Марк 7:1—37

  • Кешеләрнең йолалары фаш ителә (1—13)

  • Нәҗес нәрсә күңелдән чыга (14—23)

  • Сурия Финикиясендә яшәүче хатынның иманы (24—30)

  • Сукыр кешене савыктыру (31—37)

7  Аның янына Иерусалимнан килгән фарисейлар һәм кайбер канунчылар җыелды.+  Алар Гайсә шәкертләренең кайберләре нәҗесләнгән, ягъни юылмаган* куллар белән ашаганнарына игътибар итте.  (Чөнки фарисейлар һәм барлык яһүдләр, ата-бабалардан килгән йоланы төгәл үтәп, кулларын терсәккә кадәр юмыйча, ашарга утырмыйлар  һәм базардан кайткач, су белән юынмыйча, ашамыйлар. Алар тоткан башка күп төрле йолалар да бар, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне һәм бакыр савытларны суга чумдырып алу йоласы.)+  Менә шул фарисейлар белән канунчылар аңардан: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмичә, нәҗесләнгән куллар белән ашый?» — дип сорады.+  Гайсә аларга болай дип җавап бирде: «Икейөзлеләр, Ишагыя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак.+  Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“.+  Сез Аллаһы әмерләрен ташлап, кеше йолаларына ябышкансыз».+  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Үз йолаларыгызны саклар өчен, Аллаһы әмерен санга сукмауда остарып беткәнсез.+ 10  Мәсәлән, Муса пәйгамбәр: „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“+ һәм „Үз атасын я анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“+,— дигән. 11  Ә сез болай дисез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — корбан (ягъни Аллаһыга багышланган бүләк)“,— дип әйтсә...“ 12  Шулай итеп сез аңа атасы яки анасы файдасы өчен һичнәрсә эшләргә рөхсәт итмисез+ 13  һәм буыннан-буынга күчеп килгән йолагыз белән Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез.+ Һәм моңа охшаш күп нәрсәләр эшлисез».+ 14  Шунда ул халыкны үзе янына кабат чакырып, болай диде: «Мине барыгыз да тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез.+ 15  Кешене үзенең эченә кергән һичнәрсә нәҗесли алмый, аны үзеннән чыккан нәрсә нәҗесли».+ 16  *—— 17  Ул халыкны калдырып йортка кергәч, шәкертләре аңардан шул мисал турында сораштыра башлады.+ 18  Ул аларга болай диде: «Әллә сез дә алар кебек аңламыйсызмы? Әллә кешене үзе ашаган һичнәрсә нәҗесли алмый икәнен белмисезме? 19  Ашаганы бит аның йөрәгенә түгел, ә карынына керә һәм соңыннан тәненнән чыга». Бу сүзләр белән ул бөтен ризыкны чиста дип атады. 20  Шуннан соң болай диде: «Кешене үзеннән чыккан нәрсә нәҗесли,+ 21  чөнки кешенең эченнән, аның йөрәгеннән,+ мондый явыз уйлар чыга: фәхешлек,* урлашу, кеше үтерү, 22  зина, комсызлык, явызлык, алдау, азгынлык,* көнчелек,* көфер сүз, тәкәбберлек, дуамаллык. 23  Барлык бу явыз эшләр эчтән чыга һәм кешене нәҗесли». 24  Аннан Гайсә Тир һәм Сидо́н өлкәләренә юл тотты.+ Ул, үзенең анда килгәнен берәү дә белмәсен өчен, бер йортка керде, ләкин бу хакта барыбер билгеле булды. 25  Аның турында ишетеп, шунда ук бер хатын килде һәм аның алдына егылды. Бу хатынның кечкенә кызы җенле иде.+ 26  Су́рия Финики́ясендә яшәүче* шул грек хатыны Гайсәдән үз кызыннан җенне куып чыгаруын үтенде. 27  Әмма Гайсә аңа: «Башта балалар туенсыннар, икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— дип әйтте.+ 28  Теге хатын исә: «Әйе, хуҗам, ләкин хәтта көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит»,— дип җавап бирде. 29  Моңа Гайсә: «Бик әйбәт әйттең, шуңа күрә бар кайт, җен кызыңнан чыкты»,— диде.+ 30  Хатын өенә кайтып китте. Кайтса, баласы ятакта ята, һәм җен аңардан чыккан.+ 31  Гайсә Тир өлкәләреннән кайтканда, Сидон аша үтеп һәм Дека́полис* өлкәләренә кагылып, Гәлилә́я диңгезе ягына китте.+ 32  Шунда аның янына бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешене китерделәр+ һәм аның өстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 33  Гайсә шул кешене халык төркеменнән читкәрәк алып китте. Шуннан соң аның колакларына үзенең бармакларын тыкты да, төкереп, аның теленә кагылды.+ 34  Аннары күккә карап тирән сулап куйды да: «Еффата́»,— диде. Бу сүз «ачыл» дигәнне аңлата. 35  Шунда теге кешенең колаклары ишетә башлады,+ теле ачылды, һәм ул ачык сөйләшә башлады. 36  Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты.+ Әмма ул аларны тыйган саен, алар бу турыда тагын да күбрәк сөйләделәр.+ 37  Кешеләр таң калып:+ «Аның бар эшләгәннәре гаҗәеп. Аның көче ярдәмендә хәтта чукраклар ишетә, ә телсезләр сөйләшә башлый»+,— диделәр.

Искәрмәләр

Ягъни йола буенча юылмаган.
А3 кушымт. к.
Порне́йа дигән гр. сүзенең күплек формасы. Сүзлекне к.
Яки «оятсыз тәртип». Гр. асе́лгейа. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «көнче күзләр».
Яки «туган».
Яки «Ун шәһәр».