Марк 8:1—38
8 Шул көннәрдә кабат күп кеше җыелды һәм аларның ашарларына юк иде. Шунда Гайсә шәкертләрен чакырып, болай диде:
2 «Кешеләрне кызганам,+ чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк.+
3 Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит».
4 Ләкин шәкертләре: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип җавап бирде.
5 Ул алардан: «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады. Алар: «Җиде»,— диделәр.+
6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башлады.+
7 Аларның шулай ук берничә кечкенә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты.
8 Барысы да туенгач, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+
9 Анда исә 4 000 гә якын ир-ат бар иде. Шуннан соң Гайсә аларны кайтарып җибәрде.
10 Ә үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырды да Далмануфа́ җирләренә килде.+
11 Анда аның янына фарисейлар җыелды һәм, аны сынар өчен, күктән билге сорап, аның белән бәхәсләшә башлады.+
12 Шунда ул авыр сулап куйды да: «Ни өчен бу буын билге эзли?+ Сезгә хак сүз әйтәм: бу буынга бернинди билге бирелмәс»+,— диде.
13 Шуннан соң ул аларны калдырып, кабат көймәгә утырды да аръякка таба китте.
14 Ә аның шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде, һәм көймәдә бер икмәктән башка бернинди ризык та юк иде.+
15 Гайсә аларны кисәтеп: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һиру́д ачыткысыннан сакланыгыз»+,— дип турыдан-туры әйтте.
16 Шунда шәкертләр бер-берсен икмәк алмауда гаепли башлады.
17 Моны ишетеп, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмауда гаеплисез? Әле дә аңламыйсызмыни, әле дә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез әле дә аңларлык хәлдә түгелмени?
18 „Күзләрегез булып та, күрмисезме? Колакларыгыз булып та, ишетмисезме?“
19 Мин биш икмәкне+ 5 000 ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» Алар: «Унике»+,— дип җавап бирделәр.
20 «Ә җиде икмәкне 4 000 ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?» Алар: «Җиде»+,— диделәр.
21 Шунда Гайсә аларга: «Сез һаман да моның мәгънәсен аңламыйсызмыни?» — диде.
22 Алар Битсәи́дәгә барып җиткәч, кешеләр аның янына бер сукырны китерде һәм аңа кагылып алуын үтенде.+
23 Гайсә сукырны кулыннан алып авылдан чыгарды. Ул аның күзләренә төкерде дә,+ өстенә кулларын куеп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорады.
24 Теге кеше тирә-якка карап: «Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агачларга охшаш»,— диде.
25 Гайсә аның күзләренә кабат кулларын куйды. Шунда теге кеше сәламәтләнде һәм барысын да ачык күрә башлады.
26 Гайсә аңа: «Авылга гына кермә»,— диде дә өенә кайтарып җибәрде.
27 Шуннан соң Гайсә һәм аның шәкертләре Филипи́я Кайса́риясе тирәсендәге авылларга китте. Юлда барганда, ул үз шәкертләренә: «Кешеләр мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип, аларга сораулар бирә башлады.+
28 Алар аңа: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — пәйгамбәрләрнең берсе дип саный»,— диделәр.
29 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. «Син — Мәсих»+,— дип җавап бирде Пете́р.
30 Әмма Гайсә аларга үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.+
31 Шуннан соң ул аларны, Адәм Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр,+ һәм ул өч көннән соң терелеп торачак,+ дип өйрәтә башлады.
32 Ул бу хакта турыдан-туры сөйләде. Әмма Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды.+
33 Гайсә борылып шәкертләренә карады да, Петерне шелтәләп: «Кит янымнан, Шайтан! Чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— диде.+
34 Шунда ул, үзе янына халыкны һәм шәкертләрен чакырып, болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын* алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+
35 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр.+
36 Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+
37 Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+
38 Берәрсе бу зиначы* һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Адәм Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәч,+ шул кешедән оялачак».+