Марк 16:1—8
16 Шимбә көне+ үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям+ һәм Салумия́ Гайсәнең гәүдәсенә сөртер өчен хуш исле үлән сатып алдылар.+
2 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыкканда, алар төрбә янына килделәр+
3 һәм бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр?» — диделәр.
4 Карасалар, таш, бик зур булса да, читкә тәгәрәтеп куелган.+
5 Төрбәгә кергәч, алар уң якта утыручы егетне күрделәр, аның өстендә озын ак кием иде. Алар гаҗәпләнүләреннән катып калдылар.
6 Ул аларга болай диде: «Гаҗәпләнмәгез.+ Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтелде.+ Ул монда юк. Карагыз, менә аның салынган урыны.+
7 Барыгыз, аның шәкертләренә һәм Петергә: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Ул сезгә әйткәнчә, аны шунда күрерсез“,— дип әйтегез».+
8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр.*+
Искәрмәләр
^ Борынгы ышанычлы кулъязмалар буенча, Марк бәян иткән Яхшы хәбәр 8 нче шигырьдәге сүзләр белән тәмамлана. А3 кушымт. к.