Канун 3:1—29

  • Башан патшасы Огны җиңү (1—7)

  • Үрдүннең көнчыгышындагы җирне бүлү (8—20)

  • Йошуа курыкмаска тиеш (21, 22)

  • Муса җиргә кермәячәк (23—29)

3  Аннары без борылып, Баша́н юлы белән киттек. Ә Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Әдрә́й янында безгә каршы сугышыр өчен чыкты.+  Шунда Йәһвә миңа болай диде: „Аңардан курыкма, чөнки мин аны, аның бар халкын һәм аның җирен синең кулыңа бирәм, һәм син аңа Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең“.  Һәм Аллаһыбыз Йәһвә Башан патшасы Огны да, бөтен халкы белән бергә, безнең кулга бирде, һәм без аларны кырып бетердек, аның халкыннан берәү дә исән калмады.  Аннары без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык. Без яулап алмаган бер шәһәр дә калмады. Без 60 шәһәрне, бөтен Әргү́б өлкәсен, Башандагы Ог патшалыгын басып алдык.+  Бөтен бу шәһәрләр биек диварлар, капкалар һәм бикләр белән ныгытылган иде. Без шулай ук күп кенә авылларны да яулап алдык.  Әмма без аларны юк иттек,+ аларга Хишбу́н патшасы Сихонга эшләгәнне эшләдек: һәр шәһәрне җимердек, ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны кырып бетердек.+  Ә шәһәрләрдәге бөтен мал-туарны һәм табышны үзебезгә алдык.  Шул вакытта без Үрдү́н өлкәсендә ике аморлы патшаның җирен+ — Арно́н үзәненнән* алып Хәрму́н тавына кадәрге җирне басып алдык+  (сидонлылар бу тауны Сирио́н дип, ә аморлылар Сени́р дип атыйлар иде). 10  Шулай ук без яссы тауның бөтен шәһәрләрен, бөтен Гиладны һәм Башандагы Ог патшалыгының шәһәрләренә — Сәлкә́ белән Әдрәйгә+ — кадәр бөтен Башанны яулап алдык. 11  Башан патшасы Ог рефалыларның соңгысы иде. Аның табуты тимердән* ясалган иде, һәм ул әле дә — амунлылар шәһәре Рабаһта. Кабул ителгән үлчәм буенча, аның озынлыгы тугыз терсәк,* киңлеге дүрт терсәк. 12  Шул вакытта без бу җиргә ия булдык. Бу җир Арно́н үзәне* янындагы Аругырдан+ башлана һәм үз эченә таулы җир Гиладның яртысын ала. Мин андагы шәһәрләрне рубинлыларга һәм гәдлеләргә бирдем.+ 13  Гиладның икенче өлешен һәм бөтен Башанны — Ог патшалыгын мин Манашше́ кабиләсенең яртысына бирдем.+ Башанның бөтен Әргү́б өлкәсе рефалылар җире буларак билгеле иде. 14  Манашше улы Йәһи́р+ гашурлылар һәм магахлыларның+ чикләренә кадәр бөтен Әргүб өлкәсен+ яулап алды һәм Башанның шул авылларын үз исеме белән Һабу́т-йәһи́р*+ дип атады. Алар бүгенге көнгә кадәр шулай атала. 15  Мин Гиладны Маһирга бирдем.+ 16  Рубинлылар белән гәдлеләргә+ мин Гиладтан алып Арнон үзәненә* кадәрге (бу үзәннең уртасы чик булып тора) һәм амунлылар чиге булып торган Йаббо́к үзәненә кадәрге җирне бирдем. 17  Шулай ук Арабаны, Үрдүнне һәм аның ярын — Киннереттан алып Пәсгә́х итәге кырыендагы Араба́ диңгезенә, ягъни Тозлы диңгезгә* кадәрге чик буе җирләренең көнчыгыш ягын бирдем.+ 18  Шунда мин сезгә мондый әмер бирдем: „Аллаһыгыз Йәһвә бу җирне сезгә биләп алыр өчен бирде. Барлык кыю ир-атларыгыз кораллансын һәм кардәшләрегез — исраиллеләр алдыннан елганы кичсен.+ 19  Хатыннарыгыз, балаларыгыз һәм мал-туарыгыз гына (мин беләм: сезнең мал-туарыгыз бик күп) мин сезгә биргән шәһәрләрдә калсын. 20  Сез исә, Йәһвә сезгә тынычлык биргән кебек, кардәшләрегезгә дә тынычлык биргәнчегә кадәр һәм алар да Аллаһыгыз Йәһвә аларга Үрдүннең икенче ягында бирәчәк җиргә ия булганчыга кадәр, алар алдыннан барыгыз. Аннары һәрберегез мин сезгә биргән биләмәсенә кайтыр“.+ 21  Шул вакытта мин Йошуага+ мондый әмер бирдем: „Син Аллаһыгыз Йәһвәнең бу ике патша белән ни эшләгәнен үз күзләрең белән күрдең. Йәһвә син барачак бөтен патшалыклар белән дә шулай ук эшләр.+ 22  Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә сугыша“.+ 23  Шунда мин Йәһвәдән болай дип үтендем: 24  „И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син хезмәтчеңә үз бөеклегеңне һәм көчле кулыңны күрсәтә башладың,+ чөнки нинди илаһ күкләрдә я җирдә, синең кебек, шундый куәтле эшләр башкара?+ 25  Зинһар, миңа елганы кичәргә һәм Үрдүннең аръягындагы яхшы җирне — бу таулы яхшы җирне һәм Ливанны+ күрергә рөхсәт итче“. 26  Ләкин Йәһвә сезнең аркада миңа һаман да ачулы иде+ һәм мине тыңламады. Йәһвә миңа болай диде: „Җитәр! Бу турыда миңа бүтән сөйләмә. 27  Бар, Пәсгәх башына мен+ дә көнбатышка һәм төньякка, көньякка һәм көнчыгышка кара һәм бу җирне күздән кичереп чык, чөнки син Үрдүн аша үтмәячәксең.+ 28  Йошуаны башлык итеп билгелә,+ аның рухын күтәреп, аны ныгыт, чөнки ул бу халык алдыннан елганы кичәр,+ һәм ул аларны син күздән кичерәчәк җирне мирас итеп алыр өчен алып барачак“. 29  Моның барысы без Бәйтпигу́р алдындагы үзәндә+ яшәгәндә булды.

Искәрмәләр

Яки «елгасы үзәненнән».
Я, бәлки, «кара базальттан».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «елгасы үзәне».
Мәгъ. «Йәһирнең чатырлы авыллары».
Яки «елгасы үзәненә».
Ягъни Үле диңгезгә.