Канун 6:1—25

  • Йәһвәне бөтен йөрәгең белән ярат (1—9)

    • «Тыңла, Исраил» (4)

    • Әти-әниләр балаларын өйрәтергә тиеш (6, 7)

  • Йәһвәне онытма (10—15)

  • Йәһвәне сынамагыз (16—19)

  • Киләсе буынга сөйләгез (20—25)

6  Аллаһыгыз Йәһвә сезгә өйрәтергә кушкан һәм сез Үрдүнне кичеп, биләп аласы җиргә кергәч үтәргә тиешле әмерләр, күрсәтмәләр һәм хөкемнәр менә шушы.  Алар сезгә үзегез дә, улларыгыз да, оныкларыгыз да+ гомерегезнең бар көннәрендә Аллаһыгыз Йәһвәне тирән хөрмәт итеп һәм аның мин сезгә үтәргә кушкан бар кагыйдәләрен һәм әмерләрен тотып озак яшәсен өчен бирелде.+  И Исраи́л, аларны тыңла һәм җентекләп үтә. Шулчак, ата-бабаларыңның Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткәнчә, сөт белән бал аккан җирдә рәхәтләнеп яшәрсең һәм ишәеп китәрсең.  Тыңла, и Исраил: безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә.+  Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның*+ һәм бөтен кодрәтең*+ белән ярат.  Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш,  һәм син аларны балаларыңның күңеленә салырга*+ һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләргә тиеш.+  Шушы сүзләрне кулыңа искә төшерүләрне бәйләгәндәй бәйлә, һәм алар маңгаеңда тасма сыман булырга тиеш.+  Аларны өеңнең ишек яңакларына һәм үзеңнең капкаларыңа язып куй. 10  Аллаһың Йәһвә сине ата-бабаларың Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка токымнарына бирергә ант иткән җиргә китерер+ һәм сиңа үзең төземәгән бөек һәм матур шәһәрләр,+ 11  үзең эшләп тапмаган төрле яхшы нәрсәләр белән тулы йортлар, үзең уеп ясамаган су чокырлары, үзең утыртмаган йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары булган җир бирер. Һәм син анда ашап туенгач,+ 12  сак бул, үзеңне Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан Йәһвәне онытма.+ 13  Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит,+ аңа хезмәт ит+ һәм аның исеме белән ант ит.+ 14  Башка илаһларга — сезнең тирәгездәге халыкларның илаһларына иярмәгез,+ 15  чөнки арагыздагы Аллаһыгыз Йәһвә — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Юкса Аллаһыгыз Йәһвәнең сезгә ачуы кабыныр,+ һәм ул сезне җир йөзеннән юк итәр.+ 16  Аллаһыгыз Йәһвәне Масса́һ янында сынаган+ кебек сынамагыз.+ 17  Аллаһыгыз Йәһвәнең сезгә үтәргә кушкан әмерләрен, искә төшерүләрен һәм күрсәтмәләрен җентекләп үтәгез. 18  Сез Йәһвә күзендә дөрес һәм яхшы булганны эшләргә тиеш, шулчак сезнең белән барысы да яхшы булыр, һәм сез Йәһвә ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә кереп, аны биләп алырсыз.+ 19  Сез, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, бар дошманнарыгызны куып чыгарырсыз.+ 20  Киләчәктә улың синнән: „Ни өчен Аллаһыбыз Йәһвә сезгә бу искә төшерүләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне бирде?“ — дип сораса, 21  син улыңа болай диярсең: „Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ләкин Йәһвә безне Мисырдан куәтле кулы белән алып чыкты. 22  Йәһвә безнең күз алдында Мисырга, фиргавенгә һәм аның бөтен йортына бөек һәм һәлакәтле галәмәтләр һәм могҗизалар җибәрде.+ 23  Ул безне аннан алып чыгып, безгә ата-бабаларыбызга ант иткән җирне бирер өчен, монда алып килде.+ 24  Без исән булсын өчен+ (ә бүген нәкъ шулай) һәм бар көннәребездә имин яшәсен өчен, Йәһвә безгә барлык бу күрсәтмәләрне үтәргә һәм Аллаһыбыз Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә кушты.+ 25  Әгәр Аллаһыбыз Йәһвәгә буйсынып, барлык бу әмерләрне нәкъ ул безгә кушканча үтәргә тырышсак, без тәкъва булырбыз“.+

Искәрмәләр

Яки «үзеңдә булган бар нәрсәң».
Яки «улларыңа кат-кат әйтергә».