Канун 33:1—29

  • Муса кабиләләрне фатихалый (1—29)

    • Йәһвәнең «мәңгелек куллары» (27)

33  Аллаһы кешесе Муса үз үлеме алдыннан исраиллеләрне фатихалады.+  Ул болай диде: «Йәһвә Синайдан килде,+Ул аларны Сәгыйрдән яктыртты. Даны белән таулы җир Параннан балкыды,+Аның белән мириадлаган изге фәрештәләре,*+Уң кулы ягында гаскәриләре булды.+  Ул үз халкын яратты.+ И Аллаһы, халыкның бар изгеләре синең кулыңда.+ Алар синең аяк очына утырып,+Сүзләреңне тыңлый башлады.+  (Муса безгә әмер — канун бирде,+Ягъкуб җыелышы аңа ия булды.)+  Халык башлыклары+Исраилнең бөтен кабиләләре белән+ җыелганда,Аллаһы Йәшурунда*+ патша булды.  Руби́н яшәсен — үлмәсен+Һәм аның кешеләре кимемәсен».+  Ул Яһүдне болай дип фатихалады:+ «И Йәһвә, Яһүднең тавышын ишет,+Аны үз халкына кире китер. Ул үз кулы белән үзенекен яклады,*Аңа дошманнарына каршы сугышырга булыш».+  Ле́ви турында ул болай дип әйтте:+ «Синең* тумми́м белән уримың+ үзеңә тугры кеше кулында,+Син аны Масса́һ янында сынадың.+ Аның белән Мәрибә́ сулары янында бәхәсләшә башладың.+  Ул кеше үз әтисе һәм әнисе турында: „Мин алар яклы булмадым“,— диде. Ул хәтта үз абый-энеләрен санга сукмады,+Үз улларына игътибар итмәде, Чөнки ул синең сүзеңне тоттыҺәм килешүеңне үтәде.+ 10  Ул Ягъкубны — синең хөкемнәреңә,+Исраилне Кануныңа өйрәтсен.+ Ул синең өчен хуш ис итеп фимиам яндырсын,+Мәзбәхеңдә тулаем яндыру корбаны китерсен.+ 11  И Йәһвә, аның көчен фатихалаҺәм аның эшләренә илтифат күрсәт. Аңа каршы күтәрелгәннәрнең ботларын сындыр,Шулчак аны нәфрәт итүчеләр бүтән күтәрелмәс». 12  Биньями́н турында ул болай диде:+ «Йәһвәнең яратканы аның яклавы астында яшәсен. Ул аны көне буе сыендыра,Ул аның иңбашлары арасында яшәр». 13  Йосыф турында ул болай диде:+ «Йәһвә аның җирен фатихаласын,+Күкнең иң яхшы нәрсәләре —Чык һәм җир астыннан аккан чишмә сулары белән фатихаласын,+ 14  Кояш үстергән иң яхшы нәрсәләр,Ай саен иң яхшы уңышлар белән фатихаласын,+ 15  Борынгы* таулардагы иң яхшы нәрсәләр+Һәм гасырлар буе торасы калкулыклардагы иң яхшы нәрсәләр белән фатихаласын, 16  Җирнең иң яхшы нәрсәләре һәм аны тутырган нәрсәләр белән+Һәм чәнечкеле куакта Күренүченең хуплавы белән фатихаласын.+ Алар Йосыфның башына,Үз абый-энеләреннән аерып куелганның баш түбәсенә яусын.+ 17  Аның гайрәте беренче туган үгезнеке кебек,Аның мөгезләре — кыргый үгезнең мөгезләре. Алар белән ул халыкларны,Аларның барысын җирнең чикләренә кысрыклар.* Аның мөгезләре — Ифраимның дистәләгән меңнәре,+Алар — Манашшеның меңнәре». 18  Зәбулу́н турында ул болай диде:+ «И Зәбулун, чыкканда сөен,Син, Иссаха́р, чатырларыңда шатлан.+ 19  Алар халыкларны тауга чакырыр. Анда алар тәкъвалык корбаннары китерер. Алар диңгезләрнең мул байлыгыннан,Комда яшерелгән хәзинәләрдән тукланыр». 20  Гәд турында ул әйтте:+ «Гәд чикләрен киңәйтүче фатихалы.+ Ул анда кулны да, башны да ботарларга әзерАрыслан кебек ята. 21  Ул үзенә иң яхшы өлешне сайлар,+Һәм бу — аңа канун бирүче билгеләгән өлеш.+ Халык башлыклары бергә җыелыр,Ул Исраи́л өчен Йәһвәнең гаделлеген,*Аның хөкемнәрен үтәр». 22  Дан хакында ул әйтте:+ «Дан — арыслан баласы.+ Ул Башаннан сикереп чыгар».+ 23  Нәфтәли́ хакында ул болай диде:+ «Нәфтәли Йәһвәнең хуплавына ия,Ул аңа һәрьяктан фатихасын биргән. Көнбатыш белән көньякны биләп ал». 24  Әши́р турында ул әйтте:+ «Әширнең фатихасы — уллары. Аны абый-энеләре хупласын,Ул үз аякларын майга батырсын.* 25  Капкаларыңның бикләре — тимер һәм бакыр,+Синең бар көннәрең хәвеф-хәтәрсез үтәр». 26  «Йәшурунның+ Аллаһысы кебек беркем юк,+Ул сиңа ярдәм итәр өчен күк аша үтә,Үз мәһабәтлегендә болытларда бара.+ 27  Аллаһы — борынгы заманнардан сыену урыны,+Аның мәңгелек куллары сине тотып тора.+ Ул синең алдыңнан дошманнарны куып җибәрер+ Һәм: „Аларны юк ит!“ — дияр.+ 28  Ашлык һәм яңа шәраб җирендә,+Күкләреннән чык тамган җирдә+ Исраил иминлектә яшәр,Ягъкубның токымнары* аулакта торыр. 29  Бәхетле син, Исраил!+ Синең кебек халык бармы?+ Йәһвә — синең коткаручың,+Ул — синең саклау калканың,+Мәһабәт кылычың. Дошманнарың синең алдыңда ялагайланыр,+Син аларның аркаларын* таптарсың».

Искәрмәләр

Яки «дистәләгән мең изгеләре».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «үзенеке өчен көрәште».
Бу шигырьдәге «синең» һәм «син» сүзләре Аллаһыга күрсәтә.
Я, бәлки, «Көнчыгыш».
Яки «сөзәр».
Яки «тәкъвалыгын».
Яки «майда юсын».
Сүзгә-сүз «чишмәсе».
Я, бәлки, «биеклекләрен».