Марк 15:1—47

  • Гайсә Пилат алдында (1—15)

  • Гайсәдән мыскыллап көләләр (16—20)

  • Гайсәне төрбәгә салалар (42—47)

15  Таң ату белән бөтен Югары киңәшмә — өлкән руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар киңәшләштеләр дә, Гайсәне бәйләп, Пилатка илтеп тапшырдылар.+  Пила́т аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады.+ «Син үзең моны әйтәсең»,— диде аңа Гайсә.+  Ә өлкән руханилар аны күп нәрсәдә гаепли иде.  Пилат аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме?+ Кара, алар сине күпме нәрсәләрдә гаепли»,— диде.+  Ләкин Гайсә бернәрсә дә дәшмәде, һәм Пилат моңа бик гаҗәпләнде.+  Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+  Ул чакта төрмәдә чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр утыра иделәр. Аларның берсе Бара́б исемле иде.  Шунда кеше төркеме җыелып, Пилаттан гадәттәгечә бер тоткынны азат итәргә үтенеп сорый башлады.  Пилат исә: «Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» — дип сорады.+ 10  Өлкән руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде.+ 11  Әмма өлкән руханилар халыкны, аның урынына Барабны азат итүен таләп итегез, дип котырттылар.+ 12  Шунда Пилат кабат: «Алайса, сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән нәрсә эшлим соң?» — дип сорады.+ 13  Алар яңадан: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкырдылар.+ 14  Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкырдылар.+ 15  Шуңа күрә Пилат, халыкның күңелен табар өчен, Барабны азат итте. Ә Гайсәне, аны камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+ 16  Гаскәриләр Гайсәне идарәче сараеның ишегалдына алып китте һәм бөтен гаскәриләр төркемен чакырды.+ 17  Алар Гайсәгә кызгылт-шәмәхә төстәге кием һәм башына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ кидереп, 18  аны: «Исәнме,* яһүдләр Патшасы!» — дип сәламли башладылар.+ 19  Шуннан соң аның башына таяк белән суктылар, аңа төкерделәр һәм тезләнеп, аңа сәҗдә кылдылар.* 20  Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар аның кызгылт-шәмәхә төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерделәр дә, аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+ 21  Шунда бер кеше, Кири́нидә туган Шиму́н — Искәндә́р белән Руфусның атасы — авылдан кайтып килә иде, һәм аңа Гайсәнең җәфалану баганасын* күтәреп барырга куштылар.+ 22  Гайсәне Голго́фа дигән урынга алып килделәр. Бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата.+ 23  Анда аңа миңгерәүләтүче ми́рра кушылган шәраб биреп карадылар,+ әмма ул эчмәде. 24  Аны баганага кадаклап куйдылар һәм өске киемнәрен бүлештеләр: кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салдылар.+ 25  Аны баганага кадаклаганда, сәгать өчләр* тирәсе иде. 26  Аның баш өстенә «Яһүдләр Патшасы» дигән язу урнаштырдылар.+ Бу аңа чыгарылган хөкем иде. 27  Юлбасарларның берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ 28  *—— 29  Үтеп баручы кешеләр аны яманлады һәм башларын чайкап болай диде:+ «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ 30  коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан».* 31  Өлкән руханилар белән канунчылар да аңардан мыскыллап көлештеләр: «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый!+ 32  Мәсихнең — Исраи́л Патшасының — җәфалану баганасыннан* төшүен күрсәк, аңа иман итәрбез».+ Хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да аны мәсхәрәләде.+ 33  Сәгать алтылар* тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар* тирәсенә кадәр шулай булды.+ 34  Тугызлар тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип чакырды. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?»+ дигәнне аңлата. 35  Якында торучыларның кайберләре, моны ишетеп: «Ишетәсезме, Ильясны чакыра!» — дия башлады. 36  Шунда берәү, йөгереп китеп, губканы ачыган шәрабка манчыды да таякка беркетте.+ Шуннан соң: «Туктагыз әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диеп, Гайсәгә эчәргә бирде. 37  Ләкин Гайсә каты тавыш белән кычкырып җибәрде дә үлде.*+ 38  Шунда гыйбадәтханәнең чаршавы+ өстән аска урталай ертылды.+ 39  Гайсә каршында торучы йөзбашы, боларның барысын һәм аның үлгәнен күреп: «Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»,— диде.+ 40  Анда ерактан гына карап торучы хатыннар да бар иде. Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Кече Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Салумия́ тора иде.+ 41  Гайсә Гәлилә́ядә булганда, алар аның белән бергә йөреп, аңа хезмәт иткән иделәр.+ Анда шулай ук аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде. 42  Инде кич якынлашып килә иде, һәм бу көн Әзерләнү көне, ягъни Шимбә алды көне, булганга, 43  шул урынга Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафейдан булган Йосыф килде. Ул да Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Кыюланып, ул Пилат янына китте һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ 44  Ләкин Пилат аның үлгәнме, юкмы икәнен белергә теләп, йөзбашын чакыртты һәм аңардан моның хакында сорады. 45  Бу чыннан да шулай икәнен белгәч, гәүдәне Йосыфка бирергә рөхсәт итте. 46  Йосыф нәфис җитен тукыма сатып алды да, Гайсәнең гәүдәсен алып, шул тукымага төрде. Ул аны кыяны уеп ясаган төрбәгә салды.+ Шуннан соң төрбә авызына таш тәгәрәтеп китерде.+ 47  Магдалалы Мәрьям белән Йосысның анасы Мәрьям аны салган төрбәгә карап тора иде.+

Искәрмәләр

Яки «Сәламлибез сине».
Яки «аның алдына иелделәр».
Ягъни иртәнге тугызлар.
Ягъни көндезге уникеләр.
Ягъни көндезге өчләр.
Яки «соңгы сулыш алды».