Марк 4:1—41

  • ПАТШАЛЫК ТУРЫНДА АЧЫК МИСАЛЛАР (1—34)

    • Чәчүче (1—9)

    • Ни өчен Гайсә мисаллар китереп сөйләшә? (10—12)

    • Чәчүче хакындагы мисалны аңлату (13—20)

    • Яктырткычны савыт белән капламыйлар (21—23)

    • Нинди үлчәм белән үлчәсәгез (24, 25)

    • Чәчүче йоклый, ә орлык шытып чыга (26—29)

    • Горчица орлыгы (30—32)

    • Ачык мисаллар китерү (33, 34)

  • Гайсә давылны тыя (35—41)

4  Ул кабат диңгез буенда өйрәтә башлады, һәм аның янына бик күп халык җыелды. Шуңа күрә ул көймәгә кереп утырды да ярдан читкәрәк китте, ә бар халык яр буенда калды.+  Гайсә төрле мисаллар китереп,+ аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтә башлады һәм болай диде:+  «Тыңлагыз. Чәчүче чәчәргә чыккан.+  Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр.  Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан.+  Әмма кояш чыккач, алар шиңеп төшкән һәм, тамырлары булмаганлыктан, корыган.  Кайберләре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән, һәм орлыклар уңыш китермәгән.+  Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән, күтәрелеп үскән һәм уңыш китерә башлаган. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш биргән».+  Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»+,— дип өстәде. 10  Гайсә үзе генә калгач, аның янына шәкертләре, шул исәптән 12 рәсүле, кабат килеп, аңардан бу мисаллар турында сораштыра башлады.+ 11  Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере+ ачылган, ә калганнар өчен моның барысы мисал гына булып кала.+ 12  Шулай итеп, алар каравын карарлар, әмма бернәрсә дә күрмәсләр, ишетүен ишетерләр, әмма мәгънәсенә төшенмәсләр һәм беркайчан да Аллаһыга кире кайтмаслар, һәм алар кичерелмәс».+ 13  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Сез бу мисалны аңламыйсыз икән, башка бар мисалларны ничек аңларсыз? 14  Чәчүче Аллаһы сүзен чәчә.+ 15  Кайбер кешеләр юл буена чәчелгән орлык кебек: алар сүзне ишетү белән, алар янына Шайтан килә+ һәм йөрәкләренә чәчелгән сүзне алып китә.+ 16  Башкалары ташлы урынга чәчелгән орлык сыман: алар сүзне ишетү белән аны куанып кабул итә.+ 17  Ләкин орлык аларның йөрәкләрендә тамыр җибәрмәгәнгә, алар вакытлыча гына үсә. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән алар иманнарыннан ваз кичә.* 18  Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр дә бар. Алар сүзне ишетәләр,+ 19  әмма бу дөнья төзелешендәге* мәшәкатьләр,+ күпләрне алдаучы байлык+ һәм төрле нәфесләр+ аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми. 20  Яхшы җиргә чәчелгәне исә — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны теләп кабул итүчеләр. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш бирәләр».+ 21  Ул болай дип дәвам итте: «Әллә яктырткычны савыт* белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме?+ 22  Чөнки билгеле булмаячак яшерен һичнәрсә юк; ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк.+ 23  Колагы булган тыңласын».+ 24  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз.+ Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер. 25  Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер,+ ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр».+ 26  Ул сүзен дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгын кешенең җиргә орлыклар чәчүе белән чагыштырып була. 27  Кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык шытып чыга, үсә. Кеше исә аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. 28  Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә, соңыннан башак тула. 29  Ә уңыш өлгерү белән, кеше урак алып ура башлый, чөнки урак өсте җитә». 30  Шуннан соң ул болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып яки нинди мисал белән аңлатып була? 31  Ул горчица орлыгына охшаш. Горчица орлыгы туфракка чәчелгәндә җирдәге бар орлыкларның иң кечкенәсе була.+ 32  Әмма чәчелгәч, ул шытып күтәрелә һәм, зур ботакларын җәеп, бакчадагы бар үсемлекләрдән дә зуррак булып китә. Аның күләгәсендә кошлар ышык урын таба ала». 33  Моңа охшаш күп мисаллар китереп,+ Гайсә аларга Аллаһы сүзен алар аңларлык күләмдә сөйләде. 34  Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште, әмма үз шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлата иде.+ 35  Шул көнне, кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— диде.+ 36  Шәкертләр халыкны җибәрде дә Гайсә белән бергә көймәгә утырды. Анда башка көймәләр дә бар иде.+ 37  Кинәт чиктән тыш көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бәргәнгә, көймә су белән тулды.+ 38  Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп йоклый иде. Алар аны уятып: «Остаз, һәлак булабыз бит. Сиңа барыбермени?» — диделәр. 39  Шунда Гайсә, торып, җилне тыйды, ә диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!»+ — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты. 40  «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорады ул алардан. 41  Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «абына».
Мт 5:15 тәге искәрмәне к.