Көләсәйлеләргә 4:1—18

  • Хуҗаларга киңәш (1)

  • «Өзлексез дога кылыгыз» (2—4)

  • Җыелыштан булмаганнар белән үзегезне зирәк тотыгыз (5, 6)

  • Йомгаклау сүзләре (7—18)

4  Хуҗалар, күктә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып,+ колларыгыз белән үзегезне гадел һәм намуслы тотыгыз.  Өзлексез дога кылыгыз,+ дога турында әйткәндә, уяу торыгыз һәм рәхмәтле булыгыз.+  Шул ук вакыт безнең турында да дога кылыгыз,+ без Мәсих турындагы изге серне игълан итә алсын өчен, Аллаһы безгә үз сүзен вәгазьләргә ишек ачсын дип сорагыз (мин шул сер хакына төрмәдә богауланып утырам да).+  Мин серне тиешенчә, ягъни ачык итеп, сөйли алсын өчен дога кылыгыз.  Җыелыштан булмаганнар белән үзегезне зирәк тотыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз.*+  Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын,+ шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез.+  Минем турындагы бар яңалыкларны сезгә яраткан кардәшем һәм Хуҗабызга тугры хезмәт итүче хезмәттәшем Ту́хик+ хәбәр итәр.  Мин аны, сез хәлләребез турында белсен өчен һәм ул күңелегезне юатсын өчен, сезнең янга җибәрәм.  Аның белән бергә сезнең яклардан булган Ани́симусны+ — тугры һәм яраткан кардәшемне дә җибәрәм. Алар сезгә монда булган бар хәлләрне сөйләп бирер. 10  Минем белән бергә төрмәдә утыручы Ариста́рх,+ Барнабның туганы Марк+ (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез+ диелгән иде) 11  һәм Юсты́ дип аталган Гайсә (алар сөннәтлеләрдән) сезгә сәламнәрен тапшыралар. Алар гына — Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүче кардәшләрем, һәм алар миңа зур юаныч чыганагы булды. 12  Сезнең яклардан булган Ипафра́с+ — Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе — сезгә үз сәламнәрен тапшыра. Ул, Аллаһының ихтыяры белән бәйле булган бар нәрсәдә ышанычыгыз нык булсын өчен һәм сез җитлеккән мәсихчеләрчә какшамас торсын өчен, бар көчен куеп һәрвакыт сезнең турында дога кыла. 13  Аның турында шаһитлек бирәм: ул сезнең хакка, Лауди́кия һәм Һира́полистагылар хакына зур тырышлыклар куя. 14  Яраткан табибыбыз Лүк+ һәм Дима́с+ сезгә үз сәламнәрен җибәрә. 15  Лауди́киядәге кардәшләргә, Ни́мфәгә һәм аның өендәге җыелышка миннән сәлам әйтегез.+ 16  Сез бу хатны укыгач, аны Лауди́киядәге җыелышта да укысыннар,+ ә Лауди́кия җыелышына язылган хатны сез дә укыгыз. 17  Ә Әрхипкә:+ «Хуҗабызның шәкерте буларак кабул иткән хезмәтне тиешенчә үтәр өчен, игътибарлы бул»,— диегез. 18  Шушы сәламләү сүзләрне мин, Пау́л, үз кулым белән язам.+ Минем төрмәдә богауланып утыруымны+ истә тотыгыз. Сезгә Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «билгеләнгән вакытны түләп алыгыз».