Канун 7:1—26

  • Җиде халык юк ителергә тиеш (1—6)

  • Ни өчен Исраил сайланган булган (7—11)

  • Тыңлаучан булу фатихалар китерә (12—26)

7  Аллаһың Йәһвә син кереп, биләп алырга торган җиргә сине китергәч,+ ул синең алдан күпсанлы халыкларны да — синнән зуррак һәм көчлерәк җиде халыкны:+ хитлеләр, гиргәшлеләр, аморлылар,+ кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне+ куып чыгарыр.+  Аллаһың Йәһвә аларны сиңа бирер, һәм син аларны тар-мар итәрсең.+ Син аларны кырып бетерергә тиеш.+ Алар белән бернинди килешү төземә, аларга илтифат күрсәтмә.+  Алар белән бернинди никах килешүләре төземә.* Үз кызларыңны аларның улларына бирмә һәм аларның кызларын үз улларыңа алма.+  Чөнки алар улларыңны Аллаһыдан алып китеп, башка илаһларга хезмәт итәргә тартыр.+ Шунда Йәһвәнең сезгә ачуы кабыныр, һәм ул сезне бик тиз юк итәр.+  Аларга менә нәрсә эшләгез: мәзбәхләрен* җимерегез, изге таш баганаларын+ ватыгыз, изге агач баганаларын*+ кисеп ташлагыз һәм потларын+ яндырыгыз.  Чөнки сез — Аллаһыгыз Йәһвә өчен изге халык, һәм Аллаһыгыз Йәһвә сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан үз халкы — махсус* милке итәр өчен сайлады.+  Йәһвә сезне сез бөтен халыклардан иң зуры булганга якын күреп сайладымы?+ Юк, сез бар халыклардан иң кечесе бит.+  Йәһвә сезне яратты һәм ата-бабаларыгызга биргән антын тотты.+ Шуңа күрә Йәһвә сезне коллык йортыннан — Мисыр патшасы фиргавен кулыннан йолып алу өчен көчле кулы белән чыгарды.+  Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең хак Аллаһы, тугры Аллаһы икәнен яхшы беләсез. Ул үз килешүен тота һәм үзен яратучыларга һәм әмерләрен үтәүчеләргә меңенче буынга кадәр тугры мәхәббәтен күрсәтә.+ 10  Ә үзен нәфрәт итүчеләргә ул тиешлесен ачыктан-ачык бирер, аларны юк итәр.+ Ул үзен нәфрәт итүчеләргә җәза бирүне озакка сузмас, ул аларга тиешлесен ачыктан-ачык бирер. 11  Шуңа күрә мин сезгә биргән әмерләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне үтәгез. 12  Сез бу хөкемнәрне тыңлап, аларны үтәсәгез, Аллаһыгыз Йәһвә, ата-бабаларыгызга ант биргәнчә, үз килешүен тотар һәм сезгә тугры мәхәббәтен күрсәтер. 13  Ул сине яратыр, фатихалар һәм ишәйтер. Әйе, ул сине фатихалап, ата-бабаларыңа сиңа бирергә ант иткән җирдә+ сиңа күп балалар,+ мул уңыш, ашлык, яңа шәраб, май бирер+ һәм көтүләреңдә бозаулар һәм бәрәннәр үрчер. 14  Син бар халыкларга караганда күбрәк хәер-фатихалы булырсың.+ Араңда бер ир-ат та, хатын-кыз да баласыз булмас, мал-туарың да кысыр калмас.+ 15  Йәһвә синнән бөтен авыруларны ераклаштырыр һәм сиңа Мисырда билгеле булган коточкыч чирләрнең берсен дә китермәс,+ аларны ул сине нәфрәт итүчеләргә җибәрер. 16  Аллаһың Йәһвә сиңа биргән бар халыкларны син юк итәргә тиеш.+ Аларны кызганма,+ илаһларына хезмәт итмә,+ чөнки бу синең өчен тозак булыр.+ 17  „Бу халыклар бездән зуррак. Мин аларны ничек куып җибәрә алыйм?“+ — дигән фикерең туса, 18  алардан курыкма.+ Аллаһың Йәһвәнең фиргавен һәм бөтен Мисыр белән нәрсә эшләгәнен исеңә төшер.+ 19  Шулай ук күзләрең күргән бөек хөкемнәрне,* Аллаһың Йәһвә сине азат итәр өчен кылган галәмәтләр белән могҗизаларны,+ аның куәтле һәм кодрәтле кулын исеңә төшер.+ Син курыккан барлык бу халыклар белән дә Йәһвә Аллаһың шулай эшләр.+ 20  Аллаһың Йәһвә аларга төшенкелек рухы* җибәрер. Һәм алар арасыннан исән калганнар+ һәм синнән яшеренгәннәр юк булыр. 21  Алар аркасында котың алынмасын, чөнки Аллаһың Йәһвә синең белән.+ Ул — бөек һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы.+ 22  Аллаһың Йәһвә бу халыкларны синнән аз-азлап куып җибәрәчәк.+ Кыргый хайваннар, күбәеп китеп, зыян китермәсен өчен, бу халыкларны тиз генә юк итмә. 23  Аллаһың Йәһвә аларны сиңа биреп, бер-бер артлы җиңәргә ярдәм итәр, һәм алар кырылып бетәр.+ 24  Ул аларның патшаларын синең кулыңа бирер,+ һәм син аларның исемнәрен күкләр астыннан бетерерсең.+ Син аларны юк итәрсең,+ беркем дә сиңа каршы тора алмас.+ 25  Аларның табынган илаһларының потларын утта яндыр.+ Потлар ясалган көмеш я алтын аркасында тозакка эләкмәс өчен, ул көмеш-алтынга кызыкма һәм аны үзеңә алма,+ чөнки ул — Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.+ 26  Өеңә җирәнгеч нәрсә алып кайтма, юкса син дә аның кебек юк ителерсең. Аннан чиркан һәм аны нәфрәт ит, чөнки ул — юк ителергә тиешле нәрсә.

Искәрмәләр

Яки «катнаш никахларга кермә».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «сынаулар».
Я, бәлки, «паника; дәһшәт».