Канун 5:1—33

  • Йәһвә Хореб янында килешү төзи (1—5)

  • Ун әмерне кабатлау (6—22)

  • Кешеләрнең Синай тавы янында куркулары (23—33)

5  Аннары Муса бөтен Исраилне чакырып, аларга болай диде: «Исраи́л, тыңла, мин бүген сезгә кагыйдәләр һәм хөкемнәр игълан итәм. Сез аларны өйрәнергә һәм җентекләп үтәргә тиеш.  Аллаһыбыз Йәһвә Хоре́б янында безнең белән килешү төзеде.+  Йәһвә бу килешүне ата-бабаларыбыз белән түгел, ә безнең белән — бүген монда торучылар белән төзеде.  Йәһвә тауда ут эченнән сезнең белән йөзгә-йөз сөйләште.+  Ул вакытта мин, сезгә Йәһвәнең сүзен тапшырыр өчен, Йәһвә белән сезнең арагызда тордым,+ чөнки сез ут аркасында курыктыгыз һәм тауга менмәдегез.+ Ул болай диде:  „Мин — Йәһвә, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Аллаһыгыз.+  Миннән башка* һичнинди илаһларыгыз булмасын.+  Үзегезгә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын+ я сурәтен ясамагыз.  Аларга сәҗдә кылмагыз һәм хезмәт итмәгез,+ чөнки мин, сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Мине нәфрәт иткән аталарның кылган гөнаһларының нәтиҗәләрен мин улларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр татырга бирәм.+ 10  Ә мине яратучыларга һәм әмерләремне үтәүчеләргә меңенче буыннарына кадәр тугры мәхәббәт күрсәтәм. 11  Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең исемен тиешсез рәвештә кулланмагыз,+ чөнки Йәһвә Үз исемен тиешсез рәвештә кулланган кешене җәзасыз калдырмас.+ 12  Аллаһыгыз Йәһвә сезгә боерганча, Шимбә көнен тотыгыз, ул изге булсын.+ 13  Бөтен эшләрегезне алты көн эшләгез,+ 14  ә җиденче көн — Аллаһыгыз Йәһвәгә багышланган Шимбә.+ Үзегез дә, улыгыз да, кызыгыз да, колыгыз да, кол кызыгыз да, үгезегез дә, ишәгегез дә, бернинди йорт хайваныгыз да, шәһәрләрегездә яшәгән килмешәк тә+ һичнинди эш эшләмәсен,+ шулчак колыгыз һәм кол кызыгыз сезнең кебек ял итә алыр.+ 15  Мисыр җирендә үзегезнең кол булганыгызны һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең сезне аннан кодрәтле һәм куәтле кулы белән чыгарганын онытмагыз.+ Шуңа күрә Аллаһыгыз Йәһвә сезгә Шимбә көнен тотарга кушты да. 16  Аллаһыгыз Йәһвә кушканча, әтиегезне һәм әниегезне хөрмәт итегез,+ шулчак Аллаһыгыз Йәһвә биргән җирдә озак һәм рәхәтләнеп яшәрсез.*+ 17  Кеше үтермәгез.+ 18  Зина кылмагыз.+ 19  Урламагыз.+ 20  Якыныгызга каршы ялган шаһитлек бирмәгез.+ 21  Якыныгызның хатынына кызыкмагыз.+ Шулай ук якыныгызның йортына, аның басуына, колына, кол кызына, аның үгезенә, ишәгенә, якыныгызның һичнәрсәсенә нәфесегезне сузмагыз“.+ 22  Бу әмерләрне Йәһвә сезнең бөтен җыелышыгызга тауда ут эченнән, болыттан һәм куе караңгылыктан каты тавыш белән әйтте+ һәм бүтән бернәрсә дә өстәмәде. Аннары ул аларны ике таш тактага язып, миңа бирде.+ 23  Ләкин сез аның тавышын караңгылыктан ишетү белән, (ул вакытта тауны ут ялмап алган иде)+ сезнең кабиләләрегезнең бөтен башлыклары һәм өлкәннәр минем яныма килде. 24  Шунда сез әйттегез: „Менә, Аллаһыбыз Йәһвә безгә үз данын һәм бөеклеген күрсәтте, һәм без ут эченнән аның тавышын ишеттек.+ Бүген без Аллаһының кеше белән сөйләшә алганын һәм ул кешенең исән кала алганын күрдек.+ 25  Хәзер исә нигә безгә үләргә? Бу бөек утның безне йотуы бар бит. Әгәр Аллаһыбыз Йәһвәнең тавышын тагын ишетсәк, без, һичшиксез, үләрбез. 26  Чөнки тере Аллаһының ут эченнән сөйләгән тавышын безнең кебек ишеткән һәм исән калган берәр кеше бармы? 27  Син үзең, барып, Аллаһыбыз Йәһвәнең сөйләгән бар сүзләрен тыңларга тиеш. Аннары Аллаһыбыз Йәһвәнең бар сүзләрен безгә җиткерерсең, ә без тыңларбыз һәм әйткәннәрен үтәрбез“.+ 28  Йәһвә сезнең сүзләрегезне ишетте, һәм Йәһвә миңа болай диде: „Бу халыкның әйткәннәрен ишеттем. Алар яхшы сүзләр әйтте.+ 29  Әгәр аларның йөрәкләрендә һәрвакыт мине тирән хөрмәт итәргә+ һәм әмерләремне үтәргә+ теләк булса иде! Шулчак алар белән һәм аларның уллары белән барысы да мәңге яхшы булыр иде.+ 30  Бар, аларга: „Чатырларыгызга кайтыгыз“,— дип әйт. 31  Ә үзең монда минем белән кал, һәм мин сиңа халыкка аңлатырга кирәк булган бар әмерләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне сөйләрмен. Халык аларны мин аларга биләмәләре итеп бирәчәк җирдә үтәсен“. 32  Шулай итеп, барысын Аллаһыгыз Йәһвә кушканча эшләгез.+ Уңга да, сулга да тайпылмагыз.+ 33  Аллаһыгыз Йәһвә кушкан юлдан барыгыз.+ Шулчак исән булырсыз һәм үзегез биләп алачак җирдә рәхәтлектә озын гомер кичерерсез.+

Искәрмәләр

Яки «Мине санламыйча». Сүзгә-сүз «Йөземә каршы».
Яки «озак яшәрсез һәм сезгә яхшы булыр».