Лүк 17:1—37

  • Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр, кичерү һәм иман (1—6)

  • «Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр» (7—10)

  • Махаулы 10 кешене савыктыру (11—19)

  • Аллаһы Патшалыгының килүе (20—37)

    • «Аллаһы Патшалыгы сезнең арада» (21)

    • «Лут хатынын исегездә тотыгыз» (32)

17  Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр һичшиксез булачак. Әмма андыйларга кайгы!  Ул шушы кечкенәләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәргәнче, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ыргытсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+  Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Кардәшең сиңа каршы гөнаһ кылса, аны шелтәлә+ һәм, тәүбә итсә, аны кичер.+  Ул көненә хәтта җиде тапкыр сиңа каршы гөнаһ кылса һәм җиде тапкыр яныңа килеп: „Тәүбә итәм“,— дисә, аны кичер».+  Шуннан соң рәсүлләр Хуҗабызга: «Безнең иманыбызны арттырчы»+,— диделәр.  Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тут агачына: „Тамырың белән чык та диңгезгә күчеп утыр!“ — дисәгез, ул сезне тыңлар иде.+  Кайсыгыз җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр?  Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм, мин ашап-эчкәндә, билеңне буып, миңа хезмәт ит. Шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме?  Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы? 10  Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“+,— диегез». 11  Иерусалимга юл тотканда, ул Сама́рия белән Гәлилә́я арасыннан үтеп бара иде. 12  Бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алды һәм аңардан читтәрәк тукталды.+ 13  Алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкырдылар. 14  Аларны күргәч ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»+,— диде. Алар барган чакта савыктылар.+ 15  Аларның берсе савыкканын күргәч, көчле тавыш белән Аллаһыны данлап кире килде 16  һәм, Гайсә алдына йөзтүбән капланып, аңа рәхмәт укый башлады. Ә ул кеше сама́рияле иде.+ 17  Шунда Гайсә болай диде: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? 18  Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?» 19  Шуннан соң Гайсә аңа: «Тор, юлыңда бул. Иманың сине савыктырды»+,— диде. 20  Бер көнне фарисейлар аңардан Аллаһы Патшалыгының киләчәк вакыты турында сорадылар.+ Ул аларга мондый җавап бирде: «Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак, 21  һәм аның турында: „Менә ул монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дип әйтмәячәкләр. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада».+ 22  Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Шундый көннәр килер ки, сез Адәм Улы көннәренең берсен күрергә теләрсез, әмма күрмәссез. 23  Кешеләр сезгә: „Менә ул тегендә!“ яки: „Менә ул монда!“ — дияр. Чыкмагыз һәм алар артыннан бармагыз.+ 24  Чөнки яшен күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы яктырткан кебек, Адәм Улы+ белән дә үз көнендә шул ук рәвешчә булачак.+ 25  Әмма башта ул күп газаплар чигәргә тиеш, һәм бу буын аны кире кагарга тиеш.+ 26  Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улы көннәрендә дә шулай булачак:+ 27  кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ Шуннан соң Туфан килеп барысын һәлак иткән.+ 28  Лут көннәрендә дә шулай булган:+ кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, сатып алганнар, сатканнар, утыртканнар, төзегәннәр. 29  Әмма Лут Сәдү́м шәһәреннән чыккан көнне күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән.+ 30  Адәм Улы үзен кешеләргә ачкан көнне дә шулай булачак.+ 31  Ул көнне өй түбәсендәге кеше, әйберләре өй эчендә калган булса, аларны алыр өчен төшмәсен, кырдагысы да өендәге әйберләрен алыр өчен кайтмасын. 32  Лут хатынын исегездә тотыгыз.+ 33  Үз җанын саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын югалтучы аны саклап калыр.+ 34  Сезгә шуны әйтәм: ул төнне ике кеше бер ятакта булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 35  Ике хатын-кыз бер тегермәндә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр». 36  *—— 37  Шунда алар аңардан: «Хуҗабыз, бу кайда булыр?» — дип сорады. Ул аларга: «Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр»+,— диде.

Искәрмәләр