Марк 9:1—50

  • Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (1—13)

  • Җенле егетне савыктыру (14—29)

    • Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала (23)

  • Гайсә үз үлеме турында кабат пәйгамбәрлек итә (30—32)

  • Шәкертләр кем иң бөеге дип бәхәсләшә (33—37)

  • Безгә каршы тормаучы безнең яклы (38—41)

  • Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр (42—48)

  • «Сездә тоз булсын» (49, 50)

9  Шуннан соң ул аларга: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре, Аллаһы Патшалыгының үз кодрәтендә идарә итүен күрмичә, үлемне татымаячаклар»+,— диде.  Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны гына алып, биек тауга менде. Шунда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде.+  Аның киемнәре күз чагылдырырлык ак төскә керде, җир йөзендә беркем дә аны шулкадәр ак итеп агарта алмас иде.  Алар алдында шулай ук Ильяс белән Муса хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр.  Шунда Пете́р Гайсәгә: «Остаз,* монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде.  Алар нык курыккан иделәр, шуңа күрә Петер нәрсә эшләргә дә белмәде.  Шунда бер болыт килеп аларны каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым.+ Аны тыңлагыз»+,— дигән тавыш+ ишетелде.  Алар як-якларына карап алды: яннарында Гайсәдән башка инде беркем дә юк иде.  Таудан төшкәндә, Гайсә аларга анда күргәннәрен Адәм Улының үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сөйләмәскә катгый боерды.+ 10  Алар аның сүзләренә колак салды,* әмма үзара бу терелеп тору нәрсә аңлата икән дип сөйләште. 11  Шуннан соң алар аңа мондый сорау бирде: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс+ килергә тиеш дип әйтә?»+ 12  Ул аларга болай диде: «Әйе, башта Ильяс киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак.+ Ни өчен соң, алайса, Адәм Улы күп газаплар чигеп+ кимсетелергә тиеш дип язылган?+ 13  Мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс+ инде килде, һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр».+ 14  Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайтса, болар янына күп кеше җыелган, һәм канунчылар алар белән бәхәсләшеп тора.+ 15  Халык Гайсәне күреп, таң калды һәм сәламләр өчен аңа таба йөгерде. 16  «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорады ул. 17  Халык арасыннан берәү аңа җавап бирде: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китергән идем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар.+ 18  Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмады». 19  Ул аларга җавап итеп: «И имансыз буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде.+ 20  Теге егетне Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән рух егеткә тәэсир итте, һәм аны көзән җыерып алды. Егет җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. 21  Шунда Гайсә аның әтисеннән: «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорады. Әтисе болай диде: «Балачактан бирле. 22  Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады. Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит». 23  Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»+,— диде. 24  Баланың атасы шунда ук кычкырып: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!»+ — диде. 25  Гайсә, халыкның үзләре янына ашыгып җыелганын күреп, җенне шелтәләде дә: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— диде.+ 26  Шунда җен кычкырып җибәрде, ә егетне каты көзән җыерды, һәм җен аңардан чыкты. Егет үлгән шикелле ята иде, шуңа күрә кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диештеләр. 27  Гайсә егетне кулыннан тотып торгызды. 28  Гайсә өйгә кергәч, шәкертләре аның белән генә калып: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорады.+ 29  Ул аларга: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— диде. 30  Шул урыннан киткәч, алар Гәлилә́я аша юл тотты. Әмма ул беркемнең дә моның турында белүен теләмәде, 31  чөнки ул үз шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр.+ Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак»+,— дип сөйләде. 32  Алар аның әйткәннәрен аңламаса да, сораштырырга куркалар иде. 33  Кәпернаумга килгәч, алар бер өйгә керделәр. Гайсә алардан: «Юлда барганда, сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорады.+ 34  Алар дәшмәделәр, чөнки юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. 35  Шунда ул утырды һәм, үзе янына 12 рәсүлен чакырып: «Беренче булырга теләүче соңгы булырга һәм бөтенесе өчен хезмәтче булырга тиеш»+,— диде. 36  Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да, аны кочаклап, болай диде: 37  «Минем исемем хакына мондый балаларның+ берсен кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине генә түгел, мине Җибәрүчене дә кабул итә».+ 38  Яхъя аңа: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык»,— дип әйтте.+ 39  Ләкин Гайсә болай диде: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас. 40  Безгә каршы тормаучы безнең яклы бит.+ 41  Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә,+ сезгә хак сүз әйтәм: ул үз әҗерен, һичшиксез, алачак.+ 42  Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә,* аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+ 43  Кулың сине гөнаһ кылуга тартса,* аны чабып ташла. Гәһәннәгә,* сүнмәс утка, ике куллы килеш барганчы, тормышка гарип килеш керүең яхшырак.+ 44  *—— 45  Аягың сине гөнаһ кылуга тартса, аны чабып ташла. Гәһәннәгә*+ ике аягың белән эләккәнче, тормышка аксак килеш керүең яхшырак. 46  *—— 47  Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла.+ Гәһәннәгә* ике күзле килеш эләккәнче, Аллаһы Патшалыгына бер күзле килеш керүең яхшырак.+ 48  Гәһәннәдә кортлар да үлми, ялкын да сүнми.+ 49  Һәркем* ут белән тозланырга тиеш бит.+ 50  Тоз — яхшы нәрсә, әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең?+ Сездә тоз булсын,+ һәм бер-берегез белән тату яшәгез».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Равви».
Я, бәлки, «моның турында берәүгә дә сөйләмәде».
Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».
Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».
Ягъни Гәһәннәгә эләккән һәркем.