Канун 8:1—20

  • Йәһвәнең фатихалары (1—9)

    • «Икмәк белән генә түгел» (3)

  • Йәһвәне онытма (10—20)

8  Мин бүген сезгә биргән бөтен әмерләрне тырышып үтәгез. Шулчак сез озак яшәрсез,+ ишәерсез һәм Йәһвә ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә кереп, аны биләп алырсыз.+  Аллаһың Йәһвә сине чүл буйлап 40 ел йөрткән озын юлны исеңдә тот.+ Ул сине, басынкыландырыр өчен һәм сынап,+ йөрәгеңдә нәрсә булганын+ һәм син аның әмерләрен үтәрсеңме, юкмы икәнен белер өчен, шулай йөртте.  Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән дә яши.+ Син моны белсен өчен, ул сине басынкыландырды, ач йөртте+ һәм үзең дә, аталарың да белмәгән ма́нна белән тукландырды.+  Шушы 40 ел дәвамында кигән киемең тузмады, аякларың да шешмәде.+  Син яхшы беләсең, кеше үз улын ничек төзәтсә, Аллаһың Йәһвә дә сине шулай төзәтте.+  Аллаһың Йәһвәнең әмерләрен үтәп, аның юлларыннан йөр һәм аны тирән хөрмәт ит.  Чөнки Аллаһың Йәһвә сине яхшы җиргә алып бара.+ Ул җир — су ташкыннары* булган җир, үзәнлекләрендә һәм таулы җирләрендә чишмәләр һәм тирән су чыганаклары аккан җир,  бодай һәм арпа, йөзем, инҗир һәм анар үскән җир,+ зәйтүн мае һәм бал булган җир.+  Анда икмәк кытлыгы булмас, һичнәрсәгә мохтаҗ булмассың, ул җирләрнең ташларында тимер бар, һәм син аның тауларында бакыр чыгарырсың. 10  Туйганчы ашаганда, Аллаһың Йәһвәне үзеңә яхшы җир биргәне өчен макта.+ 11  Сак бул, Аллаһың Йәһвәне онытма, аның мин бүген сиңа үтәргә кушкан әмерләрен, хөкемнәрен һәм кагыйдәләрен үтәми калма. 12  Туйганчы ашаганда һәм яхшы йортлар төзеп анда яшәгәндә,+ 13  эре һәм вак терлегең үрчегәч, көмешең һәм алтының күбәйгәч һәм бар нәрсәң мул булгач, 14  йөрәгең горур булып китмәсен,+ һәм үзеңне Мисыр җиреннән — коллык йортыннан чыгарган Аллаһың Йәһвәне онытма.+ 15  Ул сине бөек һәм куркыныч чүлдә,+ агулы еланнар һәм чаяннар булган, сусыз коры җирләрдә йөртте. Ул каты кыядан су чыгарды+ 16  һәм, киләчәктә сиңа файда китерсен дип+ сине басынкыландырыр өчен+ һәм сынар өчен, чүлдә сине аталарың белмәгән ма́нна белән тукландырды.+ 17  Әгәр синең: „Бу байлыкны мин үз куәтем һәм үз кул көчем белән таптым“,— дигән уең туса,+ 18  онытма, Аллаһың Йәһвә, ата-бабаларыңа ант иткән килешүен үтәр өчен (ә бүген ул аны үти),+ сиңа байлык табарга куәт бирә.+ 19  Әгәр сез кайчан да булса Аллаһыгыз Йәһвәне онытып, башка илаһларга иярсәгез, аларга хезмәт итеп сәҗдә кылсагыз, мин сезне бүген кисәтәм: сез, һичшиксез, юк булачаксыз.+ 20  Йәһвә алдыгыздан халыкларны ничек юк итеп барса, сез дә Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламаганыгыз өчен шулай юк булырсыз.+

Искәрмәләр

Сүзлектән «Елга үзәне» к.