Марк 3:1—35

  • Кулы корышкан кешене савыктыру (1—6)

  • Ярга күп кеше җыела (7—12)

  • 12 рәсүл (13—19)

  • Изге рухка каршы көфер сүз әйтү (20—30)

  • Гайсәнең әнисе һәм энеләре (31—35)

3  Ул кабат синагогага керде. Анда кулы корышкан* бер кеше бар иде.+  Фарисейлар Гайсәне, ул шул кешене Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп торды. Алар моны аны гаепләр өчен эшләде.  Ул кулы корышкан* кешегә: «Тор да уртага чыгып бас»,— диде.  Шуннан соң ул шул фарисейлардан: «Шимбә көнне игелекнеме яки яманлыкны башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?»+ — дип сорады. Әмма алар дәшмәде.  Ул аларның таш йөрәкле+ булуларына тирән кайгырып, аларны ачу белән күздән кичереп чыкты да теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Ул кеше кулын сузды, һәм аның кулы савыкты.  Шунда фарисейлар чыгып китте һәм Һиру́д тарафдарлары+ белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора башлады.  Ә Гайсә үзенең шәкертләре белән диңгезгә таба китте, һәм аңа Гәлилә́я белән Яһүдиядән шактый күп кеше иярде.+  Аның күп санлы эшләре хакында ишеткән бихисап күп кеше хәтта Иерусалимнан, Идумиядән, Үрдү́н аръягыннан һәм Тир белән Сидо́н тирәләреннән дә килде.  Гайсә үз шәкертләренә, халык аны кысмасын дип, кечкенә көймәне әзер тотарга кушты. 10  Чөнки ул күп кешене савыктырганга, каты авырган кешеләр, аңа кагылыр өчен, аны чолгап алган иде.+ 11  Хәтта җеннәр+ дә, аны күрү белән, аның каршына егылып болай дип кычкыра иде: «Син — Аллаһы Улы!».+ 12  Әмма ул аларны күп тапкыр катгый тыйды һәм үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушты.+ 13  Шуннан соң ул, тауга менеп, үзе сайлаганнарны чакырды,+ һәм алар аңа иярде.+ 14  Ул үзе белән бергә булырга тиешле 12 кешене сайлады* һәм аларны рәсүлләр дип атады. Соңрак ул аларны вәгазьләргә җибәрде 15  һәм җеннәрне куып чыгарырга вәкаләт бирде.+ 16  Менә шул сайланган* 12 нең+ исеме: Шиму́н (Гайсә аны Пете́р дип тә атый иде),+ 17  Зебеди́ угыллары Ягъкуб белән Яхъя (Гайсә аларны шулай ук «Буанерге́с», ягъни «күк күкрәү угыллары» дип атый иде),+ 18  Әндри́, Фили́п, Бартолма́й, Матта́й, Тома́с, Алфа́й улы Ягъкуб, Фадда́й, Шимун Кәнәни́* 19  һәм Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искарио́т. Шуннан соң Гайсә бер йортка керде, 20  һәм кабат бихисап күп кеше җыелды, шуңа күрә ул үз шәкертләре белән хәтта ашап алырга да өлгермәде. 21  Туганнары исә, аның кылган эшләре хакында ишеткәч: «Ул акылдан язган»,— диделәр һәм аны үзләре белән алып китәргә дип киттеләр.+ 22  Иерусалимнан килгән канунчылар да: «Аның эчендә Билзибу́л,* һәм ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»+,— дип әйтте. 23  Шуңа күрә ул аларны чакырып алды да аларга мисаллар китерә башлады: «Ничек инде Шайтан Шайтанны куып чыгара алсын, ди? 24  Әгәр берәр патшалык бүленсә, шул патшалык таркалачак;+ 25  әгәр берәр гаилә бүленсә, шул гаилә таркалачак. 26  Шайтан да үз-үзенә каршы чыгып бүленсә, ул да таркалачак, һәм бу аның ахыры булачак. 27  Беркем дә көчленең өенә кергәч, аны башта бәйләмәсә, аның малын талап чыга алмас. Ул аны бәйләгәч кенә, өен талап чыга алыр. 28  Сезгә хак сүз әйтәм: кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. 29  Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс,+ ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр».+ 30  Ул бу сүзләрне алар: «Аның эчендә җен»+,— дигәнгә күрә әйтте. 31  Шунда аның әнисе белән энеләре+ килде һәм тышта гына калып, бер кешегә Гайсәне чакырырга кушты.+ 32  Аның янында күп кеше утыра иде һәм аңа: «Урамда әниең белән энеләрең тора, алар сине сорап килгән»+,— диделәр. 33  Ләкин ул: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады. 34  Шуннан соң үзе янында утырганнарга карап, ул болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!+ 35  Аллаһы ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».+

Искәрмәләр

Яки «кулы параличланган».
Яки «кулы параличланган».
Яки «билгеләде».
Яки «билгеләнгән».
Яки «ашкынучан».
Шайтанга карата кулланыла торган исем.