Марк 14:1—72

  • Руханилар Гайсәне үтерергә ниятли (1, 2)

  • Бер хатын Гайсәнең башына хуш исле май агыза (3—9)

  • Яһүд Гайсәне сата (10, 11)

  • Соңгы Пасах бәйрәме (12—21)

  • Хуҗаның кичке ашы гамәлгә кертелә (22—26)

  • Петернең ваз кичүе турында алдан әйтелә (27—31)

  • Гайсә Гитсимәндә дога кыла (32—42)

  • Гайсәне кулга алалар (43—52)

  • Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем итәләр (53—65)

  • Петер Гайсәдән ваз кичә (66—72)

14  Ике көннән соң Паса́х+ һәм Төче икмәк бәйрәме+ буласы иде.+ Өлкән руханилар белән канунчылар Гайсәне хәйлә корып кулга алу һәм үтерү әмәлен эзли иделәр.+  Әмма алар: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дия иде.  Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә табын янында утырганда, алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард иде. Хатын, савытны ачып, майны Гайсәнең башына агыза башлады.+  Шунда кайберәүләр ярсуланып болай диештеләр: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә?  Бу майны 300 дән артык динарга* сатып, ярлыларга биреп була иде бит!» Һәм аларның бу хатынга ачулары чыкты.*  Әмма Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны. Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде.+  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+  Ул хәленнән килгәнен эшләде, тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде.+  Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен,+ бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+ 10  Ә Яһүд Искарио́т — 12 шәкертнең берсе — Гайсәне өлкән руханиларга сатар өчен, алар янына китте.+ 11  Аның сүзләрен ишеткәч, алар сөенде һәм аңа көмеш тәңкәләр бирергә вәгъдә итте.+ Һәм ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады. 12  Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә,+ йола буенча Пасах бәйрәме корбаны китерелгәндә,+ шәкертләре Гайсәдән: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар.+ 13  Шунда ул ике шәкертен чакырды да аларга болай диде: «Шәһәргә барыгыз. Анда сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа иярегез дә+ 14  ул кергән йортның хуҗасына: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ — диегез“. 15  Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер. Анда безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез». 16  Шәкертләр шәһәргә кергәч, барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды, һәм алар Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 17  Кич җиткәч, ул анда 12 шәкерте белән бергә килде.+ 18  Табын янында ашап утырганда, Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү, минем белән ашаучы, мине сатачак»,— диде.+ 19  Алар хафага төште һәм бер-бер артлы: «Мин түгел бит?» — дип сорый башлады. 20  Ул аларга болай диде: «Ул — минем белән бергә бер савытка икмәген манучы 12 нең берсе.+ 21  Әйе, Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы!+ Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».+ 22  Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.+ 23  Шуннан соң Гайсә касәне алды һәм, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде, алар барысы да аннан эчтеләр.+ 24  Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+ 25  Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен». 26  Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына китте.+ 27  Гайсә аларга болай диде: «Бөтенегез дә мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен,+ һәм сарыклар таралыр“+,— дип язылган. 28  Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлилә́ягә килермен».+ 29  Пете́р исә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин ташлап китмәячәкмен»+,— диде аңа. 30  Шунда Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте.+ 31  Әмма Петер: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дип, үз дигәнендә нык торды. Калганнары да шулай диде.+ 32  Алар Гитсимә́н дип аталган урынга килгәч, ул үз шәкертләренә: «Мин дога кылганда, монда утырып торыгыз»,— диде дә+ 33  үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып китте.+ Аны курку катыш борчу биләп алды. 34  Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана.+ Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— диде дә,+ 35  чак кына алгарак узып, җиргә йөзтүбән капланды. Ул, мөмкин булса, бу сәгать аны читләтеп үтсен дип дога кыла башлады. 36  Ул болай диде: «А́бба,* Әтием,+ син бар нәрсәне башкара аласың. Миннән бу касәне алчы. Шулай да мин түгел, ә син теләгәнчә булсын».+ 37  Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Шиму́н, йоклыйсыңмы әллә? Бер сәгать тә уяу тора алмадыңмыни?+ 38  Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм дога кылыгыз.+ Әйе, рух көчле,* ә тән хәлсез».+ 39  Аннары ул кабат китеп барды һәм шул ук нәрсәләр турында дога кылды.+ 40  Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде, һәм алар аңа нәрсә әйтергә белмәделәр. 41  Ә өченче тапкыр әйләнеп килгәч, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Җитәр! Вакыт килде!+ Адәм Улы гөнаһ кылучылар кулына сатыла. 42  Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын».+ 43  Шунда, Гайсә әле сөйләп торганда, 12 шәкертнең берсе — Яһүд килде. Аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык та килде. Аларны өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр җибәргән иде.+ 44  Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да сак астында алып барыгыз»,— дип әйткән булган. 45  Яһүд туп-туры Гайсә янына китте һәм якынлашкач: «Остаз!»* — диде дә, аны назлы итеп үбеп алды. 46  Шунда Гайсәне сак астына алдылар. 47  Ләкин янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде.+ 48  Һәм Гайсә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы?+ 49  Мин ничәмә көннәр гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән булдым,+ һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы Язмалар тормышка ашсын өчен үтәлә».+ 50  Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар.+ 51  Ә шәрә тәненә нәфис җитеннән тегелгән кием кигән бер егет аңа ияреп читтәрәк барды. Аны тотарга тырышканнар иде дә, 52  әмма ул, киемен калдырып, шәрә* килеш качып китте. 53  Гайсәне баш рухани янына китерделәр.+ Шунда барлык өлкән руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар җыелды.+ 54  Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды. Анда ул янып торган учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды.+ 55  Ә ул вакыт өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы шаһитлек эзли иде, әмма таба алмый иделәр.+ 56  Күпләр аңа каршы ялган шаһитлек бирсә дә,+ шаһитлекләре бер-берсенә туры килми иде. 57  Ә кайберәүләр, торып, аңа каршы мондый ялган шаһитлек бирделәр: 58  «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек».+ 59  Әмма аларның хәтта бу шаһитлекләре дә бер-берсенә туры килми иде. 60  Шунда баш рухани торды да Гайсәдән: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады.+ 61  Әмма Гайсә дәшмәде һәм бернинди җавап бирмәде.+ Баш рухани аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Изге Аллаһының Улы Мәсих — синме?» — дип әйтте. 62  Шунда Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Адәм Улының+ кодрәтле Затның уң ягында утыруын+ һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»+,— диде. 63  Баш рухани исә үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр?+ 64  Сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нинди карар чыгарырсыз?»* Барысы да Гайсә үләргә тиеш дигән карар чыгарды.+ 65  Шунда кайберәүләр аңа төкерә башлады.+ Алар аның битен капладылар да, аңа йодрыклары белән сугып: «Йә, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?!» — диделәр. Аннары суд хезмәткәрләре аны яңаклады да алып китте.+ 66  Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде.+ 67  Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68  Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— диде дә капкага таба китте. 69  Анда шул хезмәтче кыз, аны күреп, якында торучы кешеләргә кабат: «Ул аларның берсе»,— дия башлады. 70  Ул моны да инкяр итте. Бераздан Петер янында торучылар аңа яңадан: «Син чыннан да аларның берсе, син бит Гәлилә́ядән»,— дип әйтә башлады. 71  Әмма ул: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. 72  Шунда ук әтәч икенче тапкыр кычкырды.+ Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде дә, түзә алмыйча, елый башлады.

Искәрмәләр

Яки «сүктеләр».
Евр. я арам. телендә «И Әтием!» дигән мәгънә белдерүче сүз.
Яки «әзер».
Сүзгә-сүз «Равви».
Яки «эчке кием генә кигән».
Яки «Моның турында ни уйлыйсыз?»