм аның мин бүген сиңа үтәргә боерган әмерләрен+ һәм күрсәтмәләрен тотарга тиеш». 11  Ул көнне Муса халыкка болай дип әйтте: 12  «Сез Үрдүнне кичкәч, халыкны фатихалар өчен Гәризи́м тавында+ мондый кабиләләр торачак: Шимо́н, Ле́ви, Яһүд, Иссаха́р, Йосыф һәм Биньями́н. 13  Ә ләгънәт әйтер өчен Гибал тавында+ мондый кабиләләр торачак: Руби́н, Гәд, Әши́р, Зәбулу́н, Дан һәм Нәфтәли́. 14  Ә ле́вилеләр Исраилнең бөтен халкына каты тавыш белән болай диячәк:+ 15  „Кисеп+ я коеп+ пот ясаган һәм аны яшереп тоткан кеше ләгънәт ителсен. Һөнәрче* куллары ясаган ул нәрсә Йәһвә өчен җирәнгеч“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“* — дисен.) 16  „Үз әтисен я әнисен санга сукмаган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 17  „Күршесенең чик билгесен күчергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 18  „Сукыр кешене юлыннан адаштырган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 19  „Килмешәккә, атасыз балага* я тол хатынга+ гаделсез хөкем чыгарган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 20  „Үз атасының хатыны белән яткан кеше ләгънәт ителсен, чөнки ул үзенең атасын хур итә“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 21  „Хайван белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 22  „Бертуган кыз кардәше — атасының кызы я анасының кызы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 23  „Үз каенанасы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 24  „Үз якынын сагалап торып үтергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 25  „Гаепсез кешене* үтерер өчен ришвәт алган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.) 26  „Бу Канунның сүзләрен тотмаган һәм аларны үтәмәгән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)

Искәрмәләр

Яки «аларны штукатурлагыз».
Яки «аларны штукатурлагыз».
Яки «Шулай булсын!»
Яки «Агач һәм металл остасы».
Яки «ятимгә».
Яки «Гаепсез канны түгеп җанны».