Лүк 12:1—59

  • Фарисейлар ачыткысы (1—3)

  • Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыгыз (4—7)

  • Мәсих белән бердәмлектә торуны тану (8—12)

  • Акылсыз бай кеше турында ачык мисал (13—21)

  • «Борчылмагыз, җитәр» (22—34)

    • Кечкенә көтү (32)

  • Уяу булу (35—40)

  • Тугры идарәче һәм тугры булмаган идарәче (41—48)

  • Тынычлык китерергә дип түгел, ә аерырга дип килү (49—53)

  • Вакыйгаларның мәгънәсен аңлау (54—56)

  • Бәхәсне җайга салу (57—59)

12  Ул вакытта меңнәрчә кеше җыелды. Алар бер-берсен кысрыклый иде. Гайсә иң элек үз шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз.+  Шулай да ачыкланмый калачак яшерелгән һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк.+  Шуңа күрә сез караңгылыкта сөйләгән һәр нәрсәне яктылыкта ишетәчәкләр, һәм үз бүлмәләрегездә пышылдап әйткәннәрегезне өй түбәләреннән вәгазьләячәкләр.  Дусларым,+ сезгә тагын шуны әйтәм: тәнне үтереп тә, башка һичнәрсә эшли алмаучылардан курыкмагыз.+  Әмма кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: үтергәч, сезне Гәһәннәгә* ташларга хакимлеге булган Аллаһыдан куркыгыз.+ Әйе, сезгә шуны әйтәм: менә Аңардан куркыгыз.+  Биш чыпчык ике тиенгә* сатыла түгелме соң? Шулай да Аллаһы аларның берсен дә онытмый.*+  Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит.+ Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.+  Сезгә шуны әйтәм: кешеләр алдында мине таныган һәркемне+ Адәм Улы да Аллаһының фәрештәләре алдында таныр.+  Ләкин кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән Адәм Улы да Аллаһының фәрештәләре алдында ваз кичәчәк.+ 10  Адәм Улына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер, әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче кичерелмәс.+ 11  Сезне халык җыелышлары,* хөкүмәт кешеләре һәм хакимнәр алдына китергәндә, үзебезне ничек итеп якларга һәм нәрсә әйтергә дип борчылмагыз,+ 12  чөнки ул сәгатьтә изге рух сезне әйтергә кирәк булган нәрсәләргә өйрәтәчәк».+ 13  Шунда халык арасыннан берәү Гайсәгә: «Остаз, абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен әле»,— диде. 14  Ул исә теге кешегә болай дип җавап бирде: «Сезне хөкем итәргә яки малыгызны бүләргә мине кем билгеләгән?» 15  Шуннан соң ул барысына болай диде: «Сак булыгыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз,+ чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел».+ 16  Ул аларга мондый мисал китерде: «Бер бай кеше иген кырында мул уңыш җыйган 17  һәм шуңа күрә үз эченнән генә: „Миңа нәрсә эшләргә инде? Ашлыгымны салыр урыным юк бит“,— дип уйлана башлаган. 18  Шунда ул болай дигән: „Ә, менә нәрсә эшлим:+ амбарларымны сүтәм дә, зуррак амбарлар салам һәм бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыям. 19  Шул чак үземә:* „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың җыелган. Ял ит, аша, эч, күңел ач“,— диярмен“. 20  Әмма Аллаһы аңа болай дигән: „И акылсыз, шушы төндә синнән җаныңны алачаклар. Җыйганнарың кемгә калыр соң?“+ 21  Үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була».+ 22  Аннары ул үз шәкертләренә болай диде: «Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: үз җаныгыз өчен нәрсә ашарга дип һәм үз тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз, җитәр.+ 23  Җан — ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит. 24  Козгыннарга карагыз: алар чәчми дә, урмый да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра.+ Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк түгелме соң?+ 25  Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә* булса да озайта ала? 26  Шулай булгач, андый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, башка нәрсәләр турында ник кайгырырга соң?+ 27  Кырдагы лаләләрнең үсүенә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән.+ 28  Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, сезне ул бигрәк тә киендерәчәк! 29  Шуңа күрә, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип, бүтән кайгырып йөрмәгез.+ 30  Бу дөньядагы халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә.+ 31  Ләкин сез алга таба да аның Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.+ 32  Кечкенә көтү,+ курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде.+ 33  Милкегезне сатыгыз да хәер* бирегез.+ Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күкләрдә һич тә кимеми торган байлык җыегыз,+ анда карак та тия алмас, көя дә ашамас. 34  Чөнки байлыгыгыз кайда булса, күңелегез дә шунда булыр. 35  Киенеп, әзер торыгыз,*+ һәм яктырткычларыгыз янып торсын.+ 36  Ә үзегез туйдан кайтасы хуҗасын көтүче һәм ул кайтып шаку белән ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек булыгыз.+ 37  Хуҗалары кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен буар да, аларны табын янына утыртып, аларга хезмәт итәргә әзер торыр. 38  Ул төн урталарында* я хәтта әтәчләр кычкырганда* кайтып, хезмәтчеләренең уяу торуын күрсә, алар бәхетле! 39  Әмма шуны белегез: йорт хуҗасы каракның кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.+ 40  Сез дә әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк».+ 41  Шунда Пете́р Гайсәдән: «Хуҗам, син бу мисалны безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бөтенесе өчен дәме?» — дип сорады. 42  Гайсә болай диде: «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торыр өчен, Хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә* башлык итеп куелачак ышанычлы һәм акыллы идарәче* кем соң?+ 43  Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле! 44  Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр. 45  Ә инде бу хезмәтче күңеленнән генә: „Хуҗам кайтырга ашыкмый әле“,— диеп, хезмәтче ирләрне дә, хезмәтче хатыннарны да кыйный башласа, үзе ашап-эчеп, исереп йөрсә,+ 46  шул хезмәтченең Хуҗасы ул көтмәгән көнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтыр да аны каты җәзага тартыр, һәм аның өлеше тугрылыксызлар белән бер булыр. 47  Шунда Хуҗасының ихтыярын белеп тә, әзер булмаган һәм аның әйткәнен үтәмәгән хезмәтчене бик каты кыйнарлар.+ 48  Ә инде хуҗасының ихтыярын аңламаган һәм җәзага лаеклы эш кылган хезмәтчене азрак кыйнарлар. Әйе, кемгә күп бирелсә, аңардан күп таләп ителер, һәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аңардан гадәттәгедән күбрәк таләп ителер.+ 49  Мин җиргә ут төртергә килдем. Ә бу ут инде яна башлаган икән, миңа тагын ни теләргә кала? 50  Мин үзем үтәргә тиешле чумдырылу бар, һәм аны үтеп чыкканчы, мин шулкадәр интегәм!+ 51  Мин җиргә тынычлык китерергә килдем дип уйлыйсызмы? Һич тә юк, мин аерырга дип килдем.+ 52  Чөнки моннан ары өйдәге биш кеше аерылыр, өчесе икесенә каршы, ә икесе өчесенә каршы булыр. 53  Барысы да аерылыр: ата — улына, улы — атасына каршы; ана — кызына, кызы — анасына каршы; каенана — килененә, килене каенанасына каршы булыр».+ 54  Шуннан соң ул халыкка болай диде: «Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрү белән сез: „Давыл булыр“,— дисез, һәм шулай була да. 55  Ә көньяктан җил искәнен күрү белән: „Бик эссе булыр“,— дисез, һәм шулай була да. 56  Икейөзлеләр, сез җир һәм күк йөзен күзәтеп, һава торышын әйтә аласыз, ә ни өчен сез хәзерге вакыйгаларның мәгънәсен әйтә алмыйсыз?+ 57  Нәрсә ул гаделлек? Ник моның турында үзегез уйлап карамыйсыз? 58  Әйтик, син дәгъвачың белән идарәче янына барасың, ди. Бу бәхәсне әле судка барып җиткәнче җайга салырга тырыш. Югыйсә ул сине судьяга китерер, судья суд хезмәткәренә тапшырыр, суд хезмәткәре исә сине төрмәгә ташлар.+ 59  Белеп тор: бурычыңның актык тиененә* кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ике ассарийга». Ә14 кушымт. к.
Яки «һәрберсенә игътибар итә».
Я, бәлки, «синагогалар».
Яки «җаныма».
Сүзгә-сүз «Билегез буылган булсын».
Сүзгә-сүз «өченче сакта», ягъни төн уртасыннан алып иртәнге 3 кә кадәр.
Сүзгә-сүз «икенче сакта», ягъни як. кичке 9 дан алып төн уртасына кадәр.
Яки «йорт хезмәтчеләренә».
Яки «йорт хуҗалыгын алып баручы».
Сүзгә-сүз «соңгы лептасына». Ә14 кушымт. к.