Марк 10:1—52

  • Никах һәм аерылышу (1—12)

  • Гайсә балаларны фатихалый (13—16)

  • Бай яшь кешенең соравы (17—25)

  • Патшалык хакына корбаннар (26—31)

  • Гайсә үз үлеме турында кабат пәйгамбәрлек итә (32—34)

  • Ягъкуб белән Яхъяның үтенече (35—45)

    • Гайсә күпләрне йолып ала (45)

  • Сукыр Бартимәйне савыктыру (46—52)

10  Шуннан соң Гайсә Үрдү́н аръягындагы Яһүдия́ чикләренә килде. Анда аның янына кабат күп халык җыелды, һәм ул аларны, гадәттәгечә, өйрәтә башлады.+  Шунда фарисейлар килде һәм, аны сынарга теләп, аңардан, ир кешегә хатыны белән аерылышырга ярыймы, дип сорады.+  Ә ул алардан: «Муса сезгә нинди әмер бирде?» — дип сорады.  «Муса аерылышу кәгазе язарга һәм аерылышырга рөхсәт иткән»+,— дип әйтте алар.  Гайсә исә аларга болай диде: «Ул сезгә бу әмерне сез таш йөрәкле+ булганга биргән.+  Әмма башлангычтан ук „Ул аларны ир һәм хатын итеп яратты.+  Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да,+  икесе бер тән булыр“.+ Әйе, алар инде ике түгел, ә бер тән.  Шулай итеп, Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».+ 10  Өйдә утырганда, шәкертләр аңардан бу хакта сораштыра башлады. 11  Ул аларга болай диде: «Хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина+ кыла һәм хатынына хыянәт итә. 12  Хатын да, ире белән аерылышып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла».+ 13  Кешеләр Гайсә янына балаларны, ул аларга кагылсын өчен, китерә башладылар, ләкин шәкертләр ул кешеләрне шелтәләде.+ 14  Гайсәгә бу ошамады, һәм ул аларга болай диде: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы.+ 15  Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк».+ 16  Аннары ул балаларны кочаклады, өсләренә кулларын куеп,+ аларга үз фатихасын бирә башлады. 17  Инде китәм генә дигәндә, аның янына бер кеше йөгереп килде һәм алдына тезләнеп: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 18  Гайсә аңа болай диде: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк.+ 19  Син бит мондый әмерләрне беләсең: „Кеше үтермә,+ зина кылма,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+ алдама,+ әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“».+ 20  Теге кеше аңа: «Остаз, мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм»,— диде. 21  Гайсә аңа ярату тулы караш белән карап куйды да: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: бар, үзеңдә булганны сатып, акчаны ярлыларга өләш, һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»+,— диде. 22  Андый җавап теге кешене боектырды, һәм ул кайгырып китеп барды, чөнки аның бик күп мал-мөлкәте бар иде.+ 23  Гайсә якындагы кешеләргә карап алды да үз шәкертләренә: «Бай кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!»+ — диде. 24  Әмма шәкертләр аның бу сүзләренә шаккатты. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Балалар, Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен! 25  Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+ 26  Алар тагын да ныграк гаҗәпләнде һәм аңардан:* «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорады.+ 27  Гайсә аларга карап: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»+,— диде. 28  Шунда Пете́р аңа: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек»,— дип әйтте.+ 29  Гайсә исә болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем+ 30  хәзерге вакытта 100 тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак,+ ә киләчәк дөнья төзелешендә* мәңгелек тормышка ия булачак. 31  Беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр».+ 32  Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга бара торган юл буйлап күтәрелә башлады. Ул үзе алдарак бара иде. Шәкертләре гаҗәпләнеп барды, башкаларны исә курку баса башлады. Гайсә 12 рәсүлен кабат читкә чакырып, үзенә кичерергә туры киләчәк хәлләр турында сөйли башлады:+ 33  «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп, башка халык кешеләренә тапшырачак, 34  аңардан мыскыллап көләчәкләр, аңа төкерәчәкләр, аны камчылаячаклар һәм үтерәчәкләр, әмма өч көннән соң, ул үледән терелеп торачак».+ 35  Аның янына Зебединең уллары Ягъкуб белән Яхъя+ килеп: «Остаз, үтенечебезне үтәсәң иде»,— диделәр.+ 36  Ул алардан: «Нинди үтенечегезне үтәргә?» — дип сорады. 37  «Патшалыгыңда идарә иткәндә, беребезгә уң ягыңда, ә икенчебезгә сул ягыңда утырырга рөхсәт ит»+,— дип әйттеләр алар. 38  Ләкин Гайсә аларга: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчә торган касәне эчә аласызмы, яки мин кичергән нәрсәләрне* кичерә аласызмы?»+ — диде. 39  Алар аңа: «Алабыз»,— диделәр. Гайсә исә аларга болай диде: «Мин эчә торган касәне эчәрсез һәм мин кичергәнне кичерерсез.+ 40  Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар кемгә әзерләнгән, шуларныкы». 41  Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачулары кабарды.+ 42  Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып алды да болай диде: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре дип саналган кешеләр халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота.+ 43  Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын,+ 44  һәм беренче булырга теләүче барысы өчен дә кол булсын. 45  Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә+ һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».+ 46  Шуннан соң алар Әрихәгә килделәр. Гайсә, аның шәкертләре һәм күп санлы халык Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимә́й (Тимә́й улы) утыра иде.+ 47  Ул Насаралы Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Давыт Улы,+ Гайсә, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады.+ 48  Күпләр аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 49  Гайсә туктады да: «Чакырыгыз аны»,— диде. Шунда сукырны чакырып: «Кыю бул! Тор, ул сине чакыра»,— диделәр. 50  Ул өске киемен салып ташлады да, сикереп торып, Гайсә янына китте. 51  Гайсә аңардан: «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. «Остаз,* күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде аңа сукыр кеше. 52  Гайсә аңа: «Бар. Иманың сине савыктырды»+,— диде. Теге кеше шунда ук күрә башлады+ һәм кешеләр белән бергә Гайсәгә ияреп китте.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «бер-берсеннән».
Сүзгә-сүз «чумдырылуны».
Сүзгә-сүз «Раббуни».