Марк 12:1—44

  • Явыз йөзем үстерүчеләр турында ачык мисал (1—12)

  • Аллаһы һәм кайсар (13—17)

  • Терелтү турында сорау (18—27)

  • Ике иң мөһим әмер (28—34)

  • Мәсих Давыт улымы? (35—37а)

  • «Канунчылардан сакланыгыз» (37ә—40)

  • Ярлы тол хатын ике вак акча сала (41—44)

12  Шуннан соң Гайсә аларга мисаллар китереп сөйли башлады: «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,+ аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+  Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан.  Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.  Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр.+  Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр.  Аның тагын яраткан улы булган.+ Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән.  Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик, шунда мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр.  Шунда алар аны тотып үтергәннәр дә йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.+  Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, килеп, теге йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак.+ 10  Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте.+ 11  Моны Йәһвә* башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?» 12  Дини җитәкчеләр Гайсәнең бу мисалны аларны күздә тотып китергәнен аңлады. Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар аны калдырып китте, чөнки халыктан курка иделәр.+ 13  Аннан соң алар аның янына, ул бәйләнерлек берәр сүз әйтмәсме дип, фарисейларның һәм Һиру́д тарафдарларының кайберләрен җибәрде.+ 14  Тегеләре, килеп, болай диделәр: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез. Чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтәсең. Әйтче, кайсарга* салым түләү дөресме яки юкмы? 15  Безгә түләргәме я түләмәскәме?» Аларның икейөзлелеген күреп, Гайсә: «Сез нигә мине сыныйсыз? Миңа бер динар* китерегез»,— диде. 16  Алар китергәч, ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. «Кайсарныкы»,— диделәр алар. 17  Шунда Гайсә: «Кайсарныкын — кайсарга,+ ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»+,— диде. Һәм алар аңа таң калдылар. 18  Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килде.+ Алар мондый сорау бирде:+ 19  «Остаз, Муса безгә, берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш, дип язган.+ 20  Җиде бертуган бар иде. Аларның беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте. 21  Аның хатынына икенчесе өйләнде, ләкин ул да нәсел булдырмыйча үлде. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булды. 22  Шулай итеп җидесенең берсе дә нәсел калдырмады. Ахырда хатын да үлеп китте. 23  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 24  Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.+ 25  Үледән терелүчеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак.+ 26  Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“+,— дигән. 27  Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз».+ 28  Бер канунчы аларның бәхәсләшкәннәрен ишетеп торды һәм, Гайсәнең аларга яхшы җавап бирүен күреп: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорады.+ 29  Гайсә болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраи́л, безнең Аллаһыбыз Йәһвә* — бердәнбер Йәһвә,* 30  Аллаһың Йәһвәне* бөтен йөрәгең, бөтен җаның,* бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“.+ 31  Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк». 32  Канунчы аңа болай диде: «Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең: „Ул — бердәнбер, һәм бүтән Аллаһы юк“,+ 33  һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың,* бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату тулаем яндыру корбаннарыннан да, башка төрле корбаннардан да мөһимрәк».+ 34  Шунда Гайсә аның акыллы җавап биргәнен күреп: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— диде. Һәм инде беркем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.+ 35  Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итеп, болай диде: «Ни өчен канунчылар Мәсих — ул Давыт улы дип әйтә?+ 36  Давыт үзе изге рух+ ярдәмендә болай дип әйткән бит: „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дигән“. 37  Давыт үзе аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?»+ Һәм бик күп кеше аны рәхәтләнеп тыңлады. 38  Ул өйрәтүен дәвам итеп болай диде: «Озын киемнәр киеп йөрергә, базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз.+ 39  Алар синагогаларда алгы* урыннарны, кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны яраталар,+ 40  тол хатыннарның йортларын* талыйлар һәм кешеләр күрсен дип,* озак итеп дога кылалар. Алар тагы да катырак җәза алачак». 41  Гайсә иганә савытларын+ күрерлек итеп утырды да халыкның шул савытларга акча салуын күзәтә башлады. Күп кенә бай кеше шактый акча сала иде.+ 42  Шунда бер ярлы тол хатын килеп, ике вак акча* салды.+ 43  Гайсә үз шәкертләрен чакырып болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды.+ 44  Чөнки барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «почмак башы».
Яки «императорга».
Мт 22:24 тәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «төшенүчәнлегең».
Яки «иң яхшы».
Яки «милкен».
Яки «акланыр өчен».
Сүзгә-сүз «кодрантны тәшкил итүче ике лепта». Ә14 кушымт. к.