Канун 29:1—29

  • Моабта Исраил белән төзелгән килешү (1—13)

  • Тыңламаучан булудан кисәтү (14—29)

    • Серләр; ачылган нәрсәләр (29)

29  Исраи́л халкы белән Хоре́б янында төзегән килешүдән тыш, Йәһвә Мусага алар белән тагын бер килешү төзергә кушты. Моа́б җирендә төзелгән бу килешүнең сүзләре шушы.+  Муса бөтен Исраилне чакырып, болай диде: «Сез Йәһвәнең үзегезнең күз алдында Мисыр җирендә фиргавенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның бөтен җиренә нәрсә эшләгәнен күрдегез.+  Сез бөек хөкемнәр,* галәмәтләр һәм могҗизалар күрдегез.+  Әмма Йәһвә сезгә бүгенге көнгә кадәр аңлый торган йөрәк, күрә торган күзләр һәм ишетә торган колаклар бирмәде.+  „Мин сезне 40 ел буе чүл буйлап йөрткәндә,+ өстегездәге кием һәм аякларыгыздагы сандал тузмады.+  Сез икмәк ашамадыгыз, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр эчмәдегез. Болар барысы сез минем Аллаһыгыз Йәһвә икәнемне белсен өчен булды“.  Ахыр чиктә сез монда килдегез. Шунда Хишбу́н патшасы Сихо́н+ да, Баша́н патшасы Ог+ та безгә каршы сугышырга чыкты, әмма без аларны җиңдек.+  Шуннан соң без аларның җирен рубинлыларга, гәдлеләргә һәм Манашше́ кабиләсенең яртысына мирас итеп бирдек.+  Шуңа күрә бар эшләрегез уңышлы булсын өчен, бу килешү сүзләрен үтәгез һәм аларга буйсыныгыз.+ 10  Сезнең барыгыз да бүген Аллаһыгыз Йәһвә алдында тора: кабилә башлыкларыгыз, өлкәннәрегез, җитәкчеләрегез, Исраилнең бар ир-атлары, 11  балаларыгыз, хатыннарыгыз+ һәм тукталу урыныгызда сезнең белән яшәүче килмешәкләрегез+ — утыныгызны җыючыдан алып суыгызны ташучыга кадәр — барыгыз да монда тора. 12  Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең антлы килешүен кабул итәр өчен монда торасыз. Аны Аллаһыгыз Йәһвә бүген сезнең белән төзи.+ 13  Шулай итеп ул сезне үз халкы итәр,+ ә үзе сезнең Аллаһыгыз булып китәр.+ Ул моны сезгә вәгъдә иткәнчә һәм сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкубка+ ант иткәнчә эшли. 14  Мин бу антлы килешүне сезнең белән генә түгел, 15  ә бүген безнең белән монда Аллаһыбыз Йәһвә алдында торучылар белән һәм безнең белән монда булмаганнар белән дә төзим. 16  (Сез бит Мисыр җирендә ничек яшәгәнебезне һәм юлда төрле халыклар арасыннан ничек үткәнебезне яхшы беләсез.+ 17  Сез аларның арасындагы җирәнгеч нәрсәләрне — агач һәм таш, көмеш һәм алтыннан ясалган чирканыч илаһларны*+ күрдегез.) 18  Карагыз аны, бүген арагызда, шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен, йөрәге Аллаһыбыз Йәһвәдән читләшә башлаган ир-ат я хатын-кыз, гаилә я кабилә+ — агулы җимеш һәм әрем бирүче тамыр булмасын.+ 19  Әмма берәү бу ант сүзләрен ишетеп тә, күңеленнән: „Үз йөрәгем теләкләре буенча үзсүзлеләнеп йөрсәм дә, мин тыныч-имин яшәрмен“,— дип мактанып, үз юлында бар нәрсәне* җимерсә, 20  Йәһвә аны кичерергә теләмәс.+ Йәһвәнең аңа көчле ачуы кабыныр, һәм бу китапта язылган бөтен ләгънәтләр аңа, һичшиксез, төшәр.+ Йәһвә аның исемен күкләр астыннан бетерер. 21  Йәһвә аны Исраилнең бар кабиләләреннән аерып, аңа бу Канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәтләрне яудырып, бәла-казаларга дучар итәр. 22  Улларыгызның киләчәк буыны һәм ерак җирдән килгән чит ил кешесе, Йәһвә җиргә җибәргән бәла-казаларны күргәч, 23  бөтен җирнең күкерт, тоз һәм ялкын аркасында чәчелмәгәнен, үсенте бирмәгәнен һәм анда бернинди үсемлек үсмәгәнен, Йәһвә ачуыннан һәм ярсуыннан юк иткән Сәдү́м белән Гамура́+ һәм Адма́ белән Зибәи́м+ кебек булып киткәнен күргәч, 24  алар һәм бөтен халыклар: „Ни өчен Йәһвә бу җир белән шулай эшләгән?+ Аның шундый көчле һәм көйдергеч ачуын нәрсә чыгарган?“ — дип сорар. 25  Шунда аларга болай дип җавап бирерләр: „Алар үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең килешүен — ул аларны Мисыр җиреннән алып чыккач үзләре белән төзегән килешүен бозганнар.+ 26  Алар үзләре белмәгән һәм ул аларга гыйбадәт кылырга рөхсәт итмәгән башка илаһларга хезмәт иткәннәр һәм аларга сәҗдә кылганнар.+ 27  Шунда Йәһвәнең бу җиргә көйдергеч ачуы чыккан, һәм ул аңа Канун китабында язылган бөтен ләгънәтләрне яудырган.+ 28  Шуңа күрә Йәһвә ачуыннан, ярсуыннан һәм көчле ачу-ризасызлыгыннан аларны үз җирләреннән йолкып алып+ башка җиргә сөргән, һәм алар бүген шунда“.+ 29  Аллаһыбыз Йәһвә бар серләрне белә,+ әмма ул безгә һәм безнең токымнарыбызга үзе ачарга теләгән нәрсәләрне мәңгегә ышанып тапшырды, һәм без бу Канунның бар сүзләрен үтәргә тиеш.+

Искәрмәләр

Яки «сынаулар».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «яхшы сугарылганны да, корыганны да».