Канун 31:1—30

  • Муса үләргә тиеш (1—8)

  • Кешеләр алдында Канун уку (9—13)

  • Йошуа билгеләнә (14, 15)

  • Исраилнең тыңламаучанлыгы алдан әйтелә (16—30)

    • Исраилне өйрәтү өчен җыр (19, 22, 30)

31  Аннары Муса бөтен Исраилгә болай диде:  «Миңа хәзер 120 яшь.+ Мин сине бүтән җитәкләмәм, чөнки Йәһвә миңа: „Син Үрдүнне кичмәячәксең“,— дип әйтте.+  Аллаһың Йәһвә синең алда елганы кичәр, ул үзе синең алда бу халыкларны буйсындырыр, һәм син аларны куып җибәрерсең.+ Йәһвә әйткәнчә, Йошуа́ сине аръякка чыгарыр.+  Йәһвә аморлылар патшалары Сихо́н+ белән Огка+ һәм аларның җиренә аларны юк иткәндә+ ни эшләгән булса, бу халыкларга да шуны ук эшләр.  Йәһвә аларны сезнең өчен яулап алыр, һәм аларга мин биргән әмерләрдә әйтелгәнне эшләгез.+  Кыю һәм нык бул.+ Алардан курыкма һәм котың алынмасын,+ чөнки Аллаһың Йәһвә синең белән бара. Ул сине калдырмас һәм ташламас».+  Аннары Муса Йошуаны чакырып, бөтен Исраи́л алдында аңа болай диде: «Кыю һәм нык бул,+ чөнки син бу халыкны Йәһвә ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә алып барырсың һәм аны аларга мирас итеп бирерсең.+  Йәһвә синең алдан бара, һәм ул синең белән булыр.+ Ул сине калдырмас һәм ташламас. Курыкма һәм котың очмасын».+  Шуннан соң Муса бу Канунны язып,+ руханиларга — Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөрткән ле́вилеләргә һәм Исраилнең бөтен өлкәннәренә бирде. 10  Муса аларга мондый әмер бирде: «Һәр җиде елның азагында, азатлык елының билгеләнгән вакытында,+ Куыш* кору бәйрәме+ дәвамында 11  бөтен Исраил Аллаһың Йәһвә сайлаган урынга аның алдына килеп басканда,+ бу Канунны бөтен Исраилгә ишетерлек итеп укы.+ 12  Халык тыңласын өчен һәм Аллаһың Йәһвә турында белеп, аны тирән хөрмәт итсен өчен һәм бу Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәсен өчен, ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны һәм шәһәрләреңдә яшәгән килмешәкләрне бергә җый.+ 13  Аларның бу Канунны белмәгән уллары тыңласын+ һәм сез Үрдүнне кичеп биләп алырга барган җирдә яшәгән бөтен көннәрегездә Аллаһыгыз Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә өйрәнсен».+ 14  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Менә синең үлем сәгатең җитте.+ Йошуаны чакыр да очрашу чатыры янына басыгыз, һәм мин аны җитәкче итеп билгеләрмен».+ Һәм Муса белән Йошуа очрашу чатыры янына барып бастылар. 15  Шунда Йәһвә чатыр янында болыт баганасында пәйда булды, һәм болыт баганасы чатырның керү урыны янында басты.+ 16  Йәһвә Мусага болай диде: «Менә, син үләрсең, ә бу халык барасы җирләрендә тирә-якларындагы чит илаһларга табына* башлар.+ Алар мине калдырыр+ һәм үзләре белән төзегән килешүемне бозар.+ 17  Шул вакытта аларга каршы ачуым кабыныр,+ һәм алар юк ителгәнче, мин аларны калдырырмын,+ алардан йөземне борырмын.+ Аннары, үзләренә килгән күп кенә бәла-казалардан һәм газаплардан соң,+ алар: „Бу бәла-казалар безгә Аллаһыбыз безнең арада булмаганга килде түгелме?“+ — дияр. 18  Ә мин ул көнне, аларның эшләгән бар явызлыклары, башка илаһларга борылганнары өчен, йөземне күрсәтмәм.+ 19  Хәзер исә бу җырны үзегез өчен язып куегыз+ һәм аны исраиллеләргә өйрәтегез.+ Бу җыр Исраил халкына каршы шаһитем булып торсын өчен, аны аларга өйрәнергә кушыгыз.+ 20  Мин аларны ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә+ — сөт белән бал аккан җиргә китергәч+ һәм алар туйганчы ашап, рәхәт яши башлагач,*+ алар башка илаһларга борылып, аларга хезмәт итәр, мине санга сукмас һәм килешүемне бозар.+ 21  Аларга күп бәла-казалар һәм газаплар килгәч,+ бу җыр аларга каршы шаһит булып торыр (чөнки аларның токымнары аны онытмаска тиеш), мин бит аларның үстергән омтылышларын аларны үзем ант иткән җиргә китергәнче үк белеп торам».+ 22  Шулай итеп, Муса ул көнне бу җырны язып куйды һәм исраиллеләргә өйрәтте. 23  Аннары ул* Нун улы Йошуаны җитәкче итеп билгеләде+ һәм аңа болай диде: «Кыю һәм нык бул,+ чөнки син исраиллеләрне мин аларга бирергә ант иткән җиргә алып барырсың,+ һәм мин синең белән булырмын». 24  Муса, бу Канунның һәр сүзен китапка язып куйгач,+ 25  Йәһвәнең килешүе сандыгын күчереп йөрткән ле́вилеләргә болай дип боерды: 26  «Бу Канун китабын алып,+ аны Аллаһыгыз Йәһвәнең килешүе сандыгы янына куегыз,+ һәм ул анда сезгә каршы шаһит булып торыр. 27  Чөнки мин үзем синең фетнәчел+ һәм үҗәт+ булуыңны яхшы беләм. Әгәр сез исән чагымда Йәһвәгә каршы күтәрелеп шулкадәр фетнәчел булгансыз икән, бигрәк тә үлемемнән соң шундый булырсыз! 28  Минем яныма үз кабиләләрегезнең бөтен өлкәннәрен һәм башлыкларыгызны җыегыз, мин бу сүзләрне аларга әйтермен, һәм күкләр белән җир аларга каршы минем шаһитләрем булыр.+ 29  Чөнки мин яхшы беләм, сез үлемемнән соң, һичшиксез, явыз эшләр кылырсыз+ һәм мин сезгә барырга кушкан юлдан тайпылырсыз. Киләчәктә сез Йәһвә күзендә начар булганны эшләячәксез һәм үз эшләрегез белән аның күңелен рәнҗетәчәксез, шул сәбәптән башыгызга бәла-каза төшәчәк».+ 30  Аннары Муса бөтен Исраил җыелышына бу җырның сүзләрен баштан ахыргача әйтеп бирде:+

Искәрмәләр

Яки «Вакытлы торак».
Яки «илаһлар белән рухи фәхешлек кыла».
Сүзгә-сүз «симергәч».
Күрәсең, Аллаһы.