Марк 13:1—37
13 Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып барганда, шәкертләренең берсе аңа: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!»+ — диде.
2 «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— дип әйтте аңа Гайсә.+
3 Ул Зәйтүн тавында гыйбадәтханә каршысында утырганда, Пете́р, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри́, үзләре генә аның белән калгач, болай дип сорадылар:
4 «Болар кайчан булачак, һәм моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче».+
5 Шунда Гайсә аларга болай дип сөйли башлады: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+
6 Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— дип әйтеп, күпләрне юлдан яздырыр.
7 Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәч, хафага төшмәгез. Болар булырга тиеш, шулай да бу әле ахыр түгел.+
8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән җир тетрәүләр булыр, ачлык та булыр.+ Бу газапларның* башы.+
9 Сез исә уяу торыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне судка бирерләр,+ синагогаларда+ кыйнарлар һәм, идарәчеләр белән патшаларга шаһитлек бирер өчен, алар алдына бастырырлар.+
10 Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш.+
11 Сезне судка тапшырыр өчен кулга алганда, нәрсә әйтергә дип хафаланмагыз. Әмма сезгә шул вакытта изге рух биргәнне сөйләгез, чөнки сез түгел, ә изге рух сөйләр.+
12 Туган туганын, ата үз баласын үлемгә тапшырыр, һәм бала, ата-анасына каршы чыгып, аларны үлемгә тапшырыр.+
13 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы сезне нәфрәт итәр.+ Әмма ахырга кадәр нык калган+ кеше котылыр.+
14 Сез һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең+ торырга тиеш булмаган урында торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), яһүдиядәгеләр тауларга качсын.+
15 Өй түбәсендәге кеше төшмәсен һәм, өйдән берәр нәрсә алыр өчен, анда кермәсен.
16 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, кире кайтмасын.
17 Ул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+
18 Бу кышка туры килмәсен дип дога кылыгыз,
19 чөнки шул көннәр афәт көннәре булачак.+ Андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак.+
20 Йәһвә* ул көннәрне кыскартмаса, һичкем* исән кала алмас иде. Әмма ул шул көннәрне үз сайланганнары хакына кыскартачак.+
21 Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз.+
22 Чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килер+ һәм, мөмкин булса, сайланганнарны читкә алып китәр өчен, билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтер.
23 Сез исә уяу булыгыз.+ Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем.
24 Ләкин ул көннәрдә, шул афәттән соң, кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс,+
25 күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер.
26 Шунда бөек кодрәт һәм дан белән болытларда килүче Адәм Улын+ күрерләр.+
27 Ул фәрештәләрне җибәрер һәм җир читеннән алып күк читенә кадәр үз сайланганнарын бар яклардан җыяр.+
28 Инҗир агачыннан сабак алыгыз. Аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+
29 Шулай ук боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+
30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер.+
31 Күк һәм җир юкка чыгар,+ әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+
32 Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+
33 Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз.+
34 Моны чит илгә киткән кеше мисалы белән чагыштырып була: ул һәр хезмәтчесенә аерым эш кушып, аларга йортын тапшырып киткән+ һәм капка сакчысына уяу торырга кушкан.+
35 Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз.+ Ул кич белән дә, төн уртасында да, таң атар алдыннан* да, иртән иртүк тә кайтырга мөмкин.+
36 Уяу тормасагыз, ул, көтмәгәндә кайтып, сезнең йоклаганыгызны күрер.+
37 Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз».+
Искәрмәләр
^ Ягъни тулгак тоту газапларының.
^ Сүзгә-сүз «бернинди тән».
^ А5 кушымт. к.
^ Сүзгә-сүз «әтәч кычкырганда».