Марк 1:1—45

  • Чумдыручы Яхъя вәгазьли (1—8)

  • Гайсәнең суга чумдырылуы (9—11)

  • Шайтан Гайсәне вәсвәсәли (12, 13)

  • Гайсә Гәлиләядә вәгазьли (14, 15)

  • Беренче шәкертләрне чакыру (16—20)

  • Җенне куып чыгару (21—28)

  • Гайсә Кәпернаумда күп кенә кешене савыктыра (29—34)

  • Аулак урында дога кылу (35—39)

  • Махаулы кеше тазарына (40—45)

1  Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы.  Ишагыя́ пәйгамбәр болай дип язган: «(Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк.)+  Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә* өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+  Шул сүзләр буенча, чүлдә Чумдыручы Яхъя вәгазьләп йөри башлады һәм кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде.+  Бөтен Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәүче бар халык аның янына килде. Алар үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдү́н елгасында суга чумдырып алды.+  Яхъя дөя йоныннан кием киеп, билен күн каеш белән буып йөрде,+ саранча һәм кыр балы белән тукланды.+  Ул болай дип вәгазьләде: «Минем артымнан миннән көчлерәк берәү килә. Мин, иелеп, аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел.+  Мин сезне суга чумдырдым, ә ул сезне изге рухка чумдырыр».+  Шул көннәрдә Гәлилә́ядәге Насарадан Гайсә килде, һәм Яхъя аны Үрдүн елгасында суга чумдырды.+ 10  Гайсә, судан күтәрелү белән, күкләрнең ачылуын һәм рухның үзенә күгәрчен рәвешендә төшүен күрде.+ 11  Шунда күкләрдән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»+,— дигән тавыш килде. 12  Шунда рух аны чүлгә китәргә дәртләндерде. 13  Гайсә чүлдә 40 көн яшәде, һәм анда аны Шайтан вәсвәсәләде.+ Гайсә кыргый хайваннар арасында булды, һәм фәрештәләр аңа хезмәт итте.+ 14  Яхъя кулга алынганнан соң, Гайсә, Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләп,+ Гәлилә́ягә китте.+ 15  Ул: «Билгеләнгән вакыт килде, һәм Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез+ һәм яхшы хәбәргә иман итегез»,— дип сөйләде. 16  Гәлилә́я диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмәләрен салучы+ Шимунны һәм аның бертуганы Әндрине күрде.+ Алар балыкчылар иде.+ 17  Гайсә аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде.+ 18  Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр.+ 19  Бераз юл үткәч, ул Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар көймәдә ятьмәләрен төзәтәләр иде.+ 20  Ул аларны шунда ук чакырды. Алар, аталары Зебедине ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Гайсә артыннан киттеләр. 21  Алар бергәләп Кәпернаумга юл тоттылар. Шимбә көне җитү белән, Гайсә, синагогага кереп, өйрәтә башлады.+ 22  Кешеләр аның өйрәтүенә хәйран калды, чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия булган зат кебек өйрәтте.+ 23  Шул вакытта синагогада җен хакимлегендәге бер кеше бар иде, һәм ул болай дип кычкырды: 24  «Насаралы Гайсә, сиңа бездән нәрсә кирәк?+ Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе!»+ 25  Әмма Гайсә аны шелтәләп: «Дәшмә, чык аңардан!» — диде. 26  Кешене җен тәэсире аркасында көзән җыера башлады, һәм җен, каты тавыш белән кычкырып, аңардан чыкты. 27  Бар кеше шаккатты һәм бер-берсенә: «Нәрсә бу? Ниндидер яңа тәгълимат! Ул хәтта җеннәргә боера, һәм алар аңа буйсына»,— дип әйтә башлады. 28  Аның хакындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлилә́я тирәсендәге җирләргә таралды. 29  Алар, синагогадан чыккач, Шиму́н белән Әндри́ йортына киттеләр. Алар белән бергә Ягъкуб һәм Яхъя барды.+ 30  Шимунның каенанасы+ авырудан кызышып ята иде. Гайсәгә моның турында шунда ук әйттеләр. 31  Гайсә аның янына килде дә кулыннан тотып, аны торгызды. Аның кызышуы бетте, һәм ул аларга хезмәт күрсәтә башлады. 32  Кич җитеп, кояш баегач, халык Гайсә янына барлык авыруларны һәм җенле кешеләрне китерә башлады.+ 33  Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды. 34  Ул төрле авырудан интегүче күп кешеләрне савыктырды+ һәм күп җеннәрне куып чыгарды, әмма җеннәргә сөйләргә рөхсәт итмәде, чөнки алар аның Мәсих икәнен* белә иде. 35  Иртән иртүк, әле яктырганчы, ул, торып, аулак урынга китте һәм анда дога кыла башлады.+ 36  Ләкин Шимун һәм аның белән бергә булган башкалар Гайсәне эзләп киттеләр, 37  ә тапкач: «Сине барысы да эзли»,— диделәр. 38  Әмма ул аларга: «Вәгазьләр өчен тагын берәр җиргә, якындагы шәһәрләргә барыйк, чөнки мин шуның өчен килдем»+,— диде. 39  Ул бөтен Гәлилә́я буйлап синагогаларда вәгазьләп һәм җеннәрне куып чыгарып йөрде.+ 40  Шунда аның янына махаулы бер кеше килде һәм, тезләнеп: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялварды.+ 41  Гайсә, аны кызганып, кулын сузды һәм, аңа кагылып: «Телим! Тазарын»,— диде.+ 42  Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты, һәм ул тазарынды. 43  Шул кешене озатканда, Гайсә аны каты кисәтеп 44  болай диде: «Кара аны, берәүгә дә берни сөйләмә, ләкин руханига барып күрен һәм тазарынуың өчен Муса кушканны китер,+ бу аларга шаһитлек булыр».+ 45  Ләкин бу кеше, киткәч, булган хәл хакындагы хәбәрне таратып, бөтен җирдә сөйли башлады, шуңа күрә Гайсә шәһәргә инде ачыктан-ачык керә алмады. Ул шәһәр читендә, аулак урыннарда калды. Әмма кешеләр аның янына бар яктан килеп торды.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «кем икәнен».