Канун 32:1—52

  • Мусаның җыры (1—47)

    • Йәһвә — Кыя (4)

    • Исраил үз Кыясын оныта (18)

    • «Үч алу... минем эш» (35)

    • «Милләтләр, аның халкы белән бергә куаныгыз» (43)

  • Муса Нәбу тавында үләчәк (48—52)

32  «Күкләр, колак салыгыз, мин сөйләрмен,И җир, авызымнан чыккан сүзләрне тыңла.  Үгет-нәсыйхәтем яңгырдай явар.Сүзләрем чыктай тамар,Чирәмгә тыныч кына яуган яңгырдай,Үсемлекләргә коеп яуган яңгырлардай булыр.  Чөнки мин Йәһвәнең исемен игълан итәрмен.+ Аллаһыбызның бөеклеге турында сөйләгез!+  Ул — Кыя, аның эшләре камил,+Аның бар юллары гадел.+ Ул — тугрылык Аллаһысы,+ һич тә гаделсезлек кылмый.+ Ул тәкъва һәм намуслы.+  Алар исә кабахәтлек кыла.+ Алар аның балалары түгел, һәм бу — аларның гаебе.+ Алар — намуссыз һәм бозык буын!+  И ахмак һәм акылсыз халык,+Сез үзегезне Йәһвә белән шулай тотарга тиешме?+ Ул сине барлыкка китергән Атаң,+Сине булдырган һәм нык урнаштырган Аллаһы түгелме?  Элеккеге көннәрне исеңә төшер. Үткән буыннар яшәгән еллар турында уйлан. Әтиеңнән сора, һәм ул сиңа сөйләр.+ Картлардан сораштыр, һәм алар сиңа сөйләп бирер.  Аллаһы Тәгалә халыкларга мирасларын биргәндә,+Адәм улларын* бер-берсеннән аерганда,+Исраи́л улларының санын истә тотып,+Халыкларның чикләрен урнаштырган.+  Чөнки Йәһвәнең халкы — аның өлеше,+Ягъкуб — аның мирасы.+ 10  Ул аны чүл җирендә,+Кыргый хайваннар улап йөргән буш сахрада+ тапты. Ул аны уратып алып яклады, аның турында кайгыртты,+Күз карасыдай саклады.+ 11  Үз балаларын очарга өйрәткән бөркет кебек,Алар өстеннән канат какмый очкан,Канатларын җәеп, балаларын тотып алганҺәм аларны канатларында йөрткән бөркет кебек,+ 12  Йәһвә аны* берүзе алып барды,+Аның белән бернинди чит илаһ булмады.+ 13  Ул аны җирнең биеклекләренә утыртты,+Һәм тегесе кырлар уңышын ашады.+ Ул аңа кыяташтан бал,Каты кыядан май ашатты, 14  Эре терлек мае һәм вак терлек сөте,Иң яхшы сарыклар,*Баша́н тәкәләре һәм кәҗә тәкәләре,Иң яхшы бодай* ашатып туендырды.+ Син йөзем каны* — шәраб эчтең. 15  Йәшуру́н* симергәч, котырынып фетнә күтәрде. Син симердең, син тазардың, сине май басты.+ Шунлыктан ул үзен булдырган Аллаһыны калдырды,+Үзен коткарган Кыяны санга сукмады. 16  Алар аны чит илаһлар белән ярсытты,+Җирәнгеч нәрсәләр белән күңелен рәнҗетте.*+ 17  Алар Аллаһыга түгел, ә җеннәргә —Үзләре белмәгән илаһларга,Күптән түгел генә килеп чыккан яңа илаһларга,Ата-бабалары белмәгән илаһларга корбаннар китерде.+ 18  Син үзеңә тормыш биргән Кыяны оныттың,+Үзеңне тудырган Аллаһыны исеңә төшермәдең.+ 19  Йәһвә, моны күргәч, аларны кире какты,+Чөнки үз уллары һәм кызлары аның күңелен рәнҗетте.* 20  Шуңа күрә ул болай диде: „Алардан йөземне борырмын.+ Алар белән нәрсә буласын карармын. Алар бит бозык буын,+Тугрылыкның ни икәнен белмәгән угыллар.+ 21  Алар бернигә яраксыз илаһ белән ярсуымны* кузгатты,+Файдасыз потлары белән күңелемне рәнҗетте.*+ Шуңа күрә мин бернигә яраксыз халык белән аларның көнчелеген уятырмын.+ Аларны аңсыз халык белән рәнҗетермен.+ 22  Чөнки ачуымнан ялкын кабынды,+Ул Кабернең* тирәнлекләренә кадәр янар,+Җирне һәм аның уңышын һәлак итәрҺәм тауларның нигезләрен яндырып җибәрер. 23  Мин аларның бәла-казаларын күбәйтермен,Бар укларымны аларга атып бетерермен. 24  Ачлыктан алар хәлсезләнер,+Бизгәктән һәм коточкыч һәлакәттән йончып бетәр.+ Мин аларга ерткыч хайваннарны,Җирдә сөйрәлүче агулы хәшәрәтләрне җибәрермен.+ 25  Егет һәм гыйффәтле кызны,Сабый һәм чал чәчлене+Тышта кылыч тартып алыр,+Өйдә курку биләп алыр.+ 26  „Мин аларны таратырмын, Кешеләр арасыннан алар турында истәлекләрне юк итәрмен“,— дияр идем, 27  Әмма дошманнарымның мыскыллаучы сүзләрен ишетәсем килмәде,+Чөнки каршы килүчеләр моны дөрес аңлатмас.+ Аларның: „Моны Йәһвә эшләмәде,Без үз көчебез белән җиңдек“,— дип әйтүләре бар.+ 28  Исраил бит аңсыз* халык,Аларда аңлау юк.+ 29  Их, алар зирәк булсалар иде!+ Алар бу турыда уйланыр иде.+ Ахырда үзләре белән нәрсә буласын аңлар иде.+ 30  Кыялары үзләрен саткан булмаса,+Йәһвә үзләрен дошманнарына биргән булмаса,Ничек инде бер кеше меңне куа алыр иде,Ничек ике кеше ун меңне качарга мәҗбүр итә алыр иде?+ 31  Чөнки аларның кыясы безнең Кыя сыман түгел,+Хәтта дошманнарыбыз да моны аңлады.+ 32  Аларның йөзем агачы Сәдүмнең йөзем агачыннан,Гамураның йөзем бакчаларыннан алынган.+ Йөземнәре — агу,Тәлгәшләре ачы.+ 33  Шәраблары — еланнарның зәһәре,Күзлекле еланнарның рәхимсез агуы. 34  Аларның бөтен эшләрен мөһерләп,Амбарымда саклыйм түгелме?+ 35  Үч алу һәм җәза бирү — минем эш,+Билгеләнгән вакытта аларның аяклары таяр,+Аларның бәла-каза көне якын бит,Аларны көткән нәрсәләр тиз килер“. 36  Йәһвә үз халкын хөкем итәр,+Ул аларның көче кимегәнен,Араларында ярдәмгә мохтаҗ һәм хәлсез кешеләрнең генә калганын күргәч,Үз хезмәтчеләрен кызганыр.+ 37  Шунда ул әйтер: „Аларның илаһлары,+Сыену урыны булган кыялары кайда? 38  Корбаннарының маен* ашаган,Шәраб бүләкләренең шәрабын эчкән илаһлары кайда?+ Алар торып, сезгә ярдәм итсен. Сезнең сыену урыныгыз булсын. 39  Хәзер исә минем Аллаһы икәнемне+Һәм миннән башка аллалар юк икәнен белегез.+ Мин һәлак итәм һәм терелтәм.+ Мин яралыйм+ һәм дәвалыйм,+Минем кулымнан беркем дә коткара алмый.+ 40  Мин бит кулымны күккә күтәрәмҺәм: „Бу — мин мәңге яшәгән кебек хак“,— дип ант итәм.+ 41  Ялтырап торган кылычымны үткенләп,Кулымны хөкем өчен әзерлим икән,+Мин дошманнарымнан үч алырмын+Һәм үземне нәфрәт итүчеләргә җәза бирермен. 42  Мин укларымны кан —Үлгәннәрнең һәм әсирләрнең канын эчертеп исертермен, Ә кылычым ит,Дошман җитәкчеләренең башларын ашар“. 43  Милләтләр, аның халкы белән бергә куаныгыз,+Чөнки ул хезмәтчеләренең каны өчен үч алыр,+Дошманнарыннан үч кайтарыр+Һәм үз халкының җирен йолып алыр».* 44  Шулай итеп Муса Нун улы Һоша́й*+ белән килде дә бу җырның бар сүзләрен халыкка сөйләп бирде.+ 45  Муса бар бу сүзләрне бөтен Исраилгә сөйләп бетергәннән соң, 46  аларга әйтте: «Бу Канунның бөтен сүзләрен улларыгызга җентекләп үтәргә өйрәтү өчен,+ мин бүген сезгә әйткән бар бу кисәтү сүзләрен күңелегезгә салыгыз.+ 47  Бу сезнең өчен буш сүзләр түгел, алар — сезнең өчен тормыш,+ һәм алар ярдәмендә сез Үрдүнне кичеп, биләп алырга барган җирдә озак гомер итә алырсыз». 48  Йәһвә шул ук көнне Мусага болай диде: 49  «Әбаримдагы шушы тауга+ — Моа́б җирендә Әрихә́ каршындагы Нәбу́ тавына+ мен һәм мин исраиллеләргә биләмә итеп биргән Кәнга́н җиренә күз сал.+ 50  Шуннан соң шул тауда, абыең Һарун Һор тавында үлеп+ үз халкына кушылган* кебек, үләрсең һәм үз халкыңа кушылырсың, 51  чөнки сез икегез дә Сыйн чүлендә Кадыштагы Мәрибә́ сулары+ янында исраиллеләр арасында миңа тугры булмадыгыз һәм Исраил халкы алдында мине изгеләндермәдегез.+ 52  Син бу җирне ерактан күрерсең, әмма мин Исраил халкына биргән җиргә кермәссең».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Кеше расаларын».
Ягъни Ягъкубны.
Сүзгә-сүз «Сарыклар мае».
Сүзгә-сүз «Бодайның бөер мае».
Яки «суы».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «ачуын чыгарды».
Яки «ачуын чыгарды».
Яки «көнчелегемне».
Яки «ачуымны чыгарды».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «киңәшкә чукрак».
Яки «Иң яхшы корбаннарын».
Яки «чистартыр».
Йошуаның элекке исеме, Һошайәһ исеменең кыска формасы. Мәгъ. «Йәһ коткарды».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.