Марк 5:1—43

  • Гайсә җеннәргә дуңгызларга керергә рөхсәт итә (1—20)

  • Яһирның кызы; бер хатын Гайсәнең киеменә кагыла (21—43)

5  Алар диңгезнең аръягындагы гәрәсәлеләр җиренә килеп җиттеләр.+  Гайсә көймәдән төшү белән, аның каршысына төрбәләр арасыннан җен хакимлегендәге бер кеше чыкты.  Ул төрбәләр арасында яши иде, һәм аны беркем дә, хәтта чылбырлар белән дә, бәйләп куя алмый иде.  Аны күп тапкыр богаулар һәм чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул чылбырларны өзгән һәм хәтта богауларны да ваткан булган. Берәүнең дә аны буйсындырырга көче җитмәгән иде.  Ул көне-төне төрбәләрдә һәм тауларда бертуктаусыз кычкырып йөргән һәм үзен таш белән җәрәхәтләгән булган.  Ләкин ул Гайсәне ерактан ук күреп алды да аның янына йөгереп килде, һәм аның алдына иелде.+  Шунда ул каты тавыш белән кычкырды: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Мине җәфаламаска Аллаһы белән ант ит!»+  Чөнки Гайсә аңа: «Җен, бу кешедән чык!» — дип әйткән иде.+  «Исемең ничек?» — дип сорады аңардан Гайсә, һәм тегесе: «Исемем Легион,* чөнки без күп»,— диде. 10  Һәм ул Гайсәдән үзләрен шул җирдән куып чыгармавын үтенеп, кат-кат ялварды.+ 11  Шунда тау янында зур дуңгыз+ көтүе тукланып йөри иде.+ 12  Җеннәр Гайсәдән: «Безгә дуңгызларга керергә рөхсәт ит»,— дип ялварды. 13  Ул аларга рөхсәт иткәч, җеннәр, теге кешедән чыгып, шул дуңгызлар эченә керде. Һәм көтү — 2 000 гә якын дуңгыз — текә ярдан диңгезгә ташланды да батты. 14  Ә көтүчеләре качып китте һәм бу хакта шәһәр белән авылларда сөйләде. Шунда кешеләр нәрсә булганын карарга китте.+ 15  Алар, Гайсә янына килгәч, эчендә элек бер легион җен булган кешенең киенгән килеш утыруын һәм үз акылында булуын күреп куркып калдылар. 16  Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр аларга җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирде. 17  Шунда алар Гайсәдән үз өлкәләреннән китүен үтенә башлады.+ 18  Ул көймәгә утырганда, элек җенле булган кеше аның белән бергә барырга рөхсәт сорап, аңа ялвара башлады.+ 19  Әмма Гайсә аңа рөхсәт итмәде һәм: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең* үзең өчен башкарган бар эшләре һәм үзеңә күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— диде. 20  Теге кеше, китеп, Дека́полиста* Гайсәнең аның өчен башкарган бар эшләре хакында игълан итә башлады, һәм бар халык таң калды. 21  Гайсә көймәдә кабат аргы якка чыккач, аның янына күп кеше җыелды, һәм ул диңгез янында калды.+ 22  Шунда синагоганың Яһи́р исемле бер башлыгы килде һәм, аны күреп, аның алдына егылды.+ 23  Ул ялвара-ялвара: «Кызым каты авырый.* Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы,+ ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенде. 24  Шунда Гайсә аның белән бергә китте. Ә күп кенә кеше, аны кысрыклап, аңа ияреп барды. 25  Анда 12 ел буе кан китүдән+ җәфаланган бер хатын бар иде.+ 26  Ул күп кенә табибларда дәваланып, бик күп газап чиккән булган. Бар мөлкәтен сарыф итсә дә, бу аңа файда китермәгән, ә хәле тагын да начарайган булган. 27  Ул Гайсә хакында ишеткәч, аның янына арттан, кешеләр арасыннан гына, килеп, аның өс киеменә кагылды,+ 28  чөнки ул үз-үзенә: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйткән иде.+ 29  Кагылу белән аның кан агуы туктады, һәм ул каты авырудан савыгуын сизде. 30  Гайсә шунда ук үзеннән көч+ чыкканын тойды һәм халык арасында торган килеш борылып: «Кем киемемә кагылды?» — дип сорады.+ 31  Шәкертләре исә: «Халык сине кысрыклый, үзең күреп торасың бит, ә үзең: „Кем миңа кагылды?“ — дисең»,— дип әйттеләр. 32  Әмма ул үзенә кагылган кешене күзләре белән эзләп торды. 33  Шунда савыкканын сизгән хатын, куркып һәм калтыранып, аның алдына тезләнде һәм барысын сөйләп бирде. 34  Гайсә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр+ һәм сау-сәламәт бул»,— диде.+ 35  Гайсә әле сөйләп торганда, синагога башлыгының өеннән кешеләр килде һәм: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» — диделәр.+ 36  Әмма Гайсә, бу сүзләрне ишетеп, синагога башлыгына: «Курыкма,* иман ит»+,— диде. 37  Һәм Петердән, Ягъкубтан һәм Ягъкубның бертуганы Яхъядан башка үзе белән һичкемгә барырга рөхсәт итмәде.+ 38  Алар синагога башлыгының өенә килгәч, Гайсә анда шау-шу күтәргән һәм үкереп-үкереп елаган кешеләрне күрде.+ 39  Өйгә кергәч, ул аларга: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. 40  Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башлады. Әмма ул аларга чыгарга кушты һәм үзе белән кызның ата-анасын, шулай ук үз шәкертләрен алып, бала яткан җиргә керде. 41  Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— диде. Бу: «Кыз бала, тор!»+ — дигәнне аңлата. 42  Кыз бала шунда ук торды да йөри башлады (аңа 12 яшь иде). Моны күреп, әти-әнисе куанып шатланды. 43  Ләкин Гайсә аларны, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез дип, кат-кат* кисәтте+ һәм кызга ашарга бирергә кушты.

Искәрмәләр

Мт 26:53 тәге искәрмәне к.
Яки «Ун шәһәр өлкәсендә».
Яки «үлем хәлендә».
Яки «Бүтән курыкма».
Яки «катгый».